16+

«Нигез җылысы»

Укытучылар гаиләсендә туып-үскән, үзе дә әти-әнисе юлын дәвам итеп укытучы белгечлеген сайлаган, филология фәннәре кандидаты, хәзерге вакытта Дәүләт Советында эшләүче Гөлназ Исмәгыйлева китап бастырган. «Нигез җылысы» дип исемләнгән бу китапта ул әти-әнисе язмышын гына түгел, зур хөрмәкә ия һөнәрләрнең берсе – укытучылар турында да тәфсилләп язган.

«Нигез җылысы»

Укытучылар гаиләсендә туып-үскән, үзе дә әти-әнисе юлын дәвам итеп укытучы белгечлеген сайлаган, филология фәннәре кандидаты, хәзерге вакытта Дәүләт Советында эшләүче Гөлназ Исмәгыйлева китап бастырган. «Нигез җылысы» дип исемләнгән бу китапта ул әти-әнисе язмышын гына түгел, зур хөрмәкә ия һөнәрләрнең берсе – укытучылар турында да тәфсилләп язган.

Гөлназ апа үзе тумышы белән Яшел Үзән районының Бакырчы авылыннан. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана ул, математика фәнен аеруча да ярата. Әнисе Роза апа Гөлназны татар теле юнәлешендә укырга китүен тели. Тик кызның әтисе Хәмзә абый кебек математика юнәлешен сайлый. Казан дәүләт университетында механика-математика белгечлеген үзләштерсә дә, Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында «Телләр турындагы» законны гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрнең күргәзмә-мәгълүмати атрибутикасының тел үзенчәлекләре» дигән темага кандидатлык эшен яклый.
Казан шәһәре хакимиятендә дә 15 елдан артык милли сәясәт өлкәсендә эшли.

«Күрше Акъегет авылында укыганда класс җитәкчем Рәйханә апа Зәйнуллина математика укытучысы булуына карамастан, матур итеп шигырьләр иҗат итә һәм балалар өчен иҗат түгәрәге оештырган иде. Укытучымның тырышлыгы, иҗади түгәрәкнең мохите, әнием-әтиемнең дә шигъри җанлы, иҗади булулары, гаиләбездә китап укуга мәхәббәт – болар барысы да минем тормышымда тел юнәлешендә үсеп уңышларга ирешүемнең оеткысы булгандыр. Әниемнең күрергә теләгән хыяллары чынга ашты. Мин математика белгечлегенән хәзер тулаем тел өлкәсенә күчтем», – ди Гөлназ апа.

Кызганыч, Хәмзә абый белән Роза апа гына кызлары ирешкән күп кенә уңышларны күрми кардылар, иртә гүр иясе булдылар. «Әти-әниемнең арабыздан иртә китеп барулары аларның бар хезмәтләрен, истәлекләрен кадерле ядкарь итеп саклау җаваплылыгын өстәде. Ничә еллардан бирле әти-әниемә карата күңелемдә йөргән сагыну хисләре, аларга хөрмәт, әйтелмәгән сүзләр, эшләнмәгән эшләр, болар барысы да шушы истәлекләрне туплап бер җыентык итеп бастыру теләген көчәйтте. Әлеге истәлекләрем әтием белән әнием рухларына дога булып барса иде», – ди әңгәмәдәшем китабы турында.

«Нигез җылысы» китабында ул әти-әнисен укыткан укытучылар турында да яза, әтисе Хәмзә абыйның 42 еллык педагогик хезмәт юлын сурәтли. Хәмзә абыйны авылда бүген дә сагынып искә алалар. Ул озак еллар директор вазифасын башкара. Аның турында энергияле, гаҗәеп оештыру сәләтенә ия, тыныч, киңәшле, үз фикерен һәркемгә җиткерә белүче, коллектив фикере белән исәпләшкән, дәрестән тыш чараларда җанын биреп, иренмичә эшләгән үрнәк җитәкче иде дип сөйлиләр. Рәсемгә дә оста була Хәмзә абый.

Роза апа утыз елдан артык башлангыч сыйныфларда укыткан. «ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. «Тыйнак, сабыр, зыялы, үз һөнәренә гашыйк булган укытучыларына укучылары бүген дә рәхмәтле. Китапта Гөлназ апа әти-әнисе иҗат иткән шигырьләрне, язмаларны, Хәмзә абыйның рәсемнәрен, гаилә фотоларын да туплап биргән.

Тагын бер мөһим бүлек – Тау ягы авыллары тарихына багышланган.

Монда авылларның тарихи истәлекләрен, тау, күл исемнәренең килеп чыгышлары турында кызыклы мәгълүматлар да табарга мөмкин. Гөлназ апа әтисе һәм әнисе ягыннан төзелгән шәҗәрәләрне урнаштырган.

– Әти белән әни бакый дөньяга иртә киттеләр. Әллә нинди гүзәл гөл-чәчәкләр үстерү мөмкинлеген белми-күрми калдылар. Тик әтинең гөлләргә булган мәхәббәте эзсез югалмады. Гөлләр-чәчәкләр аша матурлыкка омтылып яшәве, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары безгә – балаларына күчте. Өемдә гөлләрем җанымны куандырып чәчәккә күмеләләр, җәйләрен туган нигезебездә, әти рухын саклап, чәчәкләр үстерәм. Гөлләргә сокланганда: «Тырышлыгың өчен, матурлыкны тоярга ярдәм иткәнең өчен рәхмәт, әти!» – дип, әти-әниемә бер сыенасы килә шул вакыт... – ди Гөлназ Исмәгыйлева.

Эльвира Гыйсмәтуллина

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading