Сабага кайткач, «Ай күлгә сыенганда» спектакле буласын белүгә, барып карыйсы килде.
Инде ун тапкыр куела торган, Әлмәт шәһәрендә 1000 кеше сыйдырышлы «Нефтьче» мәдәният сарае залын тутырган, Балтач, Саба районы мәдәният йортына күпме тамашачыны җыйган әсәр нинди икән ул дигән кызыксыну көчле иде. Саба мәдәният йортының режиссеры Айрат Зиннуров җитәкчелегендәге «Балкыш» халык театры сәхнәләштергәч, үзешчәннәр уйнавын көткән идем, ә баксаң, анда үз эшенең осталары икән! Сәхнә бизәлеше, артистларның киемнәре, рольне башкаручылар шулкадәр дөрес сайланган ки, алар тамашачыны бер сулышта үз дөньяларына «йотты». Төп рольне башкаручы Энҗе Нурисламова Гөлсәхрә образын тамашачыга бөтен барлыгы белән җиткерде. Без – тамашачылар, өч сәгатькә якын аның кичерешләре белән яшәдек. Ул тормыш мәйданында авыр сынаулар аша узганда, аның белән еладык, аның өчен борчылып өзгәләндек һәм аның батырлыгына сокландык.
Өйгә кайткач та, күзгә йокы керми, уйлар өермәсе һаман спектакльгә барып тоташа.... Әсәрнең авторы – Сабада яшәп иҗат итүче Гөлсинә Галимуллина «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык», «Җиләкле тау сере», «Алтын ачкыч» кебек әсәрләре аша да күпләргә таныш. Язучының үзен күреп сөйләштем.
– «Ай күлгә сыенганда» әсәрен 2014 елда яза башлаган идем. Төп героиня Гөлсәхрә – Түбән Кама шәһәрендә яшәүче бер ханымның язмышын сурәтләүче образ. Ул вакытта әле Испаниядә яши иде, үзем дә әлеге илне күрмәгәч, әсәрне тәмамлый алмадым. Мөмкинлек тууга, андагы яшәеш, мохит, табигать белән танышу өчен, сәяхәткә киттем. 2016 елда әлеге әсәрне китап итеп чыгардым, соңрак спектакль куяр өчен сценарий да язылды, – ди әңгәмәдәшем.
Сәхнәдә – тормыш чагылышы. Һәркем кайсы да булса мизгелдә, хисләр кичерешендә үзен таный. Шуңа да бу спектакльне күпләр үз итә. Гөлсинә апа, кеше спектакльне карагач, дөрес нәтиҗәләр ясап яшәү көче алсын, рухи күтәренкелек тойсын дип тырыштым, ди. Гөлсинә Галимуллина 1978-2012 елларда «Саба таңнары» газетасында авыл хуҗалыгы бүлегендә журналист булып эшләде.
– Образларны тудыру өчен кеше психологиясен оста тоемлаучы журналист булуыгыз да ярдәм итәдер, – дим.
– Геройларымның күбесе – тормышта күпне күргән, күпне кичергән, әмма сынмаган-сыгылмаган көчле хатын-кызлар. Кайсы электән белгән кешеләр, кайсы белән социаль челтәрләрдә, очрашуларда танышам. Февраль аенда басылып чыккан яңа китабым – «Тау җылысы» – Бельгиядә яшәүче милләттәшебез турында. Аның белән электән таныш без, хәзер дә дуслык җепләрен ныгытып яшибез. Әлбәттә, журналист булып эшләгәндә туплаган багажым бик булыша. Лаеклы ялда китаплар яза башлагач, бөтенләй башка тормышта яши башладым. Үземне күлдән зур диңгезгә йөзеп чыккан кебек тоям. Язарга утыруга, бармаклар клавиатура өстендә үзеннән-үзе биешә башлый. Каяндыр иңдерелгән кебек әйтәсе уй-фикерләр үзеннән-үзе языла. Шулай ук динебез кануннарын үтәп яшәгәч, укучыларыма да аның асылын аңлатасым, тормыш кыйбласын дөрес итеп күрсәтәсем килә. Ураза айларын бик көтеп алам, – ди Гөлсинә апа. Язучы үзенең укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Хәтта Себердә һәм Европа илләрендә яшәүче татарлар җәмгыяте чакыруы буенча ике ел рәттән очрашуда булган. Әсәрләрне танытуда интернет, социаль челтәрләр ярдәм итә икән. «Күңел түремдәге иң кадерле сүзем: «Рәхмәт сиңа, Китап!» Галәмне изгелек тота. Дөньяда бер генә начар кеше дә юк, һәркем үзенчә әйбәт. Тик һәр әйбәтнең үз әйбәте барлыгын гына аңларга кирәк»,– ди Гөлсинә Галимуллина.
Лилия Гатауллина, Саба
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар