16+

Ольга Бутяева: «Эшләнмәләремне сатарга кызганам, күңел җылым кергән бит аларга»

Зәй районының Сәвәләй авылыннан Ольга Бутяева – мәдәнияткә, моңга гашыйк кеше. Юкка гына авылда мәдәният йорты директоры итеп куймаганнар аны.

Лаеклы ялда булса да, яраткан эшеннән аерылмый әле. «Рәхәтләнеп, эшемнән тәм табып эшлим», – ди. Клубта эшләүчеләр күптән түгел төзекләндерелгән яңа биналарына сөенеп туя алмыйлар. «Яңа клубны күргәч, сөенечтән еладык хәтта, район мәдәният идарәсенә рәхмәт», – диләр.

Мәдәният йортына килеп керүгә картиналар, бәйләнгән курчаклар, чиккән сөлгеләр, мендәр тышларыннан торган күргәзмә каршы ала. Боларның барысын да Ольга ханым үз куллары белән эшләгән икән. «Чигә, бәйли белмәгән хатын-кыз – хатын-кыз түгел инде ул», – ди үзе. Әнисе дә 85 яшенә кадәр күзлексез чиккән, бәйләгән.

– Биш минут та тик кенә утыра алмыйм мин. Эшкә киткәнче, иртәнге сәгать дүрттә торам да бәйләп, чигеп алам, күңелемә шулай тынычлык табам. Эшләнмәләремне сатарга кызганам, күңел җылым кергән бит аларга. Аларны күргәзмәләргә куябыз, хәзер чигүчеләр сирәк бит, чигү гадәте яшәсен иде, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X