16+

«Нур»лы биш көн тәэсирләре

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфа «Нур» Татар дәүләт театрының зур гастроле узды. Гастроль вакытының бик үк уңайлы сайланмавына, Яңа ел ялларыннан соң ук туры килүенә карамастан, заллар буш булмады. Бу әле спектакльләрнең берьюлы ике – Кече һәм Зур залларда баруына карамастан шулай. Театр Казанга төрле жанрлардагы сигез спектаклен алып килде – арада балалар өчен әкият тә, лирик драма да, классик һәм заманча комедияләр дә бар иде.

«Нур»лы биш көн тәэсирләре

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфа «Нур» Татар дәүләт театрының зур гастроле узды. Гастроль вакытының бик үк уңайлы сайланмавына, Яңа ел ялларыннан соң ук туры килүенә карамастан, заллар буш булмады. Бу әле спектакльләрнең берьюлы ике – Кече һәм Зур залларда баруына карамастан шулай. Театр Казанга төрле жанрлардагы сигез спектаклен алып килде – арада балалар өчен әкият тә, лирик драма да, классик һәм заманча комедияләр дә бар иде.

Гастрольләр гадәттә масштаблы, классик әсәргә нигезләнгән спектакльләр белән башлана һәм тәмамлана. Ләкин «Нур» Казан тамашачысы алдына беренче кичтә Хәй Вахитның «Туй алдыннан» драмасы белән чыкты. 1969 елда язылган әсәрнең эстетикасы, геройлар кичергән хисләр безнең заман өчен бик үк кызыктыргыч дип булмый. Шулай да режиссер Байрас Ибраһимов «кулы» теманы безнең гасыр «гадәт»ләренә туры китергән. Спектакльдә һәр күренеш «пыяла астында» уйналган кебек. Вакыйгаларда катнашмаган геройлар да – теге яки бу күренешнең шаһитлары. Мизансценаларның рухи төгәллеге, кайчандыр ясаган ялгышлары өчен үз-үзендә казынган геройларның кичерешләрен микроскоп пыяласы кебек калку итеп күрсәтә. Безнең заман – сертотмас заман. Хәй Вахит геройларының сере дистә еллар сакланса, спектакль геройларыныкы – уч төбендә.

– Спектакльне куйганда, мин театрдагы яшь актерларның яңача эшләргә теләвен күрдем. Алар минем режиссер алымнарын аңларга, кабул итәргә әзер иделәр. Әлбәттә, бу миңа ышаныч өстәде, – ди Байрас Ибраһимов.

 

Кабатланмас театр бәйрәме ясап китте ул!

Бу урында, хәбәрдар булмаучылар өчен, Байрас Ибраһимовның «Нур» театры оешкан беренче көннән биредә эшләве, соңрак театрдан 22 елга аерылып торуы хакында әйтергә кирәк.

Узган гасырның 90нчы елларында Байрас Ибраһимов инде эзгә салынып уңай гына барган иҗади тормышын капыл үзгәртеп, ул чакта әле «үзешчән» статусында булган «Нур» студиясенә килә. Җитлеккән режиссерның бу гамәле беренче карашка сәер тоела, әлбәттә. Байрас үзе: «Халыкның милли фикере уянган, рухи күтәренкелек кичергән еллар иде ул. Минем халкым ил тарихында нинди урын алып тора? Ул сорау күпләрне борчый, җавапны һәркем үзенчә табарга тырыша иде. Уфада буш урында диярлек барлыкка килгән азсанлы татар труппасы, фәкыйрь материаль база шартларында эш күрсәтергә, иҗат итәргә алындык. Мин ул чакта игътибарымны татар классикларының совет чорында игътибардан читтә булган, сирәк куелган әсәрләренә юнәлттем», – ди.

Уфа «Нур» театрының дәүләт статусы алуы, затлы биналы булуы, репертуар туплавы татар дөньясы өчен ул елларның иң зур вакыйгаларыннан булды. Күренекле режиссер Фәрит Бикчәнтәев әлеге театр өчен махсус курс та укытып чыгарды, әлеге театрда спектакль дә куйды. Театр «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә, башка фестивальләрдә даими катнашты. Тәнкыйтьчеләр, җәмәгатьчелек тарафыннан мактауны да, кискен тәнкыйтьне дә шактый ишетте. Театрның «көймәсе комга терәлде» дип татар журналистларының, җәмәгатьчелекнең чаң суккан еллары да булды. Кыскасы, «тере» театр күрергә тиешле һәрнәрсә «Нур»ны читләп узмады һәм болар бары да труппаны, коллективны чыныктырды.

Фестивальләрдә берән-сәрән күргән спектакльләрдән кала, театрның репертуарын тулаем күзалламый идем. Бу килүендә «Нур» мине чиксез шатландырды. Кабатланмас, матур, якты, күтәренке рухлы театр бәйрәме ясап китте ул!

Игътибарны бер минутка да «кармагыннан» ычкындырмаган, Шәриф Камал әсәре буенча куелган «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле – гаҗәеп җете образлар, күзгә ял, күңелгә хуш сәхнә бизәлеше, ниндидер карикатур дәрәҗәгә, кеше ышанмас хәлләргә җиткерелеп чишелгән вакыйгалар төенчеге. Бер караганда, бу әсәрдә без белмәгән ни бар соң, яттан белә торган әсәр. Ә ничек уйната артистларны режиссер, ничек ярата ул аларны! Спектакльне сәхнәгә куйган, үзе үк мут Хаҗины уйнаган Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиевкә – 100 «афәрин!» «Нур» театры әлеге режиссерның тагын бер спектаклен – Сергей Лобозеров әсәре буенча куелган «Көтелмәгән кунак» комедиясен дә уйнады һәм ул Казан тамашачысы күңеленә шулай ук бик хуш килде.

Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча спектакльне Байрас Ибраһимов сәхнәгә куйган. Туфан абыйның хатын-кыз язмышларын сурәтләгән бу әсәре татар театрларында күп куелды. «Нур» куйган спектакль мин әлегәчә күргәннәр арасында – күңелемә иң ятканы. Әлеге әсәргә алынуын Байрас Ибраһимов болай аңлата: «Театрда минем элекке студентларым, урта яшьтәге актрисалар күп. Алар барысы да җырлый торган актрисалар. Әсәрдә булмаса да, аларның һәрберсе өчен махсус җырлар язылды. Җырлар темага зыян салмадылар, киресенчә, образларны тулыландырдылар гына». Спектакльдә уйнаган актрисалар һәрберсе рәссамның кылкаләменнән яңа төшкән Мадонналар сыман. Иң «соры» образның күңелсез киемгә төрелгән гәүдәсе дә – матур, затлы хатын-кыз гәүдәсе. Спектакльнең формасын «күз яшьләре аша көлү» дип тә, «көлә-көлә елау» дип тә атап була. Шулкадәр ихлас шаян да героинялар, һәрберсенең трагедиясе дә гаять тирән. Һәр образ мимика, кул изәү, аяк атлауларга кадәр гаҗәеп төгәл тудырылган.

«Нур» театрында Татарстан режиссеры Дамир Сәмерханов Георг Хугаев әсәре буенча куйган «Ычкындырмыйк кияүне» спектакле – әле премьера статусында. Хугаевның бу комедиясен уйнамаган театрлар аздыр ул, әлеге пьеса – театрларны озак еллар ашата торган, җете хисле, җор телле әсәр. «Нур»лар аны шулай ук җете итеп, гаҗәеп темперамент белән уйныйлар да. Дамир Сәмерханов – талантлы режиссер, аның беркемне дә кабатламый торган үз стиле бар. Бу урында Дамирның Минзәлә театрында куйган «Ташкын»ын гына искә алу да җитә. «Ычкындырмыйк кияүне» фестивальдән фестивальгә йөрү өчен куелмаган, әлбәттә. Ә менә «касса» җыячак ул!

 

«Хаоска иярү иҗат стилем түгел»

Спектакльләрнең сыйфатын төшерә торган бер әйберне дә әйтми булмый, бу – фонограммага җырланган җырлар. Төрле режиссерлар куйган спектакльләрдә кабатланганлыктан, моны аерым режиссерның түгел, театрның гомуми сәясәте дип карау кирәктер. Фонограммага җырлау (түбән эш булып саналуына карамастан) аерым осталык таләп итә. Бу очракта үзеңне «сатмау» өчен виртуоз «фонограмщик» булу кирәк. Ләкин театрда түгел. Тавыш язылган фонограммага җырлау әллә нинди уңышлы образны да чәлпәрәмә китерә ала. Театр бу хатасын төзәтер дип уйлыйм.

Әхмәт Фәйзи әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Отышлы тормыш» – режиссер Байрас Ибраһимов стиленең өлгесе. НЭП хакимлек иткән елларның сатира каләменә лаек вакыйгаларын түкми-чәчми сөйли дә чиста мәхәббәт тарихы белән сафлап куя ул. Бер генә вакыйга да «чыгырыннан чыкмаган», бары да аптекарь үлчәвендәгечә төгәл исәпләнгән. Бу спектакль театр репертуары өчен кыйммәтле, ләкин әле эшкәртелеп бетмәгән зәркән таш кебек. Шомартасы урыннары булса да, булуы кыйммәт.

Театр белгече Динә Дәүләтшина белән корган бер әңгәмәсендә Байрас Ибраһимов: «Театрлар алдында хәзер «кафедра булып калыргамы, әллә тормыш авырлыкларыннан йончыган халыкның күңелен күтәрү өстендә эшләргәме», дигән дилемма тора. Үз тоемлавыма каршы килеп, тормышта туып торган хаоска иярү минем иҗат стилем түгел. Беләсезме, артистлар да, тамашачы да «уртакул»лыктан бик арыганнар инде. Димәк, репертуар сайлауда дөрес баланс табу мөһим. Һәм театр беркайчан да рухи аралашу, ачыктан-ачык сөйләшү мәйданы булудан туктамасын. Спектакльдә «икенче план», югары фикер булырга тиеш. Тамашачы моны, шиксез, тоемлаячак. Мине кешенең эчке дөньясы кызыксындыра һәм сәхнәдән минем шул хакта сөйлисем килә. Ә бу хакта сөйләр өчен уйлый белүче, шул ук теләк белән янучы артистлар кирәк. «Нур»да алар бар», – ди.

«Башмагым» спектакленнән күренеш.

Гастрольләрне «Нур» театры «Башмагым» спектакле белән япты. Җәүдәт Фәйзи музыкасы, Хәбибулла Ибраһимов пьесасы, Таҗи Гыйззәт либреттосына нигезләнгән әлеге музыкаль спектакль, театрга 25 ел тулу уңаеннан, 2017 елда репертуарга кайтарылган. «Башмагым» спектакле 1992 елда яңа ачылган «Нур»ның беренче сезонын ачкан булган. Ике куелышның да режиссеры –Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов. «Без хәзер бөтенләй башка дөньяда яшибез. Технологияләр камилләшә, зәвыгыбыз та үзгәреш кичерә. Тизлекләр дә, менталитет та башка. Cпектакльне, әлбәттә, бүгенге көн тамашачысы күңеленә якын булырлык итеп яңарттык», – ди режиссер. Водевиль жанрында куелган «Башмагым» – төсләр купшылыгы, образларның җетелеге, мәхәббәтнең калку ихласлыгына төренгән зур полотнолы картина кебек.

Гастрольләрне тәмамлау кичендә театр артистларына дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырылды. Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева, Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев «Татар халкы алдында күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булдылар. Медальләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров тапшырды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин Башкортстанның атказанган артистлары Лияна Хәйретдинова, Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина һәм Айрат Фатыйховка Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

14 февральдә Уфада Камал театрының ун көнлек зур гастрольләре башлана. Камаллылар «Нур» театры сәхнәсендә уйнаячак. Матур аралашулар, күркәм тәэсирләр булсын!

Зимфира Гыйльметдинова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading