16+

«Өйдә калган шул, биреп торсагыз, иртәгә үк кире кайтарыр идем...”

Кеше кыяфәтле булып, авызыңны кыегайтып, сөйләнеп торган буласың тагын..

«Өйдә калган шул, биреп торсагыз, иртәгә үк кире кайтарыр идем...”

Кеше кыяфәтле булып, авызыңны кыегайтып, сөйләнеп торган буласың тагын..

- Үз гомеремдә аннан да шома, хәйләкәр, алдакчы ир кешене күргәнем булмагандыр, - дип сөйләп китте, егерме елга якын төрле кибеттә сату иткән Әлфия ханым. – Беренче караштан ук ул миңа шундый охшады, әллә Ходаем картлык көнемдә мине бәхетле итәргә уйлаган микән, дип ул чакны төне буе йоклый алмый яттым.

Гомеремдә өч мәртәбә кияүгә чыгып карадым. Беренчесе кул күтәрергә яратты, гел тукмап кына торды. “Үлгәнче килеп алыгыз яки җеназама әзерләнегез”! – дигәч, абыйларым көчкә алып киттеләр. Икенчесе белән нибары сигез ай торып калдым, ата-анасы да бик булган кешеләр иде. “КамАЗ”ы белән текә ярдан төшеп китеп бакыйлыкка күчте. Яңгырлы көндә сазлы юлда машинасы белән идарә итә алмаган... Урыны оҗмахта булсын инде... Өченчесе авылның гына түгел, районның да атаклы “үгезе” булып чыкты. Һәр көн үзе типтереп кайтып, бәйләнергә җай гына эзли иде. Көнләшүе аркасында кеше белән исәнләшергә дә ярамады.

Вакиф белән танышкач, инде әйткәнемчә, Ходаема зур рәхмәт укый – укый алдагы тормышымны күз алдына китереп, сөенеп яттым: миннән дә бәхетле кеше булмас төсле иде. Төзелештә эшләвен истә тотып, ике-өч елдан кешечә йорт салырбыз, дип хыялландым, вак-төяк күрше-күләннәргә һәм баш катырып йөргән көндәшләрнең йөрәкләренә “кисәүле ут” салачагым белән сөендем.

Сөеклемне джинсы чалбардан күргәч, үземә дә зәңгәр төстәге джинсы чалбар сатып алдым. Чәчтарашханәгә кереп чәчемне ясатып чыктым. Кич белән, “Форд”ы торган тукталышка килеп бастым. Берәр кая бара калсак дип, үзем белән алган акча янчыгын барлауга, матур чалбар, күлмәк кигән Вакиф (бу чакта күңелем белән ни өчендер аны бары тик Вакифем дип атыйсы килде) дөньяда бик сирәк кенә адәмнәрдә була торган, кабатланмас күз карашы белән машинасы эченә чакырып алды.

- Килегез әле, чибәр ханым, бер яшьлекне искә төшереп сөйләшеп, сайрашып алыйк... Машинамда барлык уңайлыклар да каралган, вакыт уздырып, чабата туздырып йөрүгә караганда, җыр тыңлау үзе бер рәхәт ул, - дип алгы утыргычка күрсәтте.

Урамда исе бөтенләй сизелмәгән икән, “егет”ем салмыш булып чыкты. Машина эченә аракы исе таралды. “Бүген теге көнгә караганда бераз күберәк киткән, болай күп эчәргә теләмәгән идем дә... кыюлык өчен генә тоттым, - диде ул. – Телисезме, очрашу, чын-чынлап танышу хөрмәтенә тагын кибеткә барып киләм. Тик юньлерәк шәрәб, кабымлык алыр өчен, аз гына тиеннәрем җитеп бетми. Өйдә калган шул, биреп торсагыз, иртәгә үк кире кайтарыр идем...”
Күңелкәемә сары май булып яткангамы, тоттым да янчыгы белән акчамны суздым бит моңа. Ә ул шуны гына көткән диярсең, бер аягы кибеттә, икенче аягы машина эчендә булды. Яхшы гына утырылгач йоклап та кителгән. Иртән торып тиз генә эшкә ычкындым инде. Тиздән салынасы йортыбызның нигезен әмәлләргә теләсәк, акча чыгымының берәр өлешен капларлык эшлим, дидем.

Тик, автобуска акча түләргә уйлап янчыкка үрелгәч, “Форд” хуҗасының кичәге кыюлыгына шактый акча түккәнем ачыкланды. “Ярар инде, тотыласы тотылган, аннары бу заманада машинасыз беркая барып булмый”, - дип үз – үземә акыл сеңдерергә ашыктым. Хәтта бу очракта йөземне сытмаска, салынып төшкән авызымны уч төбе белән, җаен китереп өскәрәк күтәреп җибәрергә омтылдым. “Мондый машинага утыру минем кебек хатын-кызларга түгел, яшь кыз-кыркыннарның да төшенә керми әле ул, җан кисәгем, беләсең килсә...”

Кичен, барлык кош-кортлар һәм бар җан ияләре дә үз оясына әйләнеп кайткан кебек, тизрәк төн чыккан татлы һәм бәхет вәгъдә иткән ноктага ашыктым. Бәхеткә каршы, минем картлык көннәрендә таянычым, сөенечем буласы иркәм машинасы янында бөтерелә иде. Якынрак килгәнче машина әрҗәсенә соры төстәге баян тыгып куйганын шәйләгәч: “Әле бу гармунчы да икән... Әйтәм бит, болай булгач барлык көндәшләрнең дә йөрәккәйләренә “кисәүле ут” кына түгел инде, бәлкем, “ялкынлы учак” ягачакмын! Әйе, Ходай Тәгалә теләсә, тиздән төзәячәк ике катлы йортыбызның икенче катына менеп, Вакиф тәрәзә аша гармоннын сузып, ә мин җырлап та җибәрсәмме?.. Белегез, сатучы аксак Мөдәрис кызы кем иде һәм кем булды?!” – дигән уй күңелемне генә түгел, бәлкем, бар тәнемнең дә күзәнәкләре буйлап сызып узгандыр...

Тик, анысы да монысы дигән кебек, безнең гармун моңы һәм минем җырланасы җырым бүгенгә бүленеп, сүнеп калган учак хәлендә генә калды. Һавадагы нурлы, якты кояшка ышанган кебек, өмет багалаган сөеклем әле дә булса кичәге исреклек халәтеннән чыгып, айнып бетә алмаган иде. “Чәркә хуҗасы” нәрсәдер сөйләргә омтылганда, кылыйлана төшкән күз карашы белән ерактан ыргылып килгән яшүсмерне күреп: “Беттек!..” – дип сикереп торды да машина киштәсеннән ниндидер кәгазьләрне эләктереп, кулындагы машина ачкычын утыргычка атып бәреп, үзе әйтмешли, “тимер очкычы” яныннан тизерәк качарга, ычкынырга теләп йөгерә башлады бу. Мин бернәрсә аңламыйча, аның атыннан ыргылдым. Әмма куып җитә генә алмадым...
Шулай итеп, өйгә көчкә сөйрәлеп кайтып кергәч, күңелеп тулып бер утырып еладым.

Ике көннән тукталыш яныннан үтеп барганда кизү торучы бер карт: «Сеңлем... Сез болай карап торырга ярыйсы гына күренәсез, менә акылыгыз мүкләнеп чүпләнә башлаганга охшый... Юк-бар сәрхүш белән ничәмә-ничә көн буталып йөрдегез бит, ә? Ярый әле машина хуҗасы өйдә юк иде: машинасында күңел ачып утырганыгыз өчен башыгыздан сыйпамас иде... Ул концерт куярга чит илләргә чыккалый. “Форд”ына күз-колак булсын дип, ачкычын дустына – Вакифнең өлкән малаена калдыргали. Малае Казанга эш буенча киткәч, аның ак чалбар-күлмәген киеп торырга уйлаган бу. Билгеле, кесәдә бераз акча белән машина ачкычы да булган», - диде.

Әле син дә нәкъ шундый бер бур яки сәрхуштер, Ходаем! – диде сатучы хатын сөйләп бетергәч һәм бер урында хәрәкәтсез, китмичә басып торуымны күзәтеп. – Кеше кыяфәтле булып, авызыңны кыегайтып, сөйләнеп торган буласың тагын... Юкса башыңа әнә теге карбыз белән җибәрермен дә “талый!”
дип кычкырырмын. Ә – ә – әй! Милиция, карагыз әле моны!.. Юк, юк... Милиция түгел – полиция кирәк икән?!”

Рафис Заһидуллин, Алабуга.
#архив

Фото: ru.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

5

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading