Халкыбызның мәшһүр композиторы, җәмәгать эшлеклесе, педагог, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бату Гатаулла улы Мөлековкә, исән булса, 2018 елның апрелендә 90 яшь тулган булыр иде.
Мин милли классик музыкасын югары дәрәҗәгә күтәреп иҗат иткән күренекле композитор турында музыка белгече буларак түгел, ә сәнгатьне яратучы – җыр укытучысы буларак кына кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим.
Бату ага Ырымбур каласы янындагы атаклы Татар Каргалысы авылында 1928 елның апрелендә дөньяга килгән. Бу галәмәт зур татар авылының исеме тарихта да мәгълүм. Берничә мәхәлләле, мәчетле, мәдрәсәле әлеге авылдан элек-электән күп зыялылар, дин әһелләре, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр чыккан. Шушы дәрәҗәле авылда Сәйфел-Мөлековлар гаиләсе борынгыдан ихтирамга лаек булган. Гаилә гыйлем һәм мәгърифәткә хезмәт иткән һәм иҗтиһатка зур игътибар биргән. Сәнгатькә, бигрәк тә халык иҗатына, аның җырына -моңына хөрмәт белән караганнар. Әтисе Гатаулла Батуга өч яшь тулгач, фаҗигале үлемгә дучар була. Ятим калган Бату белән Рөстәмне тәрбияләп үстерү тулаем әниләре Зөһрә, апалары Зәйнәп һәм дәү әниләре җилкәсенә төшә.
Гаиләдә һәркайсы халкыбыз җыр-моңнарына, сәнгатенә мөкиббән. Бату исә яшьтән үк гармунда уйный башлый. Ә мәктәп елларында Ырымбур (Оренбург) тимерьюлчылар клубында оешкан драма түгәрәгенә йөрү музыка дөньясы белән якыннан танышырга мөмкинлек тудыра.
Мин Бату аганы бик яшьтән үк беләм. Үзем дә өстә атап кителгән тимерьюлчылар клубына йөрдем. Шунда Бату ага белән таныштым. Ул клубта, шәһәрдә бердәнбер татар театр түгәрәген Мәхмүд Саттаров җитәкли иде.
Аның сәхнә псевдонимы Тупикский була. Ул революциягә кадәр үк Ырымбурда оешкан «Ширкәт» театрының артисты. Минем иҗади эшемнең беренче адымнары да шул клубта башланды. Бату ага башта Ырымбур музыка училищесында укый, аннан Казан музыка училищесын тәмамлый.
Аннан Казан консерваториясендә Альберт Леманда композиция буенча, һәм Семен Казачковның хор классларында төпле белем ала. Бату ага дәрәҗәле белгечләр-педагоглар җитәкчелегендә олы музыка сәнгате мәктәбен уза.
Казан музыка училищесында һәм консерваториясендә уку елларында ук композитор татар хорларын оештыру һәм иҗади җитәкләү буенча зур тәҗрибә туплый. Бу өлкәдә иҗади эзләнүләр аңа соңыннан татар хор музыкасын үстерүгә, зур күләмле әсәрләр иҗат итүгә җирлек хезмәтен үтиләр. Үз вакытында Бату ага мәктәп хорларын җитәкли, смотрлар, конкурслар, концертлар оештыра, радио һәм телетапшыруларда катнаша.
Бату Мөлековның иҗаты Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи кебек олы буын татар композиторларының традицияләренә таяна һәм аларны үстерә. Аның беренче чор иҗатына кече күләмле әсәрләр – җырлар хас.
Аның «Уңыш бәйрәме», «КамАЗ батырлары», «Кичке утлар», «Яшь кызларга», «Кичермәсләр», «Кабат сагынма икән», «Гасырлар кешесе», «Җырымда юатырмын» һәм башка җырлары популярлык казана.
«Кара йөзләр» операсы өчен Габдулла Тукай премиясе лауреатлары: Бату Мөлеков, Владимир Васильев, Хәйдәр Бигичев һәм Зилә Сөнгатуллина.
Фото: mtssn.ru
Аның балалар өчен иҗат иткән әсәрләре дә байтак: «Бөтен ил матур», «Әйдәгез җырлыйбыз», «Яшь космонавтлар», «Кем булырга?», «Уйна быргы, уят кырны!» кебек җырлары бик яратып кабул ителделәр һәм башкарылдылар. Аларда балаларның самими рухи дөньясы, туган илгә, өлкәннәргә, бер-берләренә мөнәсәбәте һәм хыялы бөтен тулылыгы белән чагыла. Ул җырларның кайберләре кантата итеп тә үстерелгән. Бату ага бу яктан да уңышлы адым ясады – татар музыкасында балалар өчен кантата жанрын үстереп җибәрүчеләрнең берсе булды. Соңрак ул кантата жанрында өлкәннәр өчен дә иҗат итә башлады.
Бату ага оста педагог та иде. Ул үзешчән коллективлар белән дә, хорлар белән дә җитәкчелек итте, музыка училищеларында, институтларда педагог, 30 елдан артык Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә башта – доцент, аннары профессор дәрәҗәсенә күтәрелә.
Татар классик музыка сәнгатенең барлыкка килүен һәм камилләшүен Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Фәнис Яруллин, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров һәм башка исемнәр белән бәйлиләр. Соңрак Әнвәр Бакиров, Сара Садыйкова, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов, Бату Мөлеков кебек икенче буын композиторлар сәнгать мәйданына килделәр. Шулар арасында иҗат эшчәнлегенең күпкырлы булуы, зур күләмле жанрлар буенча иҗат итүе һәм педагогик эшчәнлеге белән Бату Мөлеков аерылып торды.
Бату ага композитор буларак формалашуына аның халык музыкасын яшьтән үк яхшы белүе, оста гармунда уйнавы да уңай йогынты ясагандыр. Ул халык көйләре җирлегендә инструменталь әсәрләр дә иҗат итте: «Габой өчен романс», «Кларнет өчен скерцо». Шулар белән бергә татар халык җырларын туплап, эшкәртеп, үзе үк башкаруы аның иҗатының икенче бер ягын ачып җибәрә, иҗатына халыкчанлык рухы бирә. Өлкән буын композиторларының васыятъләрен истә тотып, Бату ага Мөлеков үз әсәрләрендә татар милли мәдәниятенең чикләрен кинәйтеп, халык иҗатын, халык музыкасын яңача яңгырата алды, яңа төсмерләр өстәде.
Композиторның тулы иҗат йөзен билгеләүче хезмәте – аның зур коллективлар башкару өчен язылган әсәрләре – опералар, ораторияләр, симфоник әсәрләр. Алар тематикалары буенча да, эчтәлекләре, башкарылу алымнары белән дә югары сәнгать әсәрләре дигән бәяне алдылар.
Аларда халыкның һәм аерым шәхесләрнең язмышлары тирәнтен ачыла. Бату ага татар музыка сәнгатендә симфония, төрле уен кораллары һәм оркестрлар өчен язылган увертюралар, поэмалар, театр музыкасы һәм башка әсәрләр авторы буларак билгеле шәхес.
Композиторның игътибар үзәгендә зур күләмле әсәрләрдән: Мәҗит Гафури повесте буенча иҗат ителгән лирик трагик характердагы «Кара йөзләр» (Гәрәй Рәхим либреттосы), тарихи драматик сюжетлы «Сөембикә» (Н.Ханзафаров либреттосы) опералары; «Казан», «Тукай», «Гасырлар һәм минутлар» ораторияләре; «Татарстан», кантатасы; симфоник һәм тынлы оркестрлар өчен язылган әсәрләр.
1986 ел – Габдулла Тукайның 100 еллык юбилее елы булды. ЮНЕСКО карары белән, ул дөнья күләмендә билгеләп үтелде. Бу мөһим вакыйгага барлык иҗат берлекләре, аерым иҗат әһелләре зур әзерлек белән килделәр. Иң зур әзерлек белән Тукай юбилеена иҗади бүләк белән килүчеләрнең берсе Бату Мөлеков булды, чөнки ул «Тукай» ораториясен язып, төгәлләп, аны яңгыратып өлгерде.
«Тукай» бәхетле язмышка очрады: ул башта Уфада дөнья күләмендә танылган дирижер Фуат Мансуров җитәкчелегендә яңгырады. Фикер алышуларда башкаручылар да, җәмәгатъчелек тә, дирижер үзе дә әсәргә югары бәя бирделәр. Әлбәттә, композитор үзе исән чакта әсәрләренең күбесен тыңлап өлгерде. Әйтик, аның киң колачлы, трагик характерлы «Кара йөзләр» операсын сәхнәдә күрүгә иреште. Ә икенче, зур күләмле, тарихи вакыйгаларга корылган «Сөембикә» операсын күрә алмады. Үзенең бер әңгәмәсендә болай дип әйткән иде: «Иҗат кешесе тәнендә җаны булганда гел илһам утында яна. Мин дә, авыру булуыма да карамастан, күңелемдә инде менә ничәмә-ничә еллар яшәп, бимазалап йөргән максатыма ирештем: «Сөембикә» операсын тәмамладым. Аның либреттосын Хәләф Гарданов язган иде». («Мәдәни җомга» газетасы. 1998 ел, 25 декабрь ).
Бату Мөлеков – Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге бүләге иясе. Ул татар профессиональ музыка сәнгатен, милли музыканың төп-стилен, жанр һәм әхлакый чикләрен үзгәртүгә зур өлеш керткән күренекле композиторлар рәтендә тора.
Әйе, Бату Мөлеков чыннан ди ихлас һәм талантлы олы шәхес иде.
Шау-шулы тантаналы юбилей кичәсе урынына менә шундый моңсу хатирәне искә алу кичәсе үткәрергә туры килүе бик үкенечле, әлбәттә.
Раил Сәйфуллин, Татарстанның атказанган укытучысы.
Төп фото: wikipedia.org
Комментарийлар
0
0
Бату Мөлеков Урта Азиядә туган. Ул кечкенә булган вакытта әти-әнисе Оренбурга кайталар.
0
0