16+

Әнкәйләр догасыннан ташламасын

Җәннәт – әниләрнең табан астында, диләр. Әниләрдән дә кадерлерәк, игелеклерәк кеше юктыр. Намаз укыган ата-ананың баласы, елаганда да, мине тәрбияләгән әти-әнине җәннәтле итсәң иде дип тели, ди. Әни кешенең тугыз ай буе карынында йөрткән сабыен тулгак ачысын татып дөньяга тудыруы, аннары баласы өчен борчылып, янып-көеп яшәве турында сөйләп тормыйм. Әниләргә шагыйрьләр, язучылар дан җырлый.

Әнкәйләр догасыннан ташламасын

Җәннәт – әниләрнең табан астында, диләр. Әниләрдән дә кадерлерәк, игелеклерәк кеше юктыр. Намаз укыган ата-ананың баласы, елаганда да, мине тәрбияләгән әти-әнине җәннәтле итсәң иде дип тели, ди. Әни кешенең тугыз ай буе карынында йөрткән сабыен тулгак ачысын татып дөньяга тудыруы, аннары баласы өчен борчылып, янып-көеп яшәве турында сөйләп тормыйм. Әниләргә шагыйрьләр, язучылар дан җырлый.

Язмамда тарихта тирән эз калдырган милли җанлы татар әниләре турында искә аласым килә.
Хөрмәтле кешеләрнең берсе – Рәшидә Исхакый – ислам динен халыкка төшендерүдә вәгазьләре, дәресләре белән күпләргә таныш. Рәшидә апаның улы хәрби хезмәттә чакта да намазын калдырмаган дип сөйләделәр. Госман хәзрәт турында әйтүем. Аның Казан шәһәре мөфтие булган чакларын да яхшы хәтерлибез. Татарстан ун ел эчендә йөзләгән мәчетле булды. 

Фатыйма Зариф – Самара өлкәсеннән. Мулла кызы. Фатыйма апага кечкенә чагында мунчада яшәргә дә туры килгән. Язмыш җилләре аны Ташкент якларына китерә. Фатыйма ике бала үстерә. Улы рус кызына өйләнгәч, әнисе нык каршы була. Улы, гаебен аңлап, хатынын аера, әнисеннән гафу сорап, татар кызына өйләнгән, дип сөйлиләр. Икенче улы Сөләйман төзелештә эшләгән. Төзелеш барган бинада намаз вакытында бер бүлмәдә ишекне алып, шуның өстендә намаз укый торган булган. Аннары ишекне кире урынына куйган. Шул рәвешле намазны ару, чиста урында гына укыган. Сөләйман хәзрәт Бөгелмә шәһәрендә дә имам хатип булып торды. Россия Ислам университетында эшләде. Петровский бистәсендә үз куллары белән йорт салды, өе каршында ук мәчет тә төзетте. Сөләйман хәзрәтнең хәбәрсез югалуы гына кызганыч. 

Фәүзия Бәйрәмова тыйнак кына гаиләдә туып-үскән, көтүче кызы. Фәүзиягә әнисе кечкенәдән әтисенең һөнәрен хөрмәтләргә өйрәтеп үстергән. «Әтиең зур җитәкче, ул малларны сүзсез дә буйсындыра», – дия торган булган. Беренче шигырьләрен кыз каз бәпкәләренә, чебиләргә, тавыкларга сөйләгән. Укытучылар Фәүзиянең сәләтен күреп, театр училищесына укырга керергә киңәш иткән. Язучының драма әсәрләре, драматургиясе тамашачыга яхшы таныш. Берсендә Фәүзиянең туган авылына 8 Март бәйрәменә бардым. Клуб янында җыелган халыкны күреп шаккаттым. Чарада вәгазь сөйләдем. Беренче тапкыр татар телендә басылып чыккан Коръән тәфсирен Фәүзия Бәйрәмованың әнисенә бүләк иттем. Хаҗ гамәлләрен үтәп, балаларына милли тәрбия биреп үстергән бу анага сокланмый мөмкин түгел. 

Үрнәк алырлык аналар татарларда җитәрлек. Вафирә Гыйззәтуллина, Гөлзадә Сафиуллина, Римма Ратникова дисеңме. Әниләрне бәйрәмнәрдә генә түгел, көн дә хөрмәтлисе иде. Әнкәйләр безне изге догасыннан ташламасын. 

Ильяс Әхмәтҗанов, Актаныш районы, Түке авылы.

фото: mehmetcetin.de

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading