16+

«Ник ташлап киттең, кызым!»

Эльвира Игнатьеваны соңгы юлга озаттылар.

«Ник ташлап киттең, кызым!»

Эльвира Игнатьеваны соңгы юлга озаттылар.

Шушы минутларда фаҗигадә һәлак булган инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьеваны соңгы юлга озаттылар. Кызга тиздән 26 яшь туласы булган. Мәктәптә ул дүрт ел эшләп өлгергән. Танышлары әйтүенчә мәгариф өлкәсеннән китәргә дә уйлаган булган. Кораллы егет мәктәпкә бәреп кергәндә Эльвира 5 нче сыйныфларга инглиз телен укыткан. Шау- шу, атыш тавышын ишетеп коридорга чыккан.

Яралы килеш тә бер баланы саклап калырга өлгергән әле ул. Кызганыч, үзенең гомере өзелгән. Якыннары, танышлары Эльвираны беренче чиратта кешене кайгыртучы, ихлас, яхшы күңелле кеше иде дип искә ала. Эшендә дә гел уңышларга ирешкән. "Авыр сүз дә әйтмәде бит миңа,   әни, син борчылма гына дия иде, ник ташлап китте мине, ничек яшәргә хәзер. Ник тормыш шундый?"- дип өзгәләнә әнисе Рәдифә апа. Ул аның икенче баласы. Тиздән олы улының туен уздырырга җыенып йөргәннәр, кирәк- яраклар да алынган булган, тик улының туе урынына, Игнатьевлар кызларын соңгы юлга озата. Алла сабырлыклар бирсен!

Әгәр берәү икенче кешенең гомерен саклау өчен үзенең җанын бирсә, Аллаһы ул кешегә бөтен кешене коткарган кебек савабын бирәчәк,диелә хәдистә. Урының җәннәттә булсын, Эльвира! Якыннарының, әти- әнисенең тирән кайгысын уртаклашабыз, Алла сабырлык бирсен.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай тагэлэкэем узен куркэм сабырлыклар туземлеклэр бирсэн идее.газиз сабыкайларнын урыннары жэннэттэ булсын.авыр хэсерэт кайгыларын уртаклашамын.

    Мөһим

    loading
    2
    X