Бүгенге көндә Семык республика бәйрәме буларак билгеләп үтелә. 1990 елда ул республика статусын алды. Шуңа да бу бәйрәмгә килүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Мари Бүләргә дә күрше авыллардан гына түгел, тирә-як районнардан да кунаклар җыелды. Алар алдында республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән килгән 12 фольклор ансамбль чыгыш ясады. Традициягә кергәнчә, бәйрәмдә «Марий патыр» («Мари батыры») һәм «Марий удыр» («Мари кызы») конкурслары да үткәрелде. Анда катнашучылар мари телен, гореф-гадәтләре, йолалары, тарихы һәм милли мирасын белүдә көч сынашты.
Комментарийлар