Шәһри Казан

Өч мең түләп таксида йөр инде...

Һава торышы бераз гына бозылдымы, шәһәр җирендә такси бәяләре өч-дүрт тапкырга күтәрелә дә куя Кызык инде... Урамда – буран, -30 градус суык яисә яңгыр ява дип журналистның хезмәт хакын берәү дә арттырырга уйламый.

Журналистның гына түгел, һәр һөнәр иясенең дә хезмәт хакы арту һава торышына бәйле булса икән ул...
Температура төшә, тариф күтәрелә Февральнең соңгы атнасы нинди салкын булуын искә төшереп торасы юктыр. Әмма урамда -30 градус булуга карап кына, эш тукталмый бит. Газета да чыкмый тормый.

Бу салкында нишләп әле туңып йөрим, айга бер булса да эшкә таксида бара алмагач, нәрсәгә эшләргә инде алайса дигән уй белән 24 февральдә эшкә таксида барырга ниятләдем. Ниятләвен ниятләдем дә, бәяләрне күргәч, күзләр маңгайга менде! Безнең өйдән эшкә кадәр машинада 20-25 минутлык юлны гадәти көнне 140 сумга килеп булса, 24 февральдә бу сумма 597 сумга кадәр күтәрелгән иде!

Ярар мин әйтәм, “час-пик” бит, машиналар җитмидер, бераз көтим дип, бәянең төшкәнен көтә башладым. Кайчагында иртәнге 7 белән 8 арасында бәяләр шулай күтәрелеп ала иде. Алай да таксига бәя 300 сумнан да артканы булмады. Ун минут көтәм, егерме... Ә бәя 470 сумнан да кимеми. Ике сәгатьтән соң гына 290 сумга
кадәр төште.

Хәзер төгәл хәтерләмим, Мәскәүдәме, Санкт-Петербургтамы метрода шартлау булгач, таксистлар бәяне 3әр мең сум ясаган дип укыган идем. Кеше бәхетсезлегеннән файдаланып, шулай бәя күтәрергә ярыыймы инде?
Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәмдә дә язып чыктым. Минем белән килешүчеләр дә, каршы булучылар да табылды. “Ник таксист кеше бәхетсезлегеннән файдаланырга тиеш? Язып та карыйсыз! Машиналар җитмәгәнлектән тарифны күтәрәләр, бәяне таксиситлар күтәрми бит”, – дип фикерен җиткерде бер ханым.

Реклама

Машина җитмәгәннән генә булса ярар иде дә, алай гына түгел шул. Һава  торышы бозылгач, кеше машинасын кабызырга иренә дип, махсус андый көннәрне таксига эшләргә чыккан кешеләрне беләм. Хәзер бит техника заманы, өй тирәсендә ничә такси машинасы йөрүен интернеттан гына да карап була. Бер ноктада җиде-сигез машина тору ул инде автомобиль җитми дигән сүз түгелдер...
Бәяне бәлки таксист шәхсән үзе күтәрмидер дә. Әмма оператор да шул ук адәм заты бит, робот түгел. Ул кадәр комсыз булырга инде!

Төрле оешмаларда таксистларга төрлечә түлиләр. Берсендә заказ бәясе ничә сум булуга да карамастан (140мы, 590мы) таксистка 210 сум түләнә. Икенче берсендә комиссия 21 процент, өченчесендә 24 процентка кадәр җитә. Шулай ук сменаны сатып алып та эшләргә була. Моның өчен син көнгә бер тапкыр (яисә атналык) билгеле бер күләмдә взнос кертәсең дә, көне буе эшләгән акчаң үзеңә генә була. Мисал өчен, бер оешмада смена 7 көнгә – 3696 сум, 12 сәгатькә 583 сум тора.

Җиһанда икән эш!
Интернетта казына торгач, такси хезмәте күрсәтә торган оешманың берсенә чыгу бәхетенә ирештем. Күрсәтелгән номер буенча шалтыратам. Телефонны ир кеше алды. Минем бәяләр нәрсәгә бәйле рәвештә шулай күтәрелә дигән сорауга ул: “Җиһандагы үзгәрешләргә”, – дип җавап бирде. Башта дөрес аңламадыммы әллә дип торам. “Ошамый икән – йөрмәгез, яисә башка таксига утырыгыз.
Гомумән, бу сорау миңа кагылмый”, – дип җавап кайтарды такси хезмәте күрсәтә торган оешма җитәкчесе.

Бу мәсьәлә буенча юрист Адель Арслановка да мөрәҗәгать иттек.
– Такси – хезмәт күрсәтү өлкәсенә керә. Россия кануннары нигезендә, алар ничә сумга теләсәләр, бәяне шуның кадәр күтәрә алалар. Бу шул ук юристка мөрәҗәгать иткән кебек. Мин сезгә консультацияне 15 мең сумга да, 50 мең сумга да үткәрә алам. Шуңа да ниндидер оешмаларга мөрәҗәгать итеп, дәгъва белдерүнең мәгънәсе юк. Күрсәтелгән суммага такси хезмәтеннән кулланыргамы, юкмы икәнен кеше үзе хәл итә, – дип юридик аңлатма бирде  Адель Арсланов.

Лилия Локманова

Фото: https://pixabay.com/
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: