16+

Мамадышта яңа этномаршрут барлыкка килде

Туристларны иң беренче булып татарлар яшәгән Түбән Ушмы авылына алып бардылар. Кыш булгач, чаралар авыл клубында уза, җәй көне исә табигатьтә оештыру уе бар.

Мамадышта яңа этномаршрут барлыкка килде

Туристларны иң беренче булып татарлар яшәгән Түбән Ушмы авылына алып бардылар. Кыш булгач, чаралар авыл клубында уза, җәй көне исә табигатьтә оештыру уе бар.

Табында татарның милли ризыгы чәкчәк, кош теле, өчпочмак белән коймак та бар иде. Күпереп пешкән мич коймагы белән юкә балын кунаклар аеруча яратып ашады. Самавырда кайнатылган үләнле чәйне дә кат-кат сорап алып эчтеләр. Шунда ук коймакның ничек пешерелүе, килен булып төшкән кызларның иң беренче өйдәгеләргә коймак пешереп ашатуын сөйләп, туй йолалары белән дә таныштырдылар. Бирнә җыю күренешен дә күрсәттеләр, милли киемнәр турында да сөйләделәр.

Мамадышның туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Гөләндәм Давыдова авыл тарихы белән таныштырды. Авылда мариларның табыну урыны һәм келәү әйтә торган җирләре булган Кирәмәт тавы бар. Мадьяр тавында исә гражданнар сугышы вакытындагы ак армия составында катнашкан венгрлар урнашкан булган. Анда әле дә шул чордан калган кораллар табыла ди.

Икенче тукталыш – руслар яшәгән Кызыл тау авылы. Бу авылда туристларны калач, кабыклы бәрәңге, гөмбә, тозлы кыяр һәм кәбес­тә белән каршы алдылар. Монда да туй йолалары белән таныштык. Туйны, гадәттә, көзге уңышлар җыеп алынгач үткәргәннәр. Йортка кыз сорарга килүче махсус ике төрле оекбаш киеп килгән. Ул ишектән керүгә үк, аның димче булуын аңлап алганнар.

Кызыклы йолалары бар: кыз алырга килгән кияү балакай, каенатасы аның турында күп ишетмәсен өчен, аның колагына бал сылаган. Күп күрмәсен өчен, бал белән «тещасының» күзен каплаган. Туй азагында әти-әниләр яшь парга, тормышлары уңышлы булсын өченгә, җимешле агач ботагы бүләк итә икән. Яшьләр аны утыртырга тиеш була.   

Тамаша ахырында кунаклар сәхнәдәгеләр белән әйлән-бәйлән уйнады.  Борынгы гореф-гадәт буенча, халык сәгать теле буенча әйлән-бәйлән әйләнгән.
Зур Шыя авылында марилар яши булып чыкты. Милли үзенчәлекне без бигрәк тә монда сиздек. Кечкенә генә иске агач клуб музейны да хәтерләтә. Ә энергияле мари бию беркемне дә читтә калдырмады. Кунак­лар рәхәтләнеп тыпырдый-тыпырдый биеде.

Мариларның милли ризыгы коман мелна безнеңчә коймакка охшаган. Тик ул өч катлы булып һәм өч төрле камырдан пешерелә. Мариларда ул кояш белән чагыштырыла икән. Ә кояш җиргә көч бирә. Җирдә исә икмәк үсә.

Марилар кунакларга Семык бәйрәмен сәхнәләштерде. Җәй җитүен белдерүче милли бәйрәмне Пасхадан соң җиде атна үткәч уздыр­ганнар. Бәйрәмнең төп максаты – вафат булган кешеләрне искә алу һәм йорт эшләрендә уңышларга ирешү өчен, әрвахлардан гафу сорау, ди алар.

 

Керәшеннәр авылы Җөридә күп­ләр беренче тапкыр миләш кайнатмасын авыз итте. Алма, кәбестә бөккәне, бәрәңге дучмагы, тәбикмәктән кала өстәлдә җир җиләге, балан, кабак, тагын берничә төрле кайнатма бар иде.

Кунакларны исә «Йөзек салу» йоласы белән таныштырдылар. Аны 13 гыйнварда уздыралар икән. Авыл халкы аның өчен иске кара мунчага җыела. Иң элек бер гаиләдән – олы, икенче гаиләдән – уртанчы, өченче гаиләдән төпчек баланы кич белән чишмәгә суга җибәрәләр. Барганда да, кайтканда да алар сөйләшергә тиеш түгел.

Суны сөлге белән кап­лап алып кайталар, сәбәбе – төн күзенә күрсәтмәү. Тагын бер шарт – чиләкне чәнти бармакка асып кайту, шуңа да суны чиләк төбендә генә алып кайталар. Чиләккә һәр кеше йөзеген үзенең теләген әйтеп сала. Төпчек бала болгатып, берәм-берәм йөзекләрне ала башлый. Ул арада җыелганнар такмак әйтә, шуның эчтәлегенә карап юрыйлар да. Алар арасында начар да, яхшы эчтәлекле такмаклар да булган. Әйтүләренчә, такмакларның эчтәлеге чынлап та туры килә икән.

Пойкинода удмуртлар яши. Алар да туй йоласын күрсәтергә булган. Кыз алырга килгән кияү егетен капка артында кар көри торган зур көрәк белән каршы алганнар. Аны капка астыннан чыгарып, кияү анда акча салырга тиеш була.

Милли ризыклардан тыш, марилар һәм удмуртлар көмешкә дә тәкъдим итте.
Һәр авылда балчыктан ясалган, милли бизәкләр төшерелгән магнит кисәкләре таратып, аларны буярга куштылар. Иң ахырдан сюрприз көтәчәк, диделәр. Һәр культураны чагылдырган биш магнит, җыелгач, йөрәк формасын алды.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading