16+

“Өсте аска килгән” йортта яшәүчеләрне урамга чыгарып җибәрәләр? (+фотолар)

Казанда кирегә әйләнгән йорт барлыгын белә идегезме? Менә без дә юк. Шуңа күрә дә барып, үз күзебез белән күреп кайтырга булдык.

“Өсте аска килгән” йортта яшәүчеләрне урамга чыгарып җибәрәләр? (+фотолар)

Казанда кирегә әйләнгән йорт барлыгын белә идегезме? Менә без дә юк. Шуңа күрә дә барып, үз күзебез белән күреп кайтырга булдык.

Кирегә әйләнгән әлеге йортны Анатолий Калинкин 1977 елда төзи башлый. Ул вакытта аның кызы Светланага 2,5 яшь була, бүген туган нигездә ул тора. Дөресрәк әйтсәк, торган, чөнки Горький шоссесының дублерын төзү өчен аның янындагы корылмаларны сүтәргә уйладылар, шул исәптән әлеге уникаль йортны да. Тик җәмәгатьчелек шау-гөр килә башлагач, Казан мэры Илсур Метшин аны калдырырга дигән карар кабул итте.

Бик күңелле вакыйга дип уйлады күбесе. Әмма барысы да алай ук яхшы түгел икән. Баксаң, өйне җимермәскә дигән карарга килсәләр дә, аны һәм янындагы җирен муниципаль милеккә күчергәннәр. Ә кешеләренә Киров һәм Мәскәү районы хакимиятендә шунда яшәгез, хуҗалыкны карап та торырсыз дигәннәр.
Йорт хуҗасы Светлана Калинкина белдерүенчә, хәзер ул аларның милке түгел, анда яшәргә хокук бирүче документлар да юк. Иртәгә урамга чыгарып җибәрмәгәйләре дип аптыраганнар. 1 миллион сум компенсация биргәннәр шул йорт өчен. Ә инде муниципаль фондка күчермәгән булсалар, аны бөтенләе белән яисә кисәкләрен булса да башка җиргә күчерер идем, ди Светлана. Ни дисәң дә, нинди хатирә бит.

Әлеге йортны Светлананың әтисе Анатолий Калинкин (Казан шәһәре мэрының беренче урынбасары Денис Калинкинның туганы түгел) үз куллары белән берүзе торгызган. Фундаменты 3х3 метр мәйданда 20 куб бетон белән ясалган, бөтен бина тирәли төрле бизәкләр, вак детальләр күп, икенче катында балкон бар, түбәсендә дә күзәтү мәйданчыгы күренде. Светлана сөйләвенчә, аннан Казандагы салютны каравы уңайлы, әйләнә-тирә мохит белән хозурлану рәхәт. Йортның түбәсендә әтисенең бассейн ясарга да теләге булган, әмма анысын тормышка ашырырга язмаган, ул 21 ел элек якты дөнья белән хуәшлашкан. Шуңа күрә дә өйне аның хатирәсе дип кабул итә кызы. Әле аны сакларга васыять тә әйтеп калдырган үзе. Боларны сөйләгәндә Светлананың күзендә яшьләр күренде.

– Шушы көннәрдә зиратка барып, әтидән гафу үтенеп кайттым. Чөнки алга таба ни булыр бит әле. Бер яктан караганда йортны саклап калган өчен җәмәгатьчелеккә рәхмәтлемен, ә икенче яктан караганда, үземне ярык тагарак алдында калган сыман хис итәм. Өебез муниципаль фондка күчте, ул безнеке түгел, хатирәне саклап булырмы-юкмы, белмим. Компенсациясен бирделәр бирүен, әмма йортны ни сүтеп, башка җиргә алып китеп булмый, ни монда канун нигезендә яшәргә хокук бирә торган документ юк. Дөрес, Киров һәм Мәскәү районы хакимиятендә әлеге мәсьәләне хәл итеп бетерергә вәгъдә иттеләр, – диде Светлана.

Анатолий Калинкин Бөек Ватан сугышында катнашкан, башта төзелеш институында укыган, аннары юридик белем алган. Пенсиягә чыгар алдыннан проектлар ясаучы булып эшләгән. Шул чорда үзенең бакча йортын кызыклы, башкаларныкыннар аерым итеп ясарга ниятләгән. Әлеге эшенә бөтен җанын-тәнен биреп, көннәрен шушында уздырган. Светлана әтисенә 52 яшь булганда дөньяга килгән, дөрес әнисенә ул вакытта 36 гына булган әле. Ул исә милләте буенча татар икән. Эльза апа әле бүген дә “Сөйдәш” мәдәният үзәгендә хорда җырлый, концерт һәм Сабантуйларда чыгыш ясый. Буш вакытларында чигү белән шөгыльләнә. Әтисе белән йорт өчен тактадан төрле түгәрәк әйберләр алып кайтканын Светлана әле дә хәтерли. Аларны Анатолий Калинкин бинаны бизәү өчен кулланган. Инструментлар белән көне буе мәш килә торган булган, чөнки һәр орнаментын үзе эшләгән.

Кирегә әйләнгән йортны үтеп киткәндә күп кеше карап китә икән, аеруча поездда баручылар. Аның яныннан гына тимер юлы уза. Кызыксынучылар да табыла, ди Светлана. Әтисенең нияте дә шул булган инде, аның шушы проекты белән кешеләрнең күңелен җәлеп итәсе килгән. Йортны саклап калу проблемасына игътибар юнәлгән дә бит, тик әллә нинди нечкәлекләре килеп чыккан шул. Кем уйлаган бит шундый күңелле вакыйганың икенче ягы да бар икәнен.

Дөресен генә әйткәндә, мине компенсациянең аз булуы да шаккаттырды. 1 миллион сумга хәзер Казанда тулай торакта бүлмә дә алып булмый бит! Светлана әйтүенчә, моннан да күбрәк сумма алучылар күршеләре арасында юк диярлек. Әлбәттә, дача амнистиясе нигезендә өен торак йортка әйләндерүчеләр күбрәк алган, тик Калинкиннар әлеге эшне башкарып чыгарга җитешмәгән. Шулай да кызының бер баласы тумыштан гарип икән, урында гына ятып тора, димәк торак мәсьәләсен хәл иткәндә, муниципаль фондка күчерер алдыннан, шәһәр хакимияте боларның барысын да исәпкә алырга тиеш булгандыр.
Хәер, нәрсә сөйлим мин, монда нинди тарихы булган йорттан ваз кичтермәкче булалар бит әле. Васыять үтәлмәскә дә бик мөмкин...

Рәсим Хаҗиев.
Анна Арахамия фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading