16+

Һөнәр сайлау яки бала теләгенә каршы килмик!

Балага һөнәрдә сайлауда әти-әнинең роле нинди? “Соңгы кыңгырау” тантанасы көннәрендә бу сорау кабат актуальләшә. Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

Һөнәр сайлау яки бала теләгенә каршы килмик!

Балага һөнәрдә сайлауда әти-әнинең роле нинди? “Соңгы кыңгырау” тантанасы көннәрендә бу сорау кабат актуальләшә. Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Барлык әти-әниләр дә баласының һөнәр сайлау чоры белән очраша. Кемдер кечкенәдән бала өчен карар кабул итә һәм аны шушы тәртип буенча үстерә, кемдер баласы һөнәр сайлый башлауга, үзенең зур роль уйнарга тиешлеген искә төшерә! Табиб яисә укытучы, төзүче, пешекче булсын дип карар кыла. Ул үзенчә аны хаталардан, «ялгыш» адымнан саклый. Һәм бик күпләр, ялгыш кына да, баланың теләге белән кызыксынмый. 

Әлбәттә, күп очракта бала килешә, чөнки аның алдагы тормышка максаты юк. Ул киләчәк тормышын күзаллый белми, чөнки мона өйрәтелмәгән. 
Кем баласы гына булса да, йолдыз баласымы, гади кеше баласымы ул, иң беренче чиратта, бала! Үзенең уй-теләкләре, хыяллары булган шәхес ул. Һәм аның үзе теләгән юлны сайларга хакы бар. Һөнәр сайлауда әти-әни, әлбәттә, йомшак итеп кенә үз киңәшен бирсен, әмма бала теләгенә каршы килмәсен иде.

Кеше бары тик үз юлы белән барганда гына бәхеткә ирешә", - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading