16+

«Одноклассники»га рәхмәт!

Татарстан Республикасы көне алдыннан «Одноклассники» социаль челтәре татар телендә интерфейс эшләтеп җибәрде. ОКның браузер версиясен кулланучылар өчен көйләү менюсында татар теле барлыкка килде, дип хәбәр итә социаль челтәр матбугат хезмәте.

«Одноклассники»га рәхмәт!

Татарстан Республикасы көне алдыннан «Одноклассники» социаль челтәре татар телендә интерфейс эшләтеп җибәрде. ОКның браузер версиясен кулланучылар өчен көйләү менюсында татар теле барлыкка килде, дип хәбәр итә социаль челтәр матбугат хезмәте.

Якын арада iOS һәм Androidта да мобиль версиясе белән кушымта барлыкка киләчәк. 

Татар версиясе өчен 80 мең сүз тәрҗемә ителгән. Яңа телгә кушылганнан соң, социаль челтәрдә барлык хәбәрләр электрон почта аша татар телендә киләчәк. 
Бүген республикада ОКдан кулланучылар интерфейсның локаль теленә күчә алу мөмкинлеге турында хәбәр алды.

Татар теле Одноклассники интерфейсында уналтынчы тел булды. 

Социаль челтәр вәкилләре әйтүенчә, Одноклассники Татарстанда иң популяр интернет-ресурсларның берсе булып тора. Республикадан һәр ай 1,3 миллион, ягъни һәр өченче кеше аның кулланучысы булып тора. 

Аудиторияне 25-45 яшьлек кешеләр тәшкил итә. Иң популяр видеоконтент – музыка, балалар өчен һәм юмористик контент. Одноклассникида татар телендә 4 000нән артык төркем бар. 

Социологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, дөньяда 7 млн нан артык кеше татар телен төрле дәрәҗәдә белә яки сөйләшә. Аларны 4,2 миллионы Россиядә яши (2010 елгы халык санын алудагы мәгълүматлар). Татар телен 1,9 млн кеше үзенең туган теле дип исәпли. 93 процент татар аны туган теле дип саный. 

2018/2019 уку «Туган тел һәм әдәбият» предметын республиканың 277 952 мәктәп укучысы татар телен өйрәнә (белем бирү учреждениеләрендә укучыларның 68,61 проценты).
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading