16+

“Ниһаять!” дисәң дә була, “шөкер” дисәң тагын да әйбәтрәктер: БДИ нәтиҗәләре билгеле

“Ниһаять!” дисәң дә була, “шөкер” дисәң тагын да әйбәтрәктер (бәхетле булганда кычкырып йөрмичә генә, шыпырт кына шатланырга ди) – Бердәм дәүләт имтиханнары бетте бит. Языласы язылды, нәтиҗәләр билгеле, баллар куелган кәгазеңне тот та, тагын бер кат бәхетеңне сынап карау өчен, үзеңә туры килгән уку йортына юнәл.

“Ниһаять!” дисәң дә була, “шөкер” дисәң тагын да әйбәтрәктер: БДИ нәтиҗәләре билгеле

“Ниһаять!” дисәң дә була, “шөкер” дисәң тагын да әйбәтрәктер (бәхетле булганда кычкырып йөрмичә генә, шыпырт кына шатланырга ди) – Бердәм дәүләт имтиханнары бетте бит. Языласы язылды, нәтиҗәләр билгеле, баллар куелган кәгазеңне тот та, тагын бер кат бәхетеңне сынап карау өчен, үзеңә туры килгән уку йортына юнәл.

Анда булмаса, икенчесенә дә бара аласың – хәзерге БДИ шундый мөмкинлек тә бирә, бөтен нәрсә кешегә яхшы булсын, белем алсын дип кайгыртудан инде. Нигә без укыган чорда булмаган икән ул БДИ дигәннәре, күпме нервы бетмәс, “керәмме-кермимме” дип билгесезлектән иза чикмәс идең. Хәзергеләрнең алай нервылары бетми бетүен, аның каравы, БДИ күпме түземлекне сыный. 
Сораштырулардан күренгәнчә, россиялеләрнең 75 проценты БДИ кертелгәч белем дәрәҗәсе түбәнәйде дип исәпли. Моның белән килешми мөмкин түгел, имтиханнарга берничә ай кала гына әзерләнеп булмый, берничә ел алдан үзеңә кирәкле юнәлешне сайлап алып, басымны шуңа ясарга туры килә, калганнары параллель рәвештә генә бара. БДИ – укучының әлеге имтиханга әзлерлеген генә күрсәтә, ә ни дәрәҗәдә фәнне белүен түгел. Өлкән сыйныф укучылары соңгы елларда төп вакытын тестлар өйрәнүгә сарыф итәргә тиеш. Нәтиҗәдә укытучыларда да, укучыларда да әлеге системага бәйлелек туа. Югары уку йортына керерлек балл булса – шул җиткән, фәнне тулысынча белү-белмәү икенче планда кала. Мәктәп яшендәге балалары булганнарның 42 проценты имтиханга әзерлек дәрәҗәсеннән канәгать түгел, ә 40 процентына шулай калса да ярый икән.

Төрле курсларга, репетиторларга йөрүнең файдасы юк түгел, әмма алар әлеге дә баягы имтиханны бирерлек итеп кенә әзерли, тестлар язып өстәмә белем бирелми. Гуманитар фәннәрдән, мәсәлән, фикер йөреше түгел, ә ятлау таләп ителә, укучы әзер җавапны истә калдырырга тиеш. Ул мәгълүматның бер кисәген генә эләктереп алып хәтергә сеңдерә, ә картина тулысынча тумый. Әгәр без нинди дә булса вакыйгадан ахырыннан башына хәтле хәбәрдар икән, аның теләсә кайсы җиреннән кереп китеп, үзебезгә кирәклесен искә төшерә алабыз, ә бер кисәген генә ятлап, кирәк чакта анысын да онытып куйсаң?
Менә бу тест өлешен бетерү укучының белем дәрәҗәсен төгәл ачыкларга ярдәм итәчәк дип уйлаучылар 65 процентны тәшкил итә. Ә 71 процент БДИны бөтенләй формаль сынау дип кенә саный. 

Белгечләрнең бу уңайдан фикерләре төрле, берәүләр БДИ теләсә кайсы регион, авыл-шәһәр баласына югары уку йортына керү өчен бертигез мөмкинлекләр бирә дип исәпли. Икенчеләре исә хәзерге абитуриентларның белем дәрәҗәсе түбән булуын ассызыклый. Югары уку йортларында ришвәтчелекне киметергә ярдәм итә диючеләр сораштыруда катнашучыларның 35 процентын тәшкил итә, 45 проценты моның белән килешми. 
Әлеге системаның уңай һәм тискәре якларын күп ачыклап була, тик менә әле “БДИ яхшы инде, шәп нәрсә!” дигән кешене очраткан булмады. Әгәр аның тискәре яклары күп икән, ни өчен аңа үзгәрешләр кертелми, камилләштерелми, әгәр бөтенләй яраксыз икән, бәлки инде аңардан баш тартырга да, элеккеге системага кайтыргадыр? Ә элеккеге системаны кем генә начар дип әйтә алыр икән? Үз өстебездә тәҗрибә үткәреп ятудан кайчан да булса туелыр инде ул.

Фото: Daily Хайп

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading