16+

Әнисе янында бала гына түгел, баласы янында ана да бик бәхетле...

Иң бәхетле кеше ул – әниле кеше. Синең кирәклегеңнең нәкъ вакытын белеп дөньяга китергән, хәләл күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстергән һәм гомер буе саклап-яклап тора торган изге зат ул әни.

Әнисе янында бала гына түгел, баласы янында ана да бик бәхетле...

Иң бәхетле кеше ул – әниле кеше. Синең кирәклегеңнең нәкъ вакытын белеп дөньяга китергән, хәләл күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстергән һәм гомер буе саклап-яклап тора торган изге зат ул әни.

Юкка гына аларга Җирдәге фәрештәләр димиләр. Әгәр дә әниләр булмаса, бу җиһан бик караңгы һәм салкын, Кояшсыз булыр иде. Шуңа алар бик кирәкле, иң мөһим булганга, шөкер, Ходай бирмеш һәр елның ике көнен әниләрне котлап, аларга рәхмәт сүзләрен ирештерә алу мөмкинлегебез бар. Беренчесе, яз башында, табигать уянганда, 8 мартта бөтен Җир шары хатын-кызларны бәйрәм белән котлый. Бу да шул ук әниләр көне бит инде. Әниләр - шул ук хатын-кызлар. Яз башында булганын әле күптән түгел генә кыз булып, чытлыклынып йөргән, ә хәзер инде сабыен күкрәгенә кочып, зур җаваплылык тоеп киләчәк кешесен үстерүче яшь әниләрнекедер төсле.

Ә инде бүген – ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә торганы балаларын үстереп, канатларын ныгытып, олы тормышка чыгарып җибәргән, хәзер инде алар яши торган төрле яклардан килгән хәбәрләргә сөенеп, намаз саен балаларына исәнлек, игелек теләүче ак әбиләребезнекедер кебек. Табигать фасылларын кеше гомерләре белән чагыштырып караганда шулай. Көз ул – кеше гомеренең картлык чоры. Нәтиҗәләр ясап, уңышлар җыяр чагы. Яннарында өрлек кебек уллары, сылу кызлары, алма кебек оныклары мәш килә икән, димәк, гомер заяга узмаган. Мондыйларны картлык куркытмый. Әнисе янында бала гына түгел, баласы янында ана да бик бәхетле. Бер җылы сүз, бер ягымлы караш җитә инде хәзер аңа.

Әниләрегезне бәйрәм белән котларга онытмагыз! Бу хакта әнкәйләребез күңеле һәм чал чәче кебек, бәйрәм хөрмәтенә яуган ап-ак кар да искәртә сыман.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading