16+

Ничек ванна сайларга?

Кибеттә ванналарның бик күп төре сатыла. Кайсысын сайларга да белеп булмый. Шуңа да һәркайсының уңай һәм тискәре якларын карап чыгыйк.

Кибеттә ванналарның бик күп төре сатыла. Кайсысын сайларга да белеп булмый. Шуңа да һәркайсының уңай һәм тискәре якларын карап чыгыйк.

Чуен ванналар. Алар бик күптәннән кулланылса да, хәзер дә популяр. Мондый ванналар озак хезмәт итә, әмма алар бик авыр. Озак җылына һәм җылыны озак саклый да. Формасына килгәндә, сатуда алар барысы да бертөслерәк, сайлап алу мөмкинлеге юк.

Корычтан ясалган ванналар. Алар чуен ванналардан җиңелрәк. Тиз җылыналар, тиз суыналар да. Дизайн һәм формасы ягыннан сайлап алу мөмкинлеге зур. Аңа су тутырганда, тавышы көчле.

Акриль ванналар иң заманчасы санала. Акрил – бик җиңел материал. Алдагы ванналардан аермалы буларак, өслеге тигез, шома. Су тутырганда да тавышы ишетелми. Тиз җылына, озак суынмый да тора. Тутыкмыйлар, электр тогын үткәрми. Сыек акрил белән җайлы буяла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading