16+

Остеопороз вакытында кешенең буе кыскара

Остеопороз – XXI гасыр эпидемиясе, ди табиблар. Әле кай­чан гына бу авыруга әллә ни игътибар бирмәгәннәр, өлкәннәр авыруы дип кенә кабул иткәннәр. Тик остеопороз билгеләре бүген яшьләрдә дә күзәтелә.

Остеопороз – XXI гасыр эпидемиясе, ди табиблар. Әле кай­чан гына бу авыруга әллә ни игътибар бирмәгәннәр, өлкәннәр авыруы дип кенә кабул иткәннәр. Тик остеопороз билгеләре бүген яшьләрдә дә күзәтелә.

Буыннар сызлаудан хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны артып бара. Статистикага күз салсаң, 50 яшьтән соң һәр бишенче хатын-кыз һәм һәр өченче ир-ат остеопороздан интегә. Әлеге авыруның килеп чыгуы, аны дәвалау хакында Казан шәһәре 7нче хастаханә базасындагы шәһәр ревматология үзәге мөдире Равия Мухина белән сөйләштек.
Гомумән алганда, буыннар ревматизмының 150дән артык төре исәп­ләнә икән һәм аларның яртысы диярлек иммун системасы белән бәйле. «Остеопороз ул сөяк массасының тыгызлыгы кимү дигәнне аңлата», – ди Равилә Мухина. Бу организмның картаюына бәйле рәвештә сөякләрнең таушалуы гына түгел, сөякләрнең сынуы дигән сүз. Еш кына авыруның беренче билгеләре сизелми. Ләкин сөяк ныграк сына башлагач, кеше авыртулар тоя. Аркасы, биле сызларга мөмкин. Төп билге – кешенең буе кыскару.

– Әгәр дә кешенең буе 4 сантиметрга кимегән икән, бу остеопороз турында сөйли. Берсендә бер пациентымның буе бөтенләй 14 сантиметрга кыскарган иде. Аның арка баганасы берничә җирдән сынган булган, – ди табиб.
Заманча медицина ысуллары остеопорозны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Республикада 2008 елдан бирле бу максатларда денситометрия аппаратлары файдаланыла. Аның ярдәмендә сөякләрнең тыгызлыгын тикшереп була.
Авыруның килеп чыгу сәбәпләре төгәл генә ачыкланмаган. Шулай да кайбер факторларны аерып чыгарыр­га мөмкин. Равилә Мухина әйтүенчә, баланы ана сөтеннән иртә аеру буыннарга тискәре тәэсир итә.

– Хәзер әниләр балаларын бер яшь тулганчы да имезми. Ә ана сөте белән организмга сөякләргә кирәкле кальций, Д витамины керә. Аннары хәрәкәт аз. Аеруча мәктәп яшендәге балалар гел компьютер артында, телефонда утыра. Без балачакта рәхәтләнеп чана, чаңгы шуа, уйный, чаба идек. Хәрәкәтсез утыру сөякләрдән кальцийның юкка чыгуына китерә, – ди табиб.
Психик һәм эмоциональ кичереш­ләр, авыр физик эшләр, организмга химик тәэсирләр, нурланыш, агулы матдәләр эләгү– барысы да авыруның килеп чыгуына сәбәпче булырга мөмкин. Равилә ханым: «Бигрәк тә хатын-кызларга авыр күтәрергә ярамый», – дип кисәтә. Иң күбе 3 кило авырлыктагы әйбер күтәрергә генә рөхсәт ителә.
Сөт ризыклары ашау, балык, сыр­ның каты төрләре, кунжут орлыгы белән туклану сөякләрне ныгытырга ярдәм итә.
Кальций үзләшсен өчен, Д витамины кирәк. Бу витаминны кеше кояш нурларыннан ала. Гомумән, остеопороз авырулы кешеләргә яктылык җитәрлек булу мөһим.


Остепорозны кисәтү өчен биш киңәш

1. Кальцийга, Д витаминына бай ризыклар ашарга кирәк.
2. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнегез, бу – буыннар өчен файдалы.
3. Авыр күтәрмәгез.
4. Тезләре сызлаган кешегә таяк белән йөрергә киңәш ителә.
5. Буыннар авыртканда, бер этажны да лифтта күтәрелергә кирәк. Бас­кычлардан атламасагыз яхшырак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading