16+

Өч күрешү – гомерлек кавышу

Гөлия ханым сүзләренчә, төбәкләрдә менә дигән татар теле укытучылары эшли.

Өч күрешү – гомерлек кавышу

Гөлия ханым сүзләренчә, төбәкләрдә менә дигән татар теле укытучылары эшли.

Аның телефон кенәгәсендә илебездә татар теле укытылган һәр мәктәп директорының, һәр туган тел укытучысының номеры бар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф бүлегенең төбәгара хезмәттәшлек секторы башлыгы Гөлия Мусинаның командировкалардан кайтып кергәне дә юк диярлек. Татар кайда бар – ул шунда. Яңа уку елының ай ярым вакыты эчендә генә дә ул Волгоград, Әстерхан, Түбән Новгород өлкәләрендә, Казахстанда, Бурятиядә, Ханты-Мансийскта булып кайткан.

Хатын-кыз өчен бер дә җиңел эш түгел, билгеле. Ләкин нәкъ шушы юнәлештә Гөлия Мусина үз-үзен таптым дип саный. Ут холыклы, җитез, аралашучан, бер урында тик утырырга яратмаган ханым мондый ыгы-зыгыдан башка үз тормышын инде күз алдына да китерә алмый. Һөнәри юлын укытучылыктан башлаган тәҗрибәле белгеч мәгариф өлкәсен төптән белә. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә туган телне өйрәнү мөмкинлеген тудыруның гаять җаваплы миссия икәнен дә яхшы аңлый. Бүген ул үзен “укытучыларның укытучысы” дип атый. 

Шул ук вакытта Гөлия Мусина шәхси тормышыннан да уңган. Янында ышанычлы, тыныч, һәр нәрсәне уйлап эшли торган иптәше, яраткан ире бар. Алар гомер сукмагыннан кулга-кул тотынышып инде 26 ел бергә баралар. Бер уллары төпле тәрбия-белем алып, әти-әнисеннән инде аерым яши. Икенчесе әле 5 сыйныфта гына белем ала, абыйсы кебек төрек-татар лицеена укырга кергән. 

“Укытучы буласым килә!”
Гөлия Мусина Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы кызы. Балачак елларын зур җылылык белән искә ала. Нигез йортта әби-бабасы, әти-әнисе һәм биш бала зур тату гаилә булып яшәгәннәр. Дәү әтисе авылда хөрмәт казанган мулла, дәү әнисе – данлыклы остабикә. Әти-әнисе исә гомер буе җиң сызганып колхозда хезмәт куя. Балалар да дини тәрбия алып, олыларга ихтирам, белемгә омтылыш һәм эш сөючәнлек сеңдереп үсә.

Кечкенәдән үк шук-шаян, шул ук вакытта яшенә күрә олы Гөлия һәрчак үзеннән өлкәнрәкләр арасында була. 5 яшендә инде ул укый-яза белә, беренче сыйныфка да аны 6 яше тулмыйча алалар. “Кечерәк бит әле” дигән шик белән мәктәпкә бирсәләр дә, ул башкалардан бер калышмыйча, хәтта уздырып та, белем үзләштерә башлый. Укытучы рәвешенә кереп, мәктәптән алып кайткан акбур белән шкаф артындагы тактада “дәрес бирү”ләрен дә бик ачык хәтерли ул. Шул чакта ук Гөлия күңелендә мөгаллим булам дигән хыял кабына. Беренче укытучысы – мөгаллимлектә тәүге адымнарын гына ясаган 18 яшьлек Гүзәлия апасы да бу һөнәр иясенең матур үрнәге була. Һәр баланың күңеленә юл табып, һәркайсына игътибар һәм җылы мөгалләмә белән гыйлемгә кызыксыну уята ул.
8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Гөлия, туганнары сүзенә карап, ялгыш кына үз хыялыннан ваз кичми кала. “Укытучы һөнәре инде популяр түгел, хәзер сәүдә-сәнәгатькә барырга кирәк”, дип, аны Казандагы Сәүдә техникумына укырга керергә үгетлиләр. Документларын шунда илтеп тә тапшыралар, әмма көн дә “Минем бит укытучы буласым килә” дип елаган кызның сүзләренә әти-әнисе колак салмый кала алмый. Ахыр нәтиҗәдә документларны кире барып алып, педагогия училищесына бирәләр. 4 ел дәвамында Гөлия татар төркемендә башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы белгечлеген үзләштерә, уку йортын гел “5”кә генә, кызыл дипломга тәмамлый. Шул чакта яшь мөгаллимне юнәлеш буенча башкаланың 65нче татар-рус мәктәбенә җибәрәләр. Башлангычта укытканда, читтән торып югары педагогик белем алып чыга.  Шуннан татар телен укыта башлый. Мәктәптә эшләгән 7 ел аның өчен иң күңелле вакытлар булып истә кала: коллективта бердәм булып, ярдәмләшеп, төрле түгәрәкләр оештырып, шау-гөр килеп эшлиләр. Кияүгә чыгып, Казаннан Биектауга күченгәннән соң да укытучы булып тәүге аяк баскан белем йортын сагынып искә ала ул. 

Өч күрешү – гомерлек кавышу
Ире Илфар белән тормыш корып җибәрүләре дә гаять кызыклы була аларның. Бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булганнар дип сөйлиләр бит. Аларның парларына да бу сүзләр нәкъ туры килеп тора. Нибары өч тапкыр очрашып, алар өйләнешергә гариза тапшыра. 

-    Мин ул чакта тулай торакта яши идем. Без шунда беренче тапкыр очраштык, таныштык. Һөнәре буенча ирем инженер. Бу чакта командировкаларда йөри иде. Айга бер тапкыр гына Казанга кайтып китә. Шул октябрь, ноябрь, декабрьдә күрештек тә, өйләнешеп тә куйдык. Болай тиз кавышып кую бер дә куркытмады. Танышкач ук мин аның тәрбияле, төпле, тыйнак, җитди булуын күрдем. Минем холкыма туры килә торган кеше икәнен сиздем. Мин ут булсам, ул су. Мин кызып китсәм, ул мине тынычландыра. Ирем мине тормышка башкача карарга өйрәткән кеше, - дип ачынып сөйләде Гөлия ханым.

Ире Илфар аны һәр эшендә хуплап, кирәк чакта булышып тора. Балалар тәрбиясен дә ул, нигездә, үз җилкәсенә алган. “Янымда терәк булырдай кешем булмаса, шушындый җаваплы эштә эшли дә алмас идем”, - ди Гөлия ханым.

 Татарларны без күтәрмәсәк, кем күтәрсен?
Өйләнешеп, Биектау районына күченеп киткәч, Гөлия, бер уйламаганда, районның мәгариф бүлегенә килеп эләгә – аны милли мәгариф өчен җаваплы итеп куялар. Үзе дә 26 яшьтә генә булган яшь белгеч җилкәсенә бик тә җаваплы бурыч йөкләнә. Районның барлык татар теле укытучыларына ярдәм итеп тору, методик яктан булышу миссиясен үз өстенә ала ул. Мәктәптә Гөлия балаларны укыткан булса, биредә ул укытучыларның укытучысына әверелә. Монда эшләгән чорда үзе дә бик күпкә өйрәнә, билгеле. Хезмәттәшләре яшь хезмәттәшләренә ачык йөз күрсәтеп, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Берничә ел эчендә милли мәгариф торышы өчен кискен тәнкыйть утына тотылган район, бу юнәлештә уңышларга ирешә башлый. Биектау районында татар сыйныфлары ачыла, татар теле укытучылары күпсанлы бәйгеләрдә чыгыш ясап, җиңүләр яулый башлый. Гөлиянең эшен бәяләп, инде 5 елдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына эшкә чакырып алалар. Һәм менә 20 елдан артык инде ул биредә хезмәт куя. Башта Татарстан буенча милли мәгариф өчен җаваплы булса, соңрак төбәкләрдәге милли мәгарифне үз өстенә алырга тәкъдим итәләр.

-    Төбәкләр белән эшли башлаганда, ничек булдырырмын дип борчылдым башта. Татарстанда “таләп итү” дигән сүз бар. Ә читтәгеләргә карата мондый хокукыбыз юк. Анда төбәкнең Мәгариф министрлыгына чыгып, үзеңнең татар телең кирәклеген аңлату зур дипломатия сорый. Татарларны без күтәрмәсәк, кем күтәрсен? Татар оешмалары, мәктәп директорлары, укытучылар белән зур эш алып барабыз. Татарлар булган җиргә барасы, күрәсе килә, аларга ярдәм итәсе килә. Эшемне бик яратам, - ди Гөлия Мусина.

Татарстан ярдәме белән төбәкләрдәге татар теле дәреслекләренә булган ихтыяҗ каплана, укытучыларга методик ярдәм күрсәтелә, алар өчен яңадан әзерлек курслары оештырыла, “Татар мәгарифе көннәре”, һөнәри бәйгеләр, олимпиадалар үткәрелә. 

Тел-дин дип “яна” алар
Гөлия ханым сүзләренчә, төбәкләрдә менә дигән татар теле укытучылары эшли. Алар арасында фәннәр кандидатлары, “Мәгариф” илкүләм проектында җиңүчеләр, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы исемен алучылар бик күп. Һөнәри бәйгеләрдә дә алар Татарстан укытучылары белән бер дәрәҗәдә булып ярыша һәм җиңүләр яулый.  

-  Алар ихластан эшли. Эш сәгатем бетсен дә, өйгә кайтам дип йөрүчеләр юк. Алар милли мәгарифне саклау өчен кулларыннан килгәннең барысын да башкара. Укытучылар түгәрәкләр оештыра, укучыларын олимпиадаларга әзерли, әти-әниләр белән аңлату эшләре алып бара, - дип мактый аларны Гөлия Мусина.

Татар телен укыту аеруча Башкортстан, Чувашия республикаларында, Пенза, Пермь, Оренбург, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләрендә көчле алып барыла. Әмма башкаларында да калышмаска тырышалар. Шуңа күрә татар телен укытуда йомшак төбәкләр юк, ди Гөлия ханым. Һәркайсында милләттәшләребез телебезне-динебезне саклау өчен бөтен көчен куя. Татарстан исә аларның һәркайсын күреп, хуплап, алга таба эшләргә стимул биреп торырга тырыша.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading