16+

Ничәнче кат икәне мөһимме: кинотеатрларны беренче катка күчерергә җыеналар

Кемеровода булган фаҗигадән соң, Дәүләт Думасы депутатлары кинотеатрларны, балалар өчен күңел ачу комплексларын сәүдә үзәкләренең беренче катына күчерергә тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хактагы закон проекты яз көне үк әзерләнәчәк, дип белдергән Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Анатолий Выборный.

Кемеровода булган фаҗигадән соң, Дәүләт Думасы депутатлары кинотеатрларны, балалар өчен күңел ачу комплексларын сәүдә үзәкләренең беренче катына күчерергә тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хактагы закон проекты яз көне үк әзерләнәчәк, дип белдергән Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Анатолий Выборный.

ТАСС хәбәр иткәнчә, «Бердәм Россия» фракциясе моңа кадәр дә балалар мәйданчыкларын, кинотеатрларны биналарның икенче катыннан да биегрәк урнаштырмауны сорап, Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иткән булган. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә мәсьәләгә ике яклы карый.

– Министрлыкның күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчелеге бу тәкъдимне хуплый. Кинотеатрларга гадәттә балалар күп йөри. Күбесе сеансларны әти-­әнисез карыйлар. Әгәр дә кинотеатрлар беренче катларда урнашсалар, бәла-каза вакытында балаларга бинада ориентирлашырга, чыгып китәргә җайлырак. Ләкин шул ук вакытта, өске катларда 100ләгән кеше булырга мөмкин, – ди министрлыкның мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән эшләү төркеме җитәкчесе Марат Рәхмәтуллин.

Сәүдә үзәкләрендә урнашкан күңел ачу комплекслары җитәкчеләре исә, закон ничек куша, шулай эшләргә риза. Беренче кат икән, беренче кат, әмма бу гына проблеманы хәл итә алырмы икән, дип борчылалар. «Парк Хаус» сәүдә үзәгендәге «Полетайка» батут үзәгенең идарәчесе Альбина Азатова да: «Балалар өчен мәйданчыклар беренче катта урнашса, янгын вакытында кеше тизрәк чыга алыр иде, әлбәттә, әмма шулай да бу иң мөһиме түгел», – дип саный.

– Безнең батут үзәге икенче катта урнашкан, ул-бу була калса, урамга чыгу өчен өстәмә чыгу юллары каралган, куркынычсызлыкны кисәтү чаралары вакытында күрелергә тиеш, – ди ул.
Иң мөһиме – кайсы катта булу түгел, ә шул фаҗигане кисәтү чараларын күрү, запас чыгу юллары булдыру, куркынычсызлык таләпләренең тиешенчә үтәлүедер, мөгаен. «Адмирал» базарындагы янгын да беренче катта иде бит...


Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:

– Балалар мәйданчыкларын биналарның аскы катларына күчерүдән, бәлки файда булыр да, әмма өстәге каттагылар турында да онытмаска кирәк. Анда да халык, шул ук балалар да булыр­га мөмкин. Кинотеатрларны, күңел ачу чараларын аскы катларда булдыру янгынны кисәтү эшләрендә ниндидер бер адым, ләкин иң мөһиме – куркынычсызлык турында биналарны салганда ук уйларга кирәк. Мин зур сәүдә үзәкләренә кергәч, үзем дә куркып куям. Кайберләрендә чыгу юлын табуы чынлап та проблема бит. Очкычларда, ул-бу була калса дип, берничә трап әзерләнгән була. Сәүдә үзәкләрендә дә өстәмә чыгу урыннарыннан халык кирәк чакта файдалана алырга тиеш. Элек биналар салганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын куркынычсызлыгы хезмәте барысын да контрольдә тота иде. Хәзер бу күзәтчелек эшләре бетерелде. Әлеге оешмаларга функцияләрен кайтаруны сорап, Мәскәүгә дә хатлар юллап карадык, әмма уңай җавап килмәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading