16+

«Ни син, ни мин гаепле түгел...»

Яңа ел тирәсендә хатирәләр сандыгын актаргалыйсың да балачакка кайтасың. Бу чор белән бәйле кызыклы хәлләр күп инде ул.

Яңа ел тирәсендә хатирәләр сандыгын актаргалыйсың да балачакка кайтасың. Бу чор белән бәйле кызыклы хәлләр күп инде ул.

Хәзер интернетта мәктәптәге чыршы бәйрәме фотоларын карап, кайчандыр шул залда кулга-кул тотышып җырлап-биеп йөргәннәр искә төшә, әле кайчан гына булган кебек иде. Заманы да башка, бәйрәм итү дә бүтәнчәрәк, зал шыгрым тулы, чыршы да зуррак иде кебек.

Хәзергесен белмим, безнең заманда Яңа елга костюм әзерләш, кемдер булып киенеш бар иде. Мушкетер, пират, аю – болары кечерәк сыйныфта, ә өлкәнрәк якка киткәч, малайларның күбесе клоун булып киенә. Битне каплап, берәү дә танымаслык итеп киенеп, шамакайланып йөрү. Бераздан соң бер-берең белән киемнәрне алмаштырыш – танулары мөмкин бит! Шул кием эчендә син төрлечә маймыллана аласың, и рәхәт булган инде! Битлек киеп Майкл Джексонның «ай йөреше»н дә кабатлый аласың, брейк-данс биегән бул, телисең икән – мәктәп залы уртасында мәтәлчек ат, Кыш бабай капчыгыннан прәннек ал да берәр кызны сыйла (аның бит син биргән прәннекне ашыйсы килә!). Шул ук Кыш бабайның «яхшы укуы һәм үрнәк тәртибе өчен» биргән бүләген дә синең өчен башка кеше чыгып алып сиңа тапшыра, аннан соң ул битлеген алмаштыра. И, клоун булуы бик җиңел түгел ул, маймылланып йөрү дигәч тә.
 
Кайбер елларда клоуннар артык күп булып, алай киенүне тыйганнары да хәтердә. 11нче сыйныфта укыганда, «нормаль» костюмнар әзерләнде. Без, иптәш малай белән, металлистлар булган идек. Күн курткаларга чылбырлар тегеп, значоклар беркетеп, перчаткаларга заклепкалар куеп утыру бушка китмәде – беренче приз безгә эләкте. 90нчы еллар башы иде бит – андый курткалар кигән шоу-бизнесчылар күбәеп китте, шулардан күчерелгән булгандыр инде. Ул заманда хет тыңларлык җырлары бар иде, хәзерге ише генәме соң! Әлбәттә, «нормаль» костюм белән бергә икенчесе – клоунныкы да алып барыла. Бераз адәм кыяфәтендә йөрисең дә, тиз генә өс-башны алмаштырып, чыршы тирәсендә мәш килгән халык арасына кереп чумасың. Күпме талантың бит битлек кимичә ачылып китми тора, ул ташып түгелергә әзер! Бер ягы – сары, икенчесе кызыл булган костюмны киеп алуга, син бөтенләй бүтән кеше. Бераздан соң халык арасыннан сине алып баручы чакырып ала: «Фәләнне күрмәдеңме? Аның хәзер номеры, әзерләнергә кирәк». Битлеклеләр арасыннан шул «фәлән»не эзләп китәсең, бер-береңне бит таныйсың. Тамаша залында утырган әти-әниләр турында уйлап куйдым әле, «моның кайсысы безнеке икән?» дип аптырап утырганнардыр инде. 15-20 клоун арасыннан танып бетер әле син, җитмәсә, әйткәнемчә, кием-битлекләр алмашынып тора. Ә менә ахырдан, номерлар беткәч, Кыш бабайны озаткач, берәрсе җилкәсенә Яңа елны утыртып шигырен сөйләткәч, тамашачылар кайтып китеп, дискотека башлангач, клоун киемендә калучы булмый иде. Ул чакта үзеңне теге прәннек биргән кызга таныттырмау кирәкмәгән, күрәсең. Татьяна Буланова җыры астында «медляк» биегәндә нәрсәдер сөйләнелгәндер инде, серпантин-конфеттилар яңгырына күмелеп. Ул сүзләр хәтердә калмаган инде хәзер, ә менә җыры истә: «Ни син, ни мин гаепле түгел...» Нәрсә дип шул җырга биелгәндер? Хәзер гаеплене ачыклап утырудан ни мәгънә, ул заманнан бирле кем-кемне прәннек биреп сыйламаган?

Яңа ел бәйрәмнәре шулайрак үтә иде. Хәзергесен белмим, кемнәр булып киенеп, ниндиерәк формаларга кереп кыланып бетәләрдер. Һәр чорның үз кызыгы, үз кыйммәтедер инде. Без үскәндә бәйрәм икән – ул чын бәйрәм төсле уза иде, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачып. Хәзерге буын акыллырактыр, алар компьютерны биш бармагы кебек белә, смартфонны карамыйча гына да буташтыра ала. Ихласлык күбрәк чакта – алар, хәзерге алгарак киткән чорда тумаганга без гаепле түгел. Битлеклеләр элек тә бар иде, хәзер дә юк түгел, әмма ул Яңа ел бәйрәмендә, чыршы тирәсендә генә булса иде. Без бит бу дөньяга клоун булырга килмәгән, андыйларга бәлки яшәве, тормышка яраклашуы җиңелрәктер, әмма үз йөзең белән яшәп кара син.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading