16+

ОСАГО тарифлары «иреккә чыга»: иминиятчеләр бәяләрне бәйдән ычкындырмасмы?

Иминиятләштерүчеләр өчен ОСАГОның тарифлары киңәйтелә һәм һәркемгә үзе теләгән коэффициентны куярга хокук бирелә – бу автогражданкадагы булачак үзгәрешләрнең башы гына.

Иминиятләштерүчеләр өчен ОСАГОның тарифлары киңәйтелә һәм һәркемгә үзе теләгән коэффициентны куярга хокук бирелә – бу автогражданкадагы булачак үзгәрешләрнең башы гына.

Киләчәктә алар тагын булачак һәм аның һәр этабы “Юл картасы”нда күрсәтеләчәк. Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк хәзер шул картаны эшләү белән мәшгуль.

Әлеге документ автомобиль хуҗалары һәм иминиятләштерүчеләр өчен дә бик мөһим: ул эшләнеп беткәч, полисның күпмегә төшәчәге билгеле булачак. Башлангыч этапта тарифларны “ирекле йөзү”гә җибәрмәячәкләр – иминиятләрләштерүчеләр болай да аларны тиешенчә бәяләнми дип белдерә. Бу очракта ул бик нык артып китәргә мөмкин. Әмма тарифларның коридоры киңәйтеләчәк.

Тагын бер мөһим яңалык – коэффициентларның үзгәрүе. Хәзер территориаль, яшь һәм стаж, машинаның егәрлегенә бәйле коэффициентлар бар һәм аларны Үзәк банк билгели. Киләчәктә аларны иминиятләштерүчеләргә тапшырырга җыеналар һәм алар үзләре кайда нинди коэффициентны кулланасын хәл итәчәк. Һәрхәлдә, фаҗигаләрсез йөргән өчен ташламалы коэффициент гамәлдә калачак. Шулай ук иминият премиясенең иң югары планкасы билгеләнәчәк – бу иммниятчеләрнең аппетитын бераз басу өчен. Полис әлеге суммадан кыйммәт була алмый. Шул ук вакытта түбәнге планка да билгеләнә – бусы намуссыз иминиятчеләрнең кеше алдауларына каршы чыгып эшләнә. Элеккеге тәҗрибәләрдән күренгәнчә, арзан бәя белән кызыктырып алдап, күп кенә клиентларны алдау очраклары теркәлгән.

Икенче баскычта алда телгә алынган югары планка бетереләчәк, әмма бу әле тиз генә булмаячак. ОСАГОны үзгәртү өчен элек  дүртел кирәк диелгән иде.

Болардан күренгәнчә, полислар кыйммәтләнәчәк. Әмма Россиянең автомобиль иминиятләштерү союзы моны вакытлыча гына, тора-бара бәяләр арзанаячак дип ышандыра һәм Германия тәҗрибәсен мисал итеп китерә. Әмма безнең ОСАГО Германиянекеннән аерыла. Автоюристлар һәм мошенниклар бик актив булган регионнарда тарифларның кинәт артып китү ихтималы югары. Автомобиль хуҗаларын куркыткан тагын бер нәрсә – иминиятчеләрнең сөйләшеп, тарифларны бөтенесе өчен дә максималь рәвештә күтәреп куюы. Алар бит моңарчы да полисларны сатуны чикләү ысулларын табып, аңа ихтыяҗ тудыра алдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading