16+

Өй эше урынына – саф һава

Балалар өчен вакытларын саф һавада уздыру файдалырак, шуңа да өй эшләрен бетерергә кирәк, дип тәкъдим итә Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышев. «Москва» агентлыгы хәбәр иткәнчә, депутат: «Дөньядагы барлык мәктәпләрдә өй эшеннән акрынлап баш тарталар, монда куркырлык бернәрсә дә юк», – дигән.

Балалар өчен вакытларын саф һавада уздыру файдалырак, шуңа да өй эшләрен бетерергә кирәк, дип тәкъдим итә Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышев. «Москва» агентлыгы хәбәр иткәнчә, депутат: «Дөньядагы барлык мәктәпләрдә өй эшеннән акрынлап баш тарталар, монда куркырлык бернәрсә дә юк», – дигән.

Татарстан Сәламәтлек сак­лау министрлыгының балалар, үсмерләр һәм мәктәп медицинасы гигиенасы буенча штаттан тыш баш белгече Гүзәл Яруллина да бер әңгәмәсендә ,беренче сыйныфка укырга килгән баланың мәктәпне тәмамлаганда ике-өч хроник авыруы күзәтелә, дигән иде. Беренче сыйныфтан чыгарылыш сыйныфына кадәр ашкайнату системасы белән бәйле авырулар – 3,9 тапкырга, нерв-системасы какшау, күзнең начар күрүе – 3 тапкырга, сөяк-мускул системасы авырулары 1,7 тапкырга арта. Сәбәпләре: укыту программасының катлаулы булуы, сыйфатсыз җиһазлар, аз хәрәкәтләнү, көн режимы бозылу, туйганчы йокламау... Боларга өй эшләре дә өстәлә. Ә сез ничек уйлыйсыз, өй эшләрен бетерергә кирәкме?

Камәрия Хәмидуллина, 2нче татар гимназиясе директоры:
– Мин өй эшен бетерергә кирәк дип уйламыйм. Уку процессы өзлексез булырга тиеш. Психологиядә шундый система каралган. Бер теманы җиде тапкыр кабатларга кирәк. Укытучы мәгълүматны дәрестә бирә, аннары күнегүләрдә кабатлата. Өченче тапкыр укучы өй эшен эшләгәндә белемнәрен ныгыта. аннары атна-ун көннән кабатлау була, бер айдан, өч айдан контроль эшләре эшләгәндә, бу темага кабат әйләнеп кайтырга туры килә. Атнага бер генә керә торган предметлардан өй эшләрен шул ук көнне эшләп куярга киңәш итәм, чөнки атна дәвамында күп нәрсә онытылыр­га мөмкин. Белем бирү системалы булганда гына нәтиҗәле.

Гөлфәния Закирова, газета укучыбыз:
– Профессор Станислав Мальцевны тыңлаган идем. Статистик мәгълүматларга караганда, мәктәп укучыларының 57 проценты саф һавада көненә ике сәгатьтән азрак була. XI сыйныф укучысы атнасына 34 сәгать укырга тиеш. Ләкин ул 50 сәгать шөгыльләнергә мәҗбүр. Моннан тыш өйдә сәгать төнге 12гә кадәр дәрес эшләп утырса, балаларның сәламәтлеге бөтенләй какшый. Буш вакытлары бөтенләй калмый бит балаларның. Мин депутатның фикерен хуплыйм.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading