16+

"Өстәлгә йодрык белән сукканчы, йомры сүзе көчлерәк тәэсир итә..."

Татарстан Республикасының Шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында “Безнең дуслык сәясәттә һәм шахматта сыналды”, ди.

"Өстәлгә йодрык белән сукканчы, йомры сүзе көчлерәк тәэсир итә..."

Татарстан Республикасының Шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында “Безнең дуслык сәясәттә һәм шахматта сыналды”, ди.

- Минтимер белән без Минзәлә районында таныштык. Ул вакытта миңа 25, аңа 23 яшь кенә иде әле. Мин Воровский совхозында баш инженер булып эшләгән чор бу. Минтимерне дә Мөслим районыннан соң безгә «Сельхозтехника» районара берләшмәсе җитәкчесе итеп билгеләделәр. Без ул вакытта югары омтылышлары булган, алдынгы карашлы яшь егетләр идек. Актаныш, Зәй, Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарында яңа, заманча алымнар кулланып эшләдек. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча   беренче урында бардык. Фонд биргән запчастьлардан тыш, өстәмә рәвештә үз тырышлыгыбыз белән техника өчен кирәк-ярак таба идек. Актанышта агрономнар, механиклар, авыл советы рәисе белән килешенеп төннәрен баржага бәрәңге төйи идек. Аны  соңыннан  Волгоградтагы трактор заводына җибәрдек. Шул рәвешле авыл хуҗалыгы техникасы өчен өстәмә детальләр кайтарттык. Соңыннан бер-бер артлы Казанга күчендек. Ләкин анда да бердәм идек, безнең дуслык шулай сәясәттә сыналды.

Минтимер бик сәләтле, акыллы кеше. Нинди генә аудитория алдында чыгыш ясамасын, барлык конфликтлы ситуацияләрне дә юмор белән чишә белә. Өстәлгә йодрык белән сукканчы, йомры сүзе көчлерәк тәэсир итә. Ул бик тәрбияле кеше, беркайчан да сүз көрәштерми. Җир кешесе. Кеше хәленә керә торган шәхес.

Татарстанның Беренче Президенты буларак та бик хөрмәт итәм үзен. 1990 еллардагы авыр чорда алтын урталыкны таба алды. Татарларны, Татарстанның абруен күтәрү - аның иң зур казанышларының берсе. Татар халкы болай да бик тырыш, кунакчыл халыкларның берсе. Шәймиев исә  милләтнең дәрәҗәсен тагын да күтәрергә иреште. Авыл хуҗалыгын үстерүгә дә зур өлеш кертте. Шуңа да республикада авылларны сакланып калды. Икмәк җитештерү буенча да без алдынгы рәтләрдә барабыз.

КПССның бер өлкә комитеты сәркатибе дә  “Тузган торак” программасына алынмады. Минтимер беренче булды. Бауман урамының элекеге хәлен генә искә төшерегез: җимерек өйләр, урамдагы бәдрәфләр... Ул кешеләрне яхшы шартларга күчерергә иреште. Башка төбәкләр аннан үрнәк алып кына бу эшкә тотынды.       

Безнең иң яраткан шөгылебез –  шахмат уйнау. Минзәләдән башланды ул чир. Илле елдан артык шимбә, якшәмбе көннәрендә шахмат уйныйбыз. Икебезнең дә көчләр бертигез. Уйнаган вакытта, яныбызга берәү дә килеп кысылып йөрмәве хәерлерәк. Кайвакыт бәхәсләшеп тә китәбез, яныбызга, сугыша башладылармы әллә дип, тән сакчыларына кадәр кергәне бар. Минтимер шахматта да, тормышта да бөтен әйберне ахырына кадәр җиткерә. Мин аның бу сыйфатына сокланам...

2017

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading