16+

Олы йөрәкле кешеләр

Татарстанда социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Олы йөрәкле кешеләр

Татарстанда социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Узган атнада Казанның «Корстон» комплексында социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада катнашкан Татарстан премьер-министры Алексей Песошин халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары белән аерылып торган хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы республикада яхшы эшли. Демография, сәламәтлек сак­лау буенча илкүләм проектлар да халыкның яшәү сыйфатын арттыру, социаль хезмәтләр күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән. Сез үз өстегезгә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга хезмәт итү бурычын алгансыз. Бу олы вазифаны башкару зур җавап­лылык таләп итә. Фидакарь хезмәтегез, кешеләрне яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә, – дип белдерде ул үзенең чыгышында.
Бүген республиканың 120 дәүләт учреждениесендә ел саен 200 мең кеше социаль ярдәм ала. 18 мең өлкән ялгыз кешегә һәм инвалидка өйдә хезмәт күрсәтелә. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, мондый күләмле эш һөнәрләренә тугры булган, эшләренә намуслы караган, кеше кайгысына битараф булмаганнарның көче белән генә башкарыла. 

– Көндәлек катлаулы һәм киңкырлы хезмәтегез өчен рәхмәт. Сәламәтлек, бетмәс энергия һәм гаилә бәхете телим. Һәрвакыт шулай олы йөрәкле, киң күңелле булып калыгыз, – дигән теләкләрен җиткерде ул.

Ел саен көндәлек тормышыбызга заманча технологияләр керә бара. Әмма халык барыбер социаль хезмәткәрләрнең ярдәменә, аларның җылы карашына, җылы мөгамәләсенә мохтаҗ. Социаль хезмәткәр ул гади генә һөнәр түгел, күңеле киң булган, риясыз ярдәм итә белгән, бер эшне дә авырсынмый башкарган кеше генә эшли ул тармакта. Бүген нәкъ шундый хезмәткәрләрне котладылар да. Алар арасында Саба районының Татар Икшермәсе авылыннан килгән Гөлфинә Дәүләтгәрәева да бар иде. Ул «Тургай» балалар приютында тәрбия­че булып эшли. Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлагач, кияүгә чыгып үз туган авылына кайта һәм беренче көннән үк приютка эшкә урнаша. Бу эштә 2011 елда бирле икән. «Эшем үземә бик ошый, аны яратмасаң, бу эштә эшләп тә булмас иде», – ди Гөлфинә. 

– Авыр гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга ана назын да, гаилә җылысын да бирәсе килә. Без алар өчен тәрбияче генә түгел, әти дә, әни дә, әби дә. Язмыш тарафыннан кыер­сытылган балаларның күңеле китек була. Җылы сүзгә, җылы карашка мохтаҗ алар. Без барыбыз да шуны аңлап, игътибарыбызны тагын да арттырып, көчебезне жәлләмичә эшләргә тырышабыз, – ди ул. 

Әгерҗе районы Ямурза авылында социаль хезмәткәр Гөлфия Насырова 1995 елдан бирле ялгыз әби-бабайларны карый. Бүгенге көндә дүрт кеше аның карамагында. Җәй көннәрендә ун чакрым ерак­лыктагы күрше авылга барып, тагын өч әбине карарга өлгерә. Алар авылга җәйгә генә кайтып торалар икән. 
– Минем килүемне көтеп торалар, үз кызларыдай якын күрәләр. Аларга өй эшләрендә булышу гына җитми, сөйләшергә кеше кирәк. Эшең кырык­ка ярылып ятардай булса да, сабыр итеп, аларны тыңлыйсың. Әбиләремне бик яратам, алар минем үз гаиләм кешеләре кебек, – ди ул. 

Татарстанның социаль яклау өлкәсендә барысы 9500 кеше эшли. Узган елны 1813 кеше социаль приютларда тернәкләнү курслары үткән. Социаль яклау өлкәсендә 1,7 миллион кеше федераль һәм респуб­лика ярдәмен ала.

фото - tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading