16+

Өлкәннәрнең саксызлыгы аркасында балалар зыян күрергә тиешме?

«Әдәп, әхлак, тәрбиядән тыш балага үз хокуклары турында да аңлатырга кирәк», – дип саный Татарстан Президентының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина.

«Әдәп, әхлак, тәрбиядән тыш балага үз хокуклары турында да аңлатырга кирәк», – дип саный Татарстан Президентының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина.

Бу максаттан инде алтынчы ел «Бала – хокук даирәсендә» дип исемләнгән социаль роликлар бәйгесе уздырыла.
Чараны уздыру идеясен Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек 2014 елда ук тәкъдим иткән булган. Хәзер аны оештыруда Татарстан Президенты да теләктәшлек күрсәтә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бәйгенең таләпләре, бала хокук­лары турында сөйләделәр. Былтыр бәйгегә 485 ролик кабул ителгән булган. Барлыгы 2,5 мең бала катнашкан. Темалар төрле.
 
– 2015 елларда балалар арасында сугыш темасына роликлар шактый килә иде. Күрәсең, бу Украина, Сүрия илләрендәге вазгыять белән дә бәйле булгандыр. Хәзер бу тема артка чигенде. Балаларны күбрәк гаиләдәге иминлек темасы борчый, – ди Гүзәл Удачина.

Видеоязмаларның кайберләрен журналистларга да күрсәттеләр. Кайсысын елый-елый, икенчеләрен елмаеп карыйсың, кисәтү формасында төшерелгәннәре дә бар. Әнә әти-әнисе эчкече булу аркасында көне буе өйгә кайтырга теләмәгән бер бала ишегалды себерүче һөнәрен популярлаштырган ролик әзерләгән. Барысы да үзенчәлекле, мәгъ­нәле.

– Балалар, бәйгегә әзерләнгәндә, үз хокукларын өйрәнә. Аннары бу хакта үзләренә аңлаешлы телдә бер-берсенә сөйли. Безнең өчен бу да мөһим, – ди рес­публиканың юстиция минис­тры урынбасары Айнур Галимов.
Роликлар арасында юлдагы куркынычсызлык темасына багышланганнары да җитәрлек. Әйтик, яктылык кайтаручы элементлар турында әзерләнгән видеоязма уйландыра. Татарстан ЮХИДИ идарәсенең имтихан-теркәү эшләре һәм техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, караңгы вакытта машинаның фаралары ярдәмендә кешене бары 50 метрдан гына абайларга була. Ә яктылык кайтаручы элементлар беркетелгән булса, кеше 200 метрдан ук күренә. Быелның 8 аенда балалар катнашында 374 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала һәлак булган. 90 процент очракта балаларның үлемендә олылар гаепле.

Саксыз йөрү аркасында гомерләр өзелә. Шушы көннәрдә Бөгелмәдә булган һәлакәт тә аянычлы. Бер хатын тыелган юл билгесенә – тимер юлга килеп кергән һәм тепловоз белән бәрелешкән. Һәлакәт аркасында, 6 яшьлек баласы вафат булган. Бала каркассыз йомшак креслода утырып барган. Әгәр дә сыйфатлы кресло булса, бала исән дә калган булыр иде,  ди юл иминлеге инспекторлары.

Бәйгегә роликлар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә. Төп таләпләр – роликның озынлыгы 2 минуттан артмас­ка тиеш, 6 яшьтән 30 яшькәчә һәркем катнаша ала,  җанр буенча чикләүләр юк. Ролик бала хокукларына кагылышлы мәсьәләләрне яктыртырга тиеш. Җиңүчеләр 20 ноябрь – Бөтендөнья балалар көнендә билгеләнәчәк. Җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш тамашачы мәхәббәтен яулаган җиңүчегә 10 мең сум премия каралган. Моның өчен социаль челтәрләргә махсус хештег белән ролигыңны урнаштырырга һәм видео язмага карата күбрәк комментарий җыярга кирәк.

Роликлар арасында Гүзәл Удачинага аеруча ошый торганы да бар. Ул кыска гына, язучы Бернард Шоуның: «Кешеләр кошлар кебек күктә очарга өйрәнгәннәр. Кешеләр балыклар кебек су астыннан йөзәргә өйрәнгәннәр, хәзер кешеләр кебек яшәргә өйрәнергә генә кирәк», – дигән фикерен чагылдыра.

Балаларның хокукларын чикләмик. Алар бәхетле балачакны тоеп яшәсеннәр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading