Шәһри Казан

Остазлар мәктәбендә хикәя язарга өйрәтәчәкләр

Яшь иҗатчылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Билгеле булганча, әлеге премия кысаларында яшь авторлар өчен Остазлар мәктәбе булдырылды. Бүген аның эшчәнлеге турында сөйләштек.

“Ел саен премиягә 45-50 эш кабул итәбез. Ел да яңа фамилияләр барлыкка килә. Араларында остазның бер сүзе, яки язучы тарафыннан киңәш җитми торган эшләр була. Шундый авторларны иҗатта калдыру максатыннан Остазлар мәктәбе оештырырга булдык. Ул Шәриф Камал премиясенең дәвамы булып тора. Дәресләр онлайн һәм офлайн форматта барачак”, - ди Остазлар мәктәбе остазы Ландыш Әбүдәрова.

Хәзерге вакытта Остазлар мәктәбенә 15ләп кеше язылган. Премия өчен дәгъва кылучыларның яшь чикләве 12-30 яшь булса, Остазлар мәктәбенә килергә теләүчеләргә бернинди чикләүләр дә куелмаган. Иң мөһиме – мәктәптә уку бушлай. 

Реклама

“Уку февральдән май аена кадәр дәвам итәчәк. Быелгы укуларны хикәя жанрына багышларга булдык. Беренче карашка, хикәя – проза әсәрләре арасында иң җиңел жанр кебек. Шул ук вакытта аның үз кыенлыклары бар. Уку дәвамында “Татар хикәясе нәрсә ул? 20нче һәм 21нче гасырлар арасында хикәя жанры нинди үзгәрешләр кичергән? Татар, рус, инглиз телләрендә нинди хикәяләр язылган?” кебек сорауларга җаваплар эзләячәкбез. Шулай ук хикәяләргә анализлар ясаячакбыз. Остазлар арасында галимнәр, язучылар булачак, алар остаз буларак серләре белән уртаклашыр дип көтелә. Мәсәлән, Луиза Янсуар нон-фикшн жанры турында сөйләячәк. Безнең максат - Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләрен Тукай премиясенә һәм дөньякүләм билгеле булган Нобель премиясенә чыгару”, - ди Ландыш Әбүдәрова.

Сүз уңаеннан, әдәби премиягә гаризалар 28 гыйнварга кадәр кабул ителә. Конкурс яңа, яшь, безгә таныш булмаган авторларны ачыклау,  яшь тәрҗемәчеләрне Шәриф Камал иҗаты белән таныштыру, әдәби тәрҗемә юнәлешен үстерү, татар классик язучысының әсәрләрен чит телләрдә укучыларга да таныту максаты белән оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: