16+

Нуууу....жыйдыгызмы? Кыздырдыгызмы?

Социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар сизгәндер, май бәйрәмнәрендә күпләр урманга чыгып, кәҗә гөмбәсен җыюга керешкән.

Нуууу....жыйдыгызмы? Кыздырдыгызмы?

Социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар сизгәндер, май бәйрәмнәрендә күпләр урманга чыгып, кәҗә гөмбәсен җыюга керешкән.


Аларны икенче төрле кар астыннан чыгучы гөмбәләр дип тә атыйлар. Сүз дә юк, кыш буе урман буйларын юксынучылар аланнарга тарала инде ул. Нәкь менә биредә аларны сюрприз көтеп тора. Беренче гөмбәләрнең исеме дә үзенчәлекле - кәҗә гөмбәсе (русчасы сморчки). Кайберәүләр аны тәмсез, дип килә. Әмма, баксаң, аны бары тик җыя һәм әзерли белергә кирәк.

Сүз уңаеннан!
Кәҗә һәм җыерчалы гөмбәләрне биологлар сумкалы гөмбәләр классына кертә. Сумкалы гөмбәләр арасында җир асты гөмбәләре була - бу атаклы трюфельләр.
Беренче гөмбәләрнең соңрак өлгерә торганнарының төп аермасы - аларны шартлы рәвештә ашарга яраклы дип санаулары. Бу термин бер караганда куркыныч булып күренә, ләкин, чынлыкта, аларны әзерләүнең билгеле бер шартларын үтәргә кирәк.

Таныш булыйк: җыерчалы гөмбәләр

Көнбатышта һәм АКШта җыерчалылар бик популяр. Америкалыларда алар иң тәмле гөмбәләрнең берсе санала һәм аларны хәтта "гөмбәләр короле" дип тә атыйлар. АКШта "тын ау"ны яратучыларның берсе дә үзенең җыерчалыларны кайдан җыюын беркайчан да сөйләмәячәк. Бу сер булып санала.

Ничек танырга?

Эшләпәсе тигез-шарсыман яки күкәй формасында. Чын җыерчалы гөмбәләрдән конуссыман җыерчалы гөмбәләр озынча эшләпәсе белән аерыла, биеклеге 5-10 см, челтәрсыман өслекле. Гөмбәнең аягы аска таба киңәеп китә, аксыл-көрән.
Апрель-май айларында, яфраклы, ылыслы һәм катнаш урманнарда, известькә бай уңдырышлы туфракта күренә башлый. Комлы, мүкле урыннарда, урман буйларында, юл читләрендә, кисентеләрдә еш очрый. Чын җыерчалы гөмбәләр берәрләп үсә. Эшләпәсе саргылт-көрәннән көрән төскә кадәр, йомыркасыман формада, читләре төбенә ябышкан була. 3-6 см биеклектә, бормалы-җыерчалы, күзәнәкчел («җыерчыклы»). Сабы куыш, буразналы. Йомшагы балавызсыман, ак, йомшак, ватылучан, тәме һәм хуш исе бар. Споралы порошогы саргылт. Споралары эллипссыман, шома.

Конуссыман җыерчалы гөмбәләр берәрләп яки төркем булып үсә. Эшләпәсе зәйтүн төсеннән коңгырт-көрәнгә кадәр. Сабы аксыл, куыш, ончыл кунык белән капланган.Пешергәннән соң ашарга яраклы.
Сүз уңаеннан, соңгы араларда шул җыерчалы гөмбә җыярга баручыларның социаль челтәрләр фотолары белән тулган.
Казан шәһәрендә яшәүче Гөлназ Зәйнуллина да туган авылына кайткач, чиләкләп җыйган икән ул гөмбәне.
- Без Әгерҗе районы Нарат авылында җыйдык "сморчки"ны, гади генә әйткәндә, алар формалары белән "баш мие"нә охшаш. Ә без курыкмыйча, гади җөйле гөмбәләрен (сторчки) җыйдык. Алар яфраклы һәм ылыслы урманнарда, кисентеләрдә, юл буйларында, яшь утыртмаларда үсә. Апрель-май айларында күренә. Еш очрый, әмма күпләп түгел. Эшләпәсе түгәрәк, эче куыш, тирән җыерчалы, коңгырт-көрән яки саргылт-көрән, диаметры 13 см га кадәр. Йомшагы балавызсыман, юка, бик ватылучан. Гөмбә зур (5-15 см биеклектә, 30 см га кадәр киңлектә). Эшләпәсе формасыз, өслеге дулкынсыман җыерчалы, ачык коңгырт төстә, тулысы белән сабына ябышып үскән. Сабы кыска, юан. Йомшагы ак яки соргылт, тәме һәм исе юк. Шартлы ашарга яраклы гөмбә саналалар. Без бер генә ел җыймыйбыз аларны, шуңа курыкмыйча җыябыз. Сүз уңаеннан, авылдан шәһәргә килгәндә, юлда Кырынды авылында янында чиләкләп сатып утыралар сморчкиларны. Алар янында тукталмадык, шуңа хакын әйтә алмыйм. Безнеке 8 литрлы чиләк булды, без умырзаяга барган җирдә аларга юлыктык. Бүтән елларны очраткан юк иде. Лаеш районы урманнарында җыя идек сморчкиларны, ике тапкыр 15 минут кайнаттым мин аларны һәм кыздырдык бәрәңге белән. Бик тәмле булды. Әмма шикләнәсез икән, җыймавыгыз хәерле. Узган елда маринадлаган идем - дип сөйләде безгә ул.

Сүз уңаеннан, җырчы Илсәя Бәдретдинова да социаль челтәрләргә үзенең җыерчалы гөмбә уңышы фотосын урнаштырган.
- Нуууу....жыйдыгызмы? Кыздырдыгызмы? Нәрсә белән? - дип мөрәҗәгать иткән ул җанатарларына. Шунда ук комментарий язучылар да табылган.
- Башта табада ( ак май эретеп) күп итеп суган пассировать иттек, шуңа туралган ( әлбэттә инде, юып,тозлы суда пешереп алынган) сморчкины салып,бераз кыздырып алдык та инде( болгата- болгата) һәмм тугланган йомырка салып
тиз генә болгаткалап алдык, сүндерер алдыннан бераз гына кара борыч та сиптек?Менә тәмле булды индеее,ичмасааааам???, дип язган Илсөянең иҗатын яратучы Рузилә Җиһангирова.

ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading