16+

Өч игезәк егет «Доктор Тройняшкин»нар: «Әти-әниләр табиб әйткәнне тыңларга өйрәнсен иде»

Безнең гомер тәмам онлайнга әйләнеп бетте. Виртуаль дуслар, виртуаль туганнар барлыкка килде. Яндагы кешеләр белән аралашуга караганда, алар белән язышуны (кайвакыт шалтыратып сөйләшүне) кулайрак күрәбез.

Өч игезәк егет «Доктор Тройняшкин»нар: «Әти-әниләр табиб әйткәнне тыңларга өйрәнсен иде»

Безнең гомер тәмам онлайнга әйләнеп бетте. Виртуаль дуслар, виртуаль туганнар барлыкка килде. Яндагы кешеләр белән аралашуга караганда, алар белән язышуны (кайвакыт шалтыратып сөйләшүне) кулайрак күрәбез.

Минем дә инстаграмда яратып күзәтә торган кешеләрем бар. Озак вакыт дәвамында карап бара торганнары сирәк булса да. Ләкин бик кадерле кешеләргә әйләнделәр. Бүгенге язмам геройлары да шундыйлардан.

Балалар үстерүче әни буларак, табибларны, психологларны яратып карыйм. «Доктор Тройняшкин» дигән аккаунт бәлки күпләрегезгә таныштыр. Баштарак аларны бер кеше, дип уйлый идем. Чибәр генә балалар табибы бик күп файдалы киңәшләр бирә. Дөрес итеп дару эчү, кирәк һәм кирәк булмаган дәвалану чаралары турында сөйли. Сәхифәсенә язылып, әлеге табиб турында яхшылабрак өйрәнә башлагач, аларның өч игезәк икәнен белдем. Алай гына да түгел, бер тамчы су кебек охшаш бу табиблар – татар егетләре икән. Туры эфир вакытында тиз генә үзара татарча сөйләшкәннәрен ишетеп сүзсез калдым. Мәскәүдә хезмәт куючы өч игезәк табиб безнең Татарстан егетләре булып чыкты.

Илнур, Илсур һәм Илнар Мөхәмәтҗановлар Питрәч районында туып үскән. Әтиләре Рәис әфәнде белән әниләре Светлана ханым – Буа һәм Кайбыч районыннан, бертуган абыйлары да бар. Хәзерге көндә Питрәч районында яшиләр. Егетләр, әтиләре кебек, медицина өлкәсен сайлаган. Рәис Мөхәммәтҗанов район хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшли. Светлана ханым – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбияче.
Өч игезәк кечкенәдән дус-тату булып, хезмәт сөеп үсә. Хыяллары да – файдалы кеше булу, шуңа күрә Казан дәүләт медицина университетына укырга керәләр. Югары уку йортын яхшы гына тәмамлап, Казанның төрле хастаханәләрендә тәҗрибә туплыйлар. Илсур белән Илнар балалар табибы булып эшли, ә Илнур – терапевт. Ләкин 2020 елда Мәскәү шәһәренә күченеп китәләр. Моны алар айлык керемне арттыру өчен, дип аңлата.

Әйткәнемчә, егетләр үз сәхифәләрендә дөрес дәвалану буенча бик күп файдалы мәгълүмат бирә. «Бөтен буш вакытны социаль челтәрдәге блогларны үстерүгә багышлыйбыз. Кешеләрне эштә генә түгел, ә мөмкин булган барлык чаралар ярдәмендә дәвалыйсыбыз килә. Без әле китаплар да язабыз. Халык медицина буенча да белемен арттыру өстендә эшләсен өчен тырышабыз. Авыр терминнарны гади итеп кенә аңлатабыз», – ди егетләр. Сирәк кенә ял эләксә дә, алар бөтен көчен шушы эшкә багышлый. Кичен бергә җыелгач, фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып, хыялларына тугры калып, кешелеккә яхшылык кылу өчен тырышалар.
Хәзерге заманда авыручылар белән эшләү бер дә җиңел түгел. Ләкин өч игезәк табиб һәр күренешкә позитив караш белән карый. Ярдәм сорап килгән бөтен кешегә ярдәм итәләр. Шулай да, балалар белән эшләү – иң рәхәте, алар бик гадел, диләр.

– Әти-әниләр дә табиб әтйкәнне тыңларга өйрәнсен иде. Аеруча әниләр! Интернеттан төрле әйберләр укып киләләр дә акыл сатарга керешәләр. Кечкенәдән чыныгу, авырмас өчен дөрес яшәү рәвеше алып бару, иммунитетны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк. Үзләре борчылалар, безне борчыйлар, шуңа күрә блог үсешенә аеруча җитди карыйбыз. Безне укып, карап баручыларның күпкә сәламәт икәнен беләбез, – ди табиблар.

Медицинаның бүгенге халәтен дә халыкның шушы өлкәдә надан булуы, күпләрнең үз организмын ишетергә теләмәве белән аңлаталар.
Әйткәнемчә, егетләрнең социаль челтәрдәге барлык сәхифәләрен яратып карап барам. Алар әйтмешли, медицина ягыннан да белемле һәм сәламәт буласы килә. Ләкин онлайн аралашу вакытында үзләрен шәхсән күрү теләге туды. Сер итеп кенә, тиздән туган якларына күченеп кайту уе барлыгы турында әйттеләр. Шундый уллар тәрбияләп үстергән Рәис абый һәм Светлана апа белән дә очрашасы килеп китте. Сау-сәламәт булып, күңелле вакыйгалар уңаеннан очрашу насыйп булсын, дип теләп куйдым.

«Доктор Тройняшкин»нар белән бәйле берничә факт:
Гомуми эш стажы 12 ел.
Барлыгы 18000нән артык авыручыны дәвалаганнар.
Шуларның 2000е – яңа туган сабыйлар.
6000нән артык Covid белән авыручыны дәвалаганнар.

 

Фотолар шәхси архивтан

 
Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading