16+

Әнием кайтты, әнием! Бөтенләйгә кайттым, диде

«Эх Нияз, хәлләремне аңласаң – син генә аңларсың, чөнки безнең язмышлар охшаган бит. Әнием барлыгымны да белми. Мине тудырган да әбиемә калдырып китеп барган».

Әнием кайтты, әнием! Бөтенләйгә кайттым, диде

«Эх Нияз, хәлләремне аңласаң – син генә аңларсың, чөнки безнең язмышлар охшаган бит. Әнием барлыгымны да белми. Мине тудырган да әбиемә калдырып китеп барган».

 


Кара ла гына елан,
          ай, туз башлы,
Йөридер лә камыш буенча.
Атам-анам исән, ә мин – ятим
Ниндидер бер язмыш буенча.

Марзия ФӘЙЗУЛЛИНА

Сабый чагыннан ук ана назын күреп үсә алмаган Нияз каз бәбкәләрен алып кайтырга төшкәндә, яр буенда ике кулын тез башына куеп, моңланып та, еламсырап та утырган сыйныфташын күрде.

«Нәзилә, берьялгызың нишләп утырасың монда? Тарагың суга төштеме әллә?»

«Тарагым суга төшкән генә булсачы», - дип уфтанып куйды Нәзилә.

Кыз ничектер зурларча фикер йөртә белә.

«Эх Нияз, хәлләремне аңласаң – син генә аңларсың, чөнки безнең язмышлар охшаган бит. Әнием барлыгымны да белми. Мине тудырган да әбиемә калдырып китеп барган. Ә әтием акча эшләү нияте белән бик еракка балык тотарга киткән җирдән кире әйләнеп кайтмаган. Ишетүемчә, шунда өйләнгән, диләр. Әнием шул хәлләрдән соң өйдән чыгып китеп, бөтенләй күренгәне юк. Әбием дә бик каты авырый, мине балалар йортына бирәчәкләр икән, дигән сүз ишеттем. Җанымны кая куярга белми йөргән көннәрем: менә шуңа күрә йөрәгем өзгәләнә, әллә суларга сикерәсеме икән, Нияз?».

«Алай ярамый, Нәзилә, бу сүзләреңне әйтмәдем дип уйла, яме».

«Әти-әниле гаиләдә яшәсәм, мин нинди бәхетле бала булыр идем», - диде дә Нәзилә еларга тотынды.

Нияз кыз янына ук килеп утырды.

«Нәзилә, дим, алай ук бетеренмә әле. Менә мин дә үги ана белән яшәп ятам. Әнием тудырган вакытта теге дөньяга китеп тә барган».

«Синең, ичмаса, үз әтиең, әти дип әйтер кешең бар, - дип өзгәләнүен дәвам итте Нәзилә. - Кемнәрнеңдер тормышы майлап куйгандай бернинди исәп-хәсрәтсез алга тәгәри. Әти-әниле гаиләдә үскән балаларныкы дип әйтүем».

«Андыйлар арасында да төрле бала бар шул. Әти-әниле Шамилне кара әле син: нинди тәртипсез малай булып йөри. Үзе – икеле капчыгы, үзенең нинди бәхетле бала икәнен дә белми. Нәзилә, балалар йортына гына китә күрмә. Авылда туганнан-туган апаң яши, аларга бар да әйт: мин сезнең белән яшим әле, диген».

«Әбием авырмаса, аның белән көн күрер идек тә. Ул терелсен өчен, авыл буйлап кәҗә сөте эзләп йөрим. Кайсысы – ярты литр, ә кайберәүләр бер стакан бирә. Шуны алып кайтып, әбиемә эчерәм. Ул сау-сәламәт булса, болай хәсрәткә чумып та утырмас идем. Беркөнне әнине шәһәрдә күргәннәр, битләре күгәреп беткән, үзе – исерек, диләр. Эх, менә хәзер өйгә кайтып керсен иде дә “Әнием, кайттыңмы, бөтенләйгәме?” дип сорау артыннан сорау яудырып, аны кочып алыр идем. Бәлки әйткән сүзләремнән җаны эреп китәр иде. Менә шундый хыяллар белән яшим, Нияз».

«Минем дә үз әнием куенында иркәләнәсем килә. Үги ана – үги ана инде ул. Тамагым тук, киемем юылган булса да, ана назына сусаган бала бит, Нәзилә. Менә без дә үсеп җитәрбез, гаилә дә корырбыз, ләкин балаларымның болай газаплануын теләмәс идем», - диде Нияз.

«Мин дә», - дип өстәп куйды Нәзилә. Алар тын гына агучы елгага, анда йөзгән үрдәк-казларга карап, шактый вакыт басып торды.

«Нияз, күрәсеңме, вак ташлар арасыннан елтыр-елтыр тәңкә балыклары  йөзә. Әнә бер әни үрдәк, балык тотып, нәни баласының авызына каптырды. Үрдәк  тә бит баласы өчен ничек тырыша. Ә минем әнием...», - дип уйга батты Нәзилә.

«Мин каз бәбкәләрен эзләп килгән идем бит, Нәзилә. Әнә тегендә, елганың борылыш ясаган җирендә безнең каз бибиләре коена бугай. Аларны тизрәк өйгә алып кайтыйм, алайса үги анамнан эләгәчәк. Сау бул, иртәгә очрашканга кадәр».

Дусты кайтып киткәч, Нәзилә, елганың тирән җиренә кереп, чума-чума су коенды да ялантәпи өйгә, әбисе янына йөгерде. Кайтышлый күршеләреннән кәҗә сөте кереп алды.

«Әбием, шушы җылы сөтне эчеп җибәр әле, аның файдасы бар, диләр».

«И кызым, сөт эчеп кенә терелсәң ярар иде дә ул, булмастыр шул, хәлем начарайганнан-начарая бара. Үлгәнче кызымны – синең әниеңне бер күрәсе иде. Ул кереп, мин сезнең янга бөтенләйгә кайттым, дип, сине кочагына алса, тыныч кына үлеп китәргә дә риза».

Әбисенең бу сүзләреннән соң Нәзиләнең күңеле тулды, тамагына килеп тыгылган төерне ни әйтергә дә белмичә, көч-хәл белән йотып җибәрде. Күзләреннән мөлдерәмә яшь агарга тотынды.

«Мин дә шул турыда хыялланам, әбием».

«Әниеңне үземчә бик әйбәт тәрбияләгән кебек идем дә бит. Теге күрше авылның бер җилбәзәк кызы белән дуслашып, икесе беришкә әйләнде. Иптәшең үзеңнән әйбәтрәк булсын, диләр шул. Ә ул, тәртипсез кызның чанасына утырып, түбәнгә тәгәрәде. Бәлки әниең вөҗдан газабы да кичерәдер, кайту турында да уйлыйдыр. Аллаһы Тәгалә безне аның белән очраштырса иде», - дип сукранды карчык.

Көн артыннан көн узды. Ямьле җәй үтеп китеп, алтын көзгә аяк басылды, мәктәптә укулар башланды. Нәзилә белән Нияз бүген дә икесе бергә мәктәптән кайтырга чыктылар, челтерәп аккан чишмә буена килеп су эчтеләр. Кичке якка авышкан кояшның нурларыннан иркәләнеп тын гына аккан елганың, яр буенда үскән бөдрә талларның матурлыгына сокланып карап тордылар.

«Нияз, әнә күрәсеңме: кыр казлары китеп бара. Кыйгак-кыйгак дип безнең белән саубуллашалар бугай. Алар балаларын да иярткәннәрдер. Ә минем әни баласы турында уйлап та карамый», - диде дә Нияз белән бер-берсен кочаклап елашырга тотындылар.

«Нәзилә, үз әниемнең кайтмасын бик яхшы аңлыйм. Ә синеке бәлки иманга килер, кайтыр, бары тик көт кенә», - дип, сыйныфташын юатмакчы булды.

«Мин сиңа әйтергә онытып торам икән: хәзер әбием торып йөри бит. Тамагына да ашый инде. Иң беренче итеп, миннән балан, кызыл миләш таптырды. Аннан соң салкын чишмә суы һәм тозлы кыяр сорады. Менә шуннан соң ашый да башлады».

«Мин бик шат, Нәзилә, димәк, сине балалар йортына бирмәячәкләр, менә бу – бәхет».

Алар шулай сөйләшә-сөйләшә кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Нәзилә, йөгерә-йөгерә, ишегалдына керде һәм абына-сөртенә “Әбием, мин кайттым”, - дип, өй эченә узды. Ә анда әбисе янында күз яшьләренә буылып, бик тә матур, ләкин бик таушалган әнисе утыра иде. Нәзиләнең гәүдәсен ток суккандай булды. Ул бер мәлгә сискәнеп, сәерсенеп китте, ни дияргә дә белмәде. Кулы хәлсезләнде, сумкасы кулыннан төшеп китте.

«Кызым, мин бөтенләйгә сезнең янда яшәргә кайттым. Үз ялгышымны аңладым, хәзер сездән гафу итүегезне сорыйм. Кызым, әнием, кичерегез мине», - дип өзгәләнде әнисе.

Бу минутта Нәзиләдән дә бәхетле кеше юк иде. Ул урамга чыгып йөгерде. Хәлдән таеп, Нияз яши торган йорт янына килде.

«Нияз, дим, Нияз! Әнием кайтты, әнием! Бөтенләйгә кайттым, диде. Ишетәсеңме, Нияз? Кешеләр, сез дә ишетәсезме? Әнием кайтты би-и-ит!»

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading