16+

Никах – гаилә асылы

Тәне сау-сәламәт һәр кеше үзе өчен «тереклек иптәше» сайларга, ягъни өйләнергә, никахлашырга, гаилә корырга тиеш. Кеше тормышындагы ифрат әһәмиятле әлеге мәсьәләгә Коръәни-Кәрим күзлегеннән чыгып кайбер аңлатмалар бирүне һәм четерекле сорауларга җавап табуда ярдәм итүен үтенеп, Казан шәһәре «Өметлеләр» мәчете имам хатибы, Россия Ислам университеты мөгаллиме Алмаз хәзрәт Сафинга мөрәҗәгать иттем.

Никах – гаилә асылы

Тәне сау-сәламәт һәр кеше үзе өчен «тереклек иптәше» сайларга, ягъни өйләнергә, никахлашырга, гаилә корырга тиеш. Кеше тормышындагы ифрат әһәмиятле әлеге мәсьәләгә Коръәни-Кәрим күзлегеннән чыгып кайбер аңлатмалар бирүне һәм четерекле сорауларга җавап табуда ярдәм итүен үтенеп, Казан шәһәре «Өметлеләр» мәчете имам хатибы, Россия Ислам университеты мөгаллиме Алмаз хәзрәт Сафинга мөрәҗәгать иттем.

– Алмаз хәзрәт, иң элек ачыклыйк әле: дин күзлегеннән караганда, кем соң ул ир? Ә хатын? Ир белән хатын-кызның гаиләдәге вазифалары нинди? 
– Дин күзлегеннән караганда, ир белән хатын – бер-берсенә пар буларак барлыкка китерелгән Аллаһның иң хәерле җан ияләре. Аллаһ Тәгалә хатын-кызны ир-атка күңелен тынычландыручы тормыш иптәше булсын өчен яралтты. Аллаһ Тәгалә «Рум» сүрәсенең 21нче аятендә әйтә: «Аллаһ Тәгаләнең барлыгын һәм кодрәтен күрсәтүче билгеләрдән Аның сезгә үзегез шикелле затларны (хатыннарны) күңелегез юаныч тапсын өчен барлыкка китерүе. Ул сезнең арагызга ярату һәм шәфкатьлелек хисе салды. Дөреслектә, бу нәрсәләрдә фикерләүче кешеләр өчен Аллаһның барлыгын күрсәтүче билгеләр бар!»

Коръән аятьләрендә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисләрендә әйтелгәнчә, ир-ат – гаиләне матди яктан тәэмин итүче, анда тәртип саклаучы һәм тормыштагы авырлыкларны чишүне үз өстенә алучы кеше. Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Хатыннар» («Ниса») сүрәсенең 34нче аятендә шулай ди: «Аллаһ Тәгалә ирләрне акыл һәм көч-куәт ягыннан хатыннардан өстен кылганга һәм алар байлыкларын хатыннарга сарыф иткәнгә күрә, ир-атлар – хатыннар турында кайгыртып торучылар».

Шулай ук ир-атның гаиләдәге иң зур вазифаларының берсе – хатынына һәм балаларына яхшы мөнәсәбәттә дә булу. «Хатыннар» («Ниса») сүрәсенең 19нчы аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй ир-атлар! Хатыннарыгызга гореф-гадәттә күрсәтелгән рәвештә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Әгәр дә сез аларны яратып бетермәсәгез, аларның тискәре сыйфатларына сабыр итегез. Бәлки сез нәрсәне дә булса яратып бетермисездер, ә Аллаһ Тәгалә сезгә шул нәрсә аркылы күп файда китерә».

Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Дөреслектә, хатын-кыз кабыргадан яратылган. Ул тураймыйча шул хәлдә булачак. Әгәр дә син аннан файда күрергә теләсәң, син аны шул кәкре килеш кенә файдалана аласың. Әгәр дә инде син аны турайтырга теләсәң, син аны сындырачаксың. Аны сындыру ул – аның белән аерылышу» (Мөслим, №3719).

Хатын-кызның гаиләдәге вазифасына килсәк, ул – яхшы хатын һәм ана кеше булу. Яхшы хатын ул ирен хөрмәт итә, аны санлап яши һәм гаилә учагын саклый. Аллаһ Тәгалә «Хатыннар» («Ниса») сүрәсенең 34нче аятендә әйтә: «Яхшы хатыннар – алар ирләренә буйсыналар һәм алар өйдә юк вакытта Аллаһ Тәгаләнең саклавы белән ирнең мал-мөлкәтен һәм үзләренең намусларын саклыйлар».

Шулай ук хатын-кызның гаиләдәге икенче вазифасы – яхшы ана да булу. Бу вазифа бала тәрбиясе белән бәйле. Дин күзлегеннән караганда, бала тәрбиясе йөккә узудан башлана һәм бала балигъ яшенә җиткәнчегә хәтле дәвам итә. Бала тәрбиясе ир-атның да вазифасы, ләкин аның авырлыгы күп очракта хатын-кыз җилкәсенә төшә. Әни кеше баланы тугыз ай буе карынында йөртә, аннан соң авырлык белән аны тудыра һәм ике ел дәвамында аны күкрәк сөте белән төннәрен йокламыйча имезә. Менә шуңа күрә дә бала өчен әнинең хакы әтинекенә караганда өч тапкыр зуррак, чөнки әти кеше бу авырлыкларның берсен дә күрми. Шулай ук балага ашарга әзерләү, өс киемен юу, юындыру, авырудан дәвалау кебек эшләр белән гадәттә әни кеше шөгыльләнә. 

– Егет белән кыз бер-берсе белән туры килергә тиеш дигән таләпкә дә күпләр җавап эзли...
– Дин күзлегеннән караганда, егет белән кызның нәсел дәрәҗәсе, байлык, гыйлем, һөнәр ягыннан бер-берсенә туры килүләре мәҗбүри түгел, әмма хәерле нәрсә. Бу аларның бер-берсен аңлап яшәргә ярдәм итүче һәм гаиләләрен нык итүче бер сәбәп булып торачак. Әгәр дә кыз кеше бай гаиләдә тәрбияләнеп, ә егет кеше фәкыйрь гаиләдән булса, бу алар арасында аңлашылмаучанлык һәм киеренкелек тудырырга мөмкин. Тормышта шуның аркасында таркалучы гаиләләр дә бар. Менә шундый нәрсә килеп чыкмасын өчен, әти-әни балаларына тиң ярны табарга булышырга тиеш. 

– Хәзер дөньяви җәмгыятьтә ислам күп хатынлылыкны китереп чыгарды, дигән караш киң таралган. Әгәр христиан һәм яһүд диннәрен алсак, алар да бит күп хатынлылыкны тыймый?
– VII гасырда Мөхәммәд Пәйгамбәргә Коръән иңгән чорда гарәпләрдә хатыннарның саны чикләнмәгән иде. Ул заманда ир кеше үзе теләгән хәтле хатынга өйләнә алды. Коръәннең «Ниса» («Хатыннар») сүрәсен иңдереп, Аллаһ Тәгалә ирләргә хатыннарның санын чикләде – дүрткә генә калдырды. Мөселман кешесе, әгәр дә хатыннарын бертигез дәрәҗәдә тору урыны, кием-салым һәм ризык белән тәэмин итә алса, аңа ике, өч һәм дүрт хатынга өйләнү рөхсәт ителә, әмма мәҗбүри түгел. Аллаһ Тәгалә «Хатыннар» сүрәсенең 3нче аятендә шулай ди: «Үзегезнең күңелегезгә хуш килгән ике, өч, дүрт хатынга өйләнегез. Әгәр дә аларга гадел булмаудан курыксагыз, бер хатынга гына өйләнегез».

Шулай ук ир кешеләр шуны истә тотарга тиешләр, әгәр дә икенче хатынга өйләнү беренче хатын белән аерылышуга, гаиләнең таркалуына һәм балаларның ятим калуына китерсә, бу очракта икенче хатынга өйләнмәү хәерлерәк. Шундый мәкаль бар бит: «Күктәге торнага караганда, кулдагы песнәк хәерлерәк».

Коръән китабында хәбәр ителгәнчә, христиан белән яһүд диннәре – ислам диненең бозылган варианты. Асылда бу диннәр ислам дине иде. Шуңа күрә аларның кайбер кануннары ислам дине кануннары белән охшаш. Мәсәлән, шул ук күп хатынга өйләнүнең рөхсәт ителүе. 

Муса һәм Гайсә пәйгамбәр артыннан ияргән кешеләр Бер Аллаһка ышанучы һәм бары тик Аңа гына гыйбадәт кылучы мөселманнар иде. Бу ике пәйгамбәр дә Аллаһ Тәгаләнең ислам диненә өндәүче, Аның кешеләргә җибәргән илчеләр иде. Аллаһ Тәгалә Муса пәйгамбәргә – Тәүрат китабын, ә Гайсә пәйгамбәргә Инҗил китабын иңдерде. Муса пәйгамбәр үлгәннән соң һәм Гайсә пәйгамбәр күккә күтәрелгәч, кешеләр ислам диненә үзгәреш керттеләр, Тәүрат белән Инҗил китабын боздылар. Менә шуннан соң яһүд дине белән христиан дине барлыкка килде.

– Катнаш никахлар бүген гадәти хәлгә әверелде. Мәхәббәт барысын да хәл итеп бетерәме соң?
– Катнаш никах ул – төрле милләтләр һәм дин вәкилләренең бер-берсенә өйләнүе. Шәригать кануны буенча төрле милләт вәкилләре, мөселман булган очракта, бер-берсенә өйләнә һәм кияүгә чыга алалар. Мәсәлән, ислам динен тотучы татар кешесе ислам динен тотучы гарәп, рус, үзбәк милләтеннән булган хатынга өйләнә ала. Шулай ук киресенчә, мөселман татар хатыны башка милләттән булган мөселман иренә кияүгә чыга ала. Әмма мөселман хатынына башка дин әһеленә кияүгә чыгу рөхсәт ителми, хәтта ул кеше татар булса да. Мәсәлән, мөселман татар хатынына христиан, яһүд яки будда динен тотучы татарга яки башка милләт кешесенә кияүгә чыгарга ярамый. Ә мөселман ир-атка килсәк, аңа яһүд һәм христиан хатынына өйләнү рөхсәт ителә. Аллаһ Тәгалә «Мәидә» («Аш табыны») сүрәсенең 5нче аятендә шулай ди: «Сезгә – китап әһелләре (яһүд һәм христианнар) суйган хайван ите, ә аларга сез суйган хайван ит хәләл булды. Шулай ук сезгә зина кылмаучы иманлы хатыннар һәм зина кылмаучы китап әһелләреннән булган хатыннар өйләнү өчен хәләл булды».

Шәхсән мин үзем мөселманнарның үз милләтеннән булган мөселман кешесе белән гаилә корулары яклы. Бу очракта бер милләттән булган һәм бер динне тотучы ир белән хатын бер-берсенең гореф-гадәтләрен һәм дини йолаларны алдан белгән булалар. Шуның нәтиҗәсендә алар арасындагы мөнәсәбәт нык була һәм гаиләләрендә бердәмлек хөкем сөрә. Гореф-гадәтләрне һәм дини йолаларны үтәгәндә, алар арасында аңлашылмаучанлык, бәхәс килеп чыкмаячак. Ә катнаш никахларга килсәк, андый гаиләләрдә иң беренче чиратта дини мәсьәләләр һәм гореф-гадәтләр буенча бәхәс һәм аңлашылмаучанлык туа. Мәсәлән, бала тугач, мөселман-татар хатыны балага исемне мәчеттә куштырырга тели, ә рус иренең чиркәүгә алып христианнар йоласы белән исем куштырасы килә. Менә шушы сәбәпләр аркасында алар арасындагы мөнәсәбәтләр какшый башлый һәм тора-бара бер-береңә карата мәхәббәт хисләре дә сүрелә.

– Диндә «талак» дигән төшенчә дә бар. Талактан соң хатынны кире кайтарып буламы?
– Талак – гарәп теленнән кергән сүз. Ул ир кешенең хатыны белән аерылышырга теләвен аңлата. Бу сүзне әйтүне Аллаһ Тәгалә ир кешегә йөкләде. Моның бер хикмәте бар: ир-ат күп очракта, берәр авырлык белән очрашса, хискә бирелмичә акыл белән эш итә. Шуңа күрә ул бу сүзне хатынына ачуланган саен уйламыйча әйтмәячәк, ә җитди сәбәпләр булса гына әйтәчәк. Хатын-кызга килсәк, ул – хискә бирелүчән зат. Әгәр дә аңа бу сүзне әйтү йөкләнелгән булса, гаиләләр күбрәк таркалыр иде. 

Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә әйтелгән таләбе буенча ир кеше талак сүзен бик җитди сәбәпләр булган очракта гына әйтә ала. Әгәр дә андый сәбәпләр булмаса, хатынга ачуланып, талак дип әйтергә ярамый. Ир кешегә аның өчен гөнаһ була. Аерылышу өчен җитди сәбәпләр булса, ир кеше талак сүзен хатынының күремнән чиста көннәрендә генә әйтә ала. Йөклелек һәм күрем вакытында талак сүзен әйтергә ярамый. Моның өчен ир кешегә зур гөнаһ була. 

Ир кеше бер яки ике тапкыр «талак» дип әйткән очракта, хатынының өч күреме узганчы, ул аны кире кайтара ала. Бу очракта аларга яңадан никах укытырга кирәк түгел. Әгәр дә бер яки ике тапкыр «талак» дип әйткәч, хатынның өч күреме узса, алар тулысынча аерылган булалар. Әгәр дә алар шуннан соң татуланышып яңадан бергә яшәргә теләсәләр, аларга яңадан никах укытырга кирәк була. Әгәр дә ир кеше хатынына үз гомерендә өченче тапкыр «талак» дип әйтсә, ул хатыны белән өч күреме узганнан соң тулысынча аерыла. Бу очракта хатын үзенең иренә башка иргә кияүгә чыгып аерылгач кына никах укытып кире кайта ала. Икенче иргә кияүгә чыгып аерылмыйча торып, ул беренче иренә кайта алмый. Аллаһ Тәгаләнең талак мәсьәләсе буенча бу кануны «Бәкара» сүрәсенең 229-230нчы аятьләрендә аңлатыла. Шуңа күрә ир-атлар хатыннарына «талак» сүзен әйтүдән сакланырга тиешләр. Бу сүзне ир кеше хатынына өч тапкыр гына әйтә ала. Өченче тапкыр «талак» дип әйтсә, ул хатынын гомерлеккә югалткан була. Иллә дә мәгәр хатын башка иргә кияүгә чыгып аның белән аерылса гына ул беренче иренә хәләл була.

– Хәзер яшьләр арасында, никахлашканда, килешү төзү дигән гадәт бар. Ислам дине күзлегеннән караганда, бу дөресме?
– Хатын-кыз никах мәҗлесе вакытында булачак ире белән билгеле бер шартларны үз эченә алган килешү – гаһеднамә төзи ала. Иң мөһиме, анда язылган шартлар шәригать кануннарына каршы килмәскә тиеш. Мәсәлән, ирнең әти-әниләреннән башка аерым йортта яшәүне, әти-әнисеннән ерак булган башка шәһәргә күчеп китмәүне, укуны тәмамлауны яки хатынның укуы өчен ир-атның акча түләвен шарт итеп кую. Никах вакытында мондый шартларны кую рөхсәт ителә. Әгәр дә хатын-кыз булачак иренә икенче хатынга өйләнмәүне шарт итеп куйса, мондый килешү шәригать канунына каршы килә. Чөнки Аллаһ Тәгалә ир-атларга Коръән китабында дүрт хатынга өйләнүне рөхсәт итә. 

– Вакыт-вакыт никахны кыз ягында яки егет ягында укытуга кагылышлы сораулар да безнең укучыларны битараф калдырмый.
– Ислам динендә никах мәҗлесен уздыру урыны билгеләнмәгән. Бу һәр халыкның гореф-гадәтенә әйләнеп кайта. Мәсәлән, татарларда никах мәҗлесе кыз өендә уздырыла. Кайбер якларда никахны мәчеттә яки ресторанда укыталар. 

– Тагын бер бик четерекле сорау: ислам динендә табигый булмаган юл белән хатын-кызны йөкле итүгә мөнәсәбәт ни рәвешле?
– Хатын-кызның табигый булмаган юл белән йөккә узуы рөхсәт ителә. Иң мөһиме хатын-кызның аналыгына урнаштырылучы яралгы үзенеке һәм иренеке булырга тиеш. Ә менә чит ир-атның күкәй күзәнәген аналыкка урнаштыру катгый рәвештә тыела. Дин күзлегеннән караганда, хатын-кызның шулай балага узуы зинадан бала табу хөкемендә була. 

– Рамазан һәм Корбан гаете айларында никахлашу һәм талак хакында да тәгаен бер карар ишетәсе килә.
– Кайбер кешеләр ике гает арасында һәм кәбисә елында никах укытырга ярамый дип әйтәләр. Коръәндә һәм хәдисләрдә ике гает арасында яки кәбисә елында никах укытырга ярамый дигән тыю килми. Бу – кеше уйлап чыгарган бер ырым гына. Шуңа күрә Рамазан һәм Корбан гаете айларында никахлашу яки аерылышу шәригать кануннары буенча рөхсәт ителә. Никах укыту бигрәк тә Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда хәерле. Мәсәлән, Мөхәммәд Пәйгамбәр хатыны Гайшәгә бу айда өйләнде. Белгәнебезчә, Шәүвәл ае ул – ике гает арасында булган ай.

Рамазан Кәбиров, Балык Бистәсе районы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading