16+

“Мобилизация башлангач та, көн-төн эшләдек”

Бүген – Волонтерлар көне. Соңгы елларда аларның сафы тагын да күбәйде. Моңа, бердән, пандемия сәбәпче булса, икенчесе – махсус хәрби операция.

“Мобилизация башлангач та, көн-төн эшләдек”

Бүген – Волонтерлар көне. Соңгы елларда аларның сафы тагын да күбәйде. Моңа, бердән, пандемия сәбәпче булса, икенчесе – махсус хәрби операция.

Хәрбиләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итү максатыннан район-шәһәрләрдә волонтерлар хәрәкәтләре оешты. Алар, төрле остаханәләргә җыелып, сугышчыларга кием-салымнар тегәләр, окоп өчен шәмнәр, коры душлар ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр, азык-төлек әзерлиләр. 

Ярдәм итүдән үзләренә тәм һәм тормыш мәгънәсен тапкан мондый  волонтерлар Минзәләдә дә яши. Узган елның октябрендә анда “Сәйлән” тегү цехы эшли башлаган. 

–    Патриотлык хисләре каныма сеңгән булса кирәк. Тимурчылар вакытыннан бирле атлыгып торам андый эшләргә. Өемдә эшем җыелып көтеп торса да, цехка чыгып китәм. Беренче чиратта махсус операция зонасында булган егетләребезне уйлыйм. Без ярдәм итмәсәк, кем булышыр аларга? – ди Ризидә Хәлиуллина.

Ризидә тумышы белән Минзәлә районының Тауасты Байлар авылыннан. Күп еллар Минзәлә шәһәрендәге кичке мәктәпне җитәкләгән. Хәзер интернат-мәктәпкә укыта. Хәрби операция башлангач, тегү белүчеләр кирәк дигән хәбәрне ишетеп, өендәге тегү машинасын алып, цехка юл тота. 

–    Мәктәп чараларына кирәк-яраклар гына теккәнем бар иде элек. Монда да бит каплавыч, йокы капчыгы гына тегәрбез дип уйлаган идем дә, цехны оештырган Ләйсән Галиева, егетләргә күп кесәле жилет тегәргә кирәк һәм тиз арада, диде. Андый әйберне беркем тегә белми, карап өйрәнергә, интернетта да юк. Җөен җөйгә куеп, үзебез белгәнчә тегә башладык. Теккәнне сүтәргә, аннан кабат тегәргә туры килде. Бу эштә иң зур киңәшчебез – хәрби тәҗрибәсе булган Алексей Ильин. Ул килеп, кайсы кесәне кая тегәргә, зурлыгы күпме булырга тиешлеген аңлатып-өйрәтеп торды, – ди Ризидә. 

“Сәйлән”  республикада мондый жилетлар тегү белән шөгыльләнүче бердәнбер цех. Аны оештырган Ләйсән Галиева әйтүенчә, алар теккән  жилетларны разведчиклар ротасы күп сорый икән. Машина йөртүчеләргә, медицина хезмәткәрләре өчен дә аерым жилетлар тегәләр. Аны тегәргә өйрәнгәндә дә “Алга” батальоны табибы Олег Денисюк белән киңәшләшеп эшләгәннәр. Жилетлардан тыш, волонтерлар Лисичанскидагы госпитальгә матрас, мендәрләр, эчке киемнәр дә тегеп озаталар. Үзләре теккән һәр нәрсәгә, “Сәйлән”нән дип, йөрәк рәсеме дә төшереп куялар. 

– Мобилизация башлангач та, көн-төн эшләдек. Кызлар берсе дә каршы килмәде. Башта утызлап кеше тегәргә теләк белдерсә, аннан тугызга калдык. Халыкның исә төрлесе бар. Сезгә бит теккән өчен акча бирәләр диючеләр дә очрый. Теләгең изге икән, нигә акланырга? Эшебез күз алдында. Солдат кирәк-яраклары тегә торган материал кыйммәтле. Башта Ләйсән аны сатып алу өчен әҗәткә дә керде. Аннан Минзәлә халкы җыйган акчаны тоттык. Дуслар, танышлар ярдәме белән! Тегү машиналарын да кайсын кайдан үзебез эзләп таптык. Ярдәм тәкъдим итеп килүчеләр дә бар, аларны бик сөенеп кабул итәбез! Без моны бушлай, Ватан хакына дип башкарабыз. Йокысыз төннәр дә, куйган хезмәтебез дә тынычлыкны тизрәк якынайту өчен, – ди Ризидә. 


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading