16+

Өммениса әбигә 104 яшь тулган!

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Өммениса әби Хадиева 104 яшен тутырган. Күзе яхшы күрү серен чишмә суында күрә икән.

Өммениса әбигә 104 яшь тулган!

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Өммениса әби Хадиева 104 яшен тутырган. Күзе яхшы күрү серен чишмә суында күрә икән.

Шул яшенә җитсә дә, әби күзлексез генә газеталар, дини китаплар укый. Газетаны кайчан китерәләр икән, дип көтеп тә йөри ди әле.  Өлкән яшьтә булуына карамастан, тавыклар да тота. Чишмәгә суга бармый башлаганына да әле ике генә ел. Узган елны үзе мунча ягып та керә торган булган. Чабынырга бик ярата ди.

100 яшенә кадәр Сабан туйларына да йөргән. Көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү ярышларында гел катнашып килгән.

– Озын гомерле булуының серен дә хәрәкәттә булуда күрә. Яшь вакытыннан ук гөмбә җыярга әвәслеге бар иде. Гел гөмбәгә йөрде, – дип сөйли Өммениса әбине караучы Русудан Иванова. – Соңгы елларда бакчасына яшелчә, бәрәңгеләр утырта алмый. Әмма бакчаның буш торганын да яратмый. Кызлары, аларын без сиңа үзебездә алып кайтабыз, дисәләр дә, үзенеке итә – бакчага бәрәңге чәчтерә.

Күзе яхшы күрү серен чишмә суында күрә икән. Чишмәдән алып кайткан суга бал салып, шуны күзенә тамыза торган булган. Даруның да нәрсә икәнен белми, бер тапкыр да хастаханәгә барганы булмаган, хәтта медиөина картасы да юк аның. Өммениса әби кыш буе мәтрүшкә, кура җиләге яфракларын кайнатып, чәй эчәргә ярата. Кыяр, помидор, итле аш һәм сыер маен яратып ашый. Баллы тәм-томга исе китми, чәйне крендель белән эчә.

Фото: mamadysh-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading