Җырчы һөнәре дә шундый инде. Ул да синең мул тормышта яшәвеңне, ару гына суммага билет алып, җәмәгатең белән җитәкләшеп концертка килүеңне тели. Концерт оештыра алмаганнары тамада булып йөри бит инде хәзер. Аларга да синең рәхәт яшәвең кирәк. Шул чагында гына син зурдан кубып юбилейлар, туйлар уздырачаксың, бәйрәмеңә тамадалар, җырчылар чакыра алачаксың.
Болары инде табигате белән игелеккә омтыла торган һөнәрләр. Ләкин бик коточкыч булып тоелган, беркем дә яратмаган өлкәләр дә бар. Әйтик, салым хезмәте. Ниндидер бизнес ачасың, хөкүмәттән бер ярдәм дә күрмичә аны җайга салырга тырышасың, тегесенә-монысына акча кирәк, ә ул җитеп бетми һәм нишләргә инде дип башыңны кашып торганда – шап! – салым хезмәте! – акча сорый. Сорамый, таләп итә. Әйтерсең сиңа берәр төрле игелек күрсәткән, әйтерсең кайда да булса ярдәм иткән. Юк. Төшенә дә кереп чыкмагансың. Ә акча кирәк булгач, килеп җиткән – таләп итә. Таләп итә, талап китә. Ләкин бу һөнәр кешеләре дә синең бай булуыңны тели. Бай һәм намуслы булуыңны. Шул вакытта син алар белән вакытында исәп-хисап ясап куя алачаксың.
Яки юл хәвефсезлеге хезмәте. Алар синең җитеш тормышта яшәп машина алуыңны гына түгел, ә наличный акчаңны кесәңдә йөртерлек дәрәҗәдә булуыңны тели. Туктатты, сөйләштегез – кесәсенә тыктың. Ул да канәгать, син дә.
Сәүдә хезмәткәрләре дә сиңа гел изге теләк теләп тора. Аеруча үзебезнең торгашларны куып чыгарганнан соң базарларны басып алган Урта Азия, Кавказ, Памир сәүдәгәрләре. Алар – дини кардәшләребез, кеше күрмәгәндә: «Татарлар мәңге яшәсен һәм бай булсын!» – дип дога да кыла торганнардыр әле. Чөнки син бай булсаң, кәефең яхшы була. Кәефең яхшы икән: «Кая бакма шушылар!» – дип канәгатьсезлек белдермисең. Канәгать булгач, җиләк-җимешне дә елмаеп кына сатып аласың. Бәясенә дә карап тормыйсың. Шулай булгач, алар да сиңа фәкать яхшылык кына тели.
Хәтта караклар да сиңа хәерһахлы. Чөнки син бай булсаң гына таларлык йә урларлык малың була. Ә хәерче булсаң... Син хәтта каракларга да кирәкмисең. Хөкүмәткә генә кирәк. Чөнки хәерчене талау ысулларын бары тик ул гына белә. Ә караклар... Әйткәндәй, соңгы арада караклар бөтенләй юкка чыкты бит. Юкка чыктылармы, каядыр күчеп беттеләрме шунда. Күргән юк. Телевизор да караган юк инде...
Ләкин шундый һөнәрләр бар... Әйтик, табут ясаучылар... Элек берәү үлемсезлек даруы уйлап тапкан иде бит. Шуны табут ясаучылар үтергән. Эшсез каласылары килмәгәндер инде. Муллалар, поплар, дин әһелләре... Алар да сиңа бәхет теләми. Дөрес эшлиләр инде үзләренчә. Әгәр гел бәхет-шатлыкта гына яшәсәң, Алланы мәңге исеңә төшермисең бит син. Алланы исеңә төшерү өчен синең һич югында билең авыртырга тиеш.
Яки врачлар. Син менә күз алдыңа гына китереп кара, көннәрнең берендә бөтен чирләр юкка чыкты, ди. Беркем авырмый, беркем хастаханәгә бармый. Әлбәттә, бер ел буена врачлар моны сизмәскә мөмкин. Алар берни сизмичә, башын да күтәрмичә үзалдына сөйләнеп, мәңге язып бетереп булмый торган теге журналларын тутырып, берәр ел утырырга мөмкин. Ә аннан соң?! Эшсез калганлыкларын аңлагач, нәрсә булачак?! Болар инде, койрыкларын бот арасына кыстырып, почмакларга сибелмәячәк. Болар татар теле укытучылары түгел. Болар тоташ илеңә операция ясарга мөмкин. Аларга дару ясаучылар да кушылачак. Дарулардан килгән керем бетсә, әллә күпме миллионерлар пролетариатка әйләнергә мөмкин. Өстәвенә, известь чыгаручылар да эшсез кала...
Боларның берсе дә сиңа сәламәтлек теләми инде. Байлык теләргә мөмкин. Аларга синең бай һәм сырхау булуың кирәк бит.
Сәламәтлекне сиңа мин телим. Язучы. Алай гына да түгел әле, мин синең мәңге яшәвеңне телим. Чөнки шушындый тозсыз язмаларны да укырга сәләте булган кеше мәңге яшәүгә лаек.
Комментарийлар