16+

Өйдә утырып кына “техник карау” узулар бетте. Ни өченме?

Транспорт чараларына техник карау үткәрү турындагы 170нче Федераль канунга быелның 1 мартыннан үзгәрешләр кертелде. Татарстанда бу яңалыкны кайбер иптәшләр: “Аллага шөкер”, – дип кабул итте.

Өйдә утырып кына “техник карау” узулар бетте. Ни өченме?

Транспорт чараларына техник карау үткәрү турындагы 170нче Федераль канунга быелның 1 мартыннан үзгәрешләр кертелде. Татарстанда бу яңалыкны кайбер иптәшләр: “Аллага шөкер”, – дип кабул итте.

– Станциягә бармыйча гына техник карау узулар һәм, хәтта, диагностик картаны бүләк рәвешендә өйгә үк китереп бирүләр күзәтелә башлаган иде инде. Ниһаять, мондый гамәлләргә канун нигезендә чик куела, – диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров матбугат очрашуында.
 Хәзер техник карау узганда транспорт чарасы фоторәсемгә төшерелгә тиеш. Фоторәсемнәр соңыннан Техник карауның бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына җибәрелә. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин автотранспортка техник карау үткәрүдә яңа тәртипләр кертүне быелның 1 октябренә кадәр кичектерергә күрсәтмә бирде. Диагностик карта срогы ягъни техник карау узу вакыты быелның 1 февраленнән башлап 30 сентябрь аралыгында гамәлдән чыкса, аның срогы автомат рәвештә тагын алты айга озынайтыла.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов транспорт чаралары хуҗаларын 1 октябрьне көтеп утырмаска киңәш итте.
 – Республикадагы 104 пункт транспорт чараларына яңа тәртипләр нигезендә техник карау үткәрә. Март ае башында гына да 600дән артык кеше транспорт чарасына техник карау уздырды. Яңа тәртиптә диагностик карта алу кыенлыклары юк, – диде Ленар Габдрахманов.
 Төп шарт – машинаң төзек булырга тиеш. Техник карау узганнан соң, электрон диагностик карта бирелә, әгәр автомобильче теләсә, аның гадәттәге кәгазь вариантын да алырга була.

– Моннан ары автобусларга техник карау фәкать автоинспектор катнашында гына үткәрелә. Чөнки, автобуста кеше күп булганлыктан, аның катнашындагы һәлакәт зур югалтуларга китерә. Узган ел 350 автобус руль һәм туктату механизмнары ватык булганы өчен штраф мәйданчыгына җибәрелгән иде. Быел да шундый ук кимчелекләр белән 23 автобус ачыкланды, – дип кисәтте республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

Автомобильләрен газ-мотор ягулыгына көйләргә теләүчеләрне дә борчылмаска чакырды Ленар Габдрахманов. Андый транспорт чараларына да техник карауда тоткарлык юк.

Техник карау пунктларында җиңел автомобильләргә диагностика 30 минут, ә автобусларга 72 минут дәвамында үткәрелә. Техник карау узмыйча бирелгән диагностик карталар “законсыз” дип саналачак. Ялган яки срогы чыккан диагностик карта белән транспорт чарасын идарә иткән өчен физик затларга 5 мең сум штраф салына. Ә юридик затларга штраф – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading