Әлмәт районы Кичүчат авылында яшәүче Мунзилә апа белән Хәлил абый Гафиятуллиннар бакчасына кереп баскач таң каласың. Авыл халкы гадәттә теплицага иртә яздан помидор белән кыяр утырта, ә алар помидорларны ишек төбенәрәк “куып”, түренә виноград утыртканнар. Алагаем зур ике теплица, икесендә дә бер үк хәл!..
– Ни дисәң дә, виноград җылы як җимеше ул, сеңлем! Безнең якларда җимеш бирә торган сортлары бар барын. Әнә бакчада ачык һавага утырткан төпләрне кияүгә чыкмыйча картаеп калган кызларга охшатам. Бик ачылып китмиләр. “Сезгә җылы кочак җитми!” – дим үзләренә. Ә менә теплицадагылары патшабикәләрмени! Җимешләре дә эре, баллы!.. Икесенә дә бер үк тәрбия. Бал кортлары да бит, теплица тирәсендә генә иснәнә, – ди Хәлил абый. – Без элек Үзбәкстанда яшәдек. Мин – җылы як егете! Сездә йорт саен алмагачлар, бездә бөтен кеше бакча тутырып виноград үстерә. Монда да кая гына барсам да виноградның яңа сортларын эзлим. Күңелемә охшаган берсен сатып алам. Мунзилә апагыз: “Тиздән бәрәңге бакчасын да виноград белән тутырасың инде!” – дип әрләп тә куя.
Авыл кешесе чабата кадәрле җирне дә буш итәсе килми. Гафиятуллиннар бакчасында да шул хәл. Күзгә ташланганы – йә чәчәк, йә виноград. Соңгысы ачык җирдә генә үссә иде әле!
– Бакчага утырткач, өч ел көттек, җимеш бирмәде. Яз көне чәчәкләренә кырау төшә дә үләләр. Ачудан теплицага алып кердем, әнә ничек гөрләп җимеш бирәләр!.. Көзгә кадәр чәчәк ата, соңгы җимешләрен дә җылыда өлгертергә җитешә. Мул уңыш алыр өчен җылы гына җитми, бик дөрес итеп ботарга да кирәк әле аларны. Көздән кисеп калдырасы, Һәр ботакның беренче өч буынын саныйсың да шуннан соңгысын кисеп ташлыйсың. Үзәктәге матур ботаклары да кала. Ә артыгын курыкмыйча, кызганмыйча алырга кирәк, яшеллеге матур дип кенә алданырга ярамый. Яз көне ботакларын киссәң виноград “елый”, ә көз көне нык ул – “күз яшен” күрсәтми. Кара көз җиткәч ботакларын җиргә төшерәм дә өстендә салам тутырылган капчыклар куям. Баедык бит хәзер, кайчандыр бик затлы дип сатып алган келәмнәрне абзарга чыгарып элгән идек, аларны да кышкылыкка виноград өстенә алып чыгып ябам. Кат-кат “юрган” астында әйбәт кышлыйлар. Апрель ае җиткәч өсләрен ачам. Язның килүенә карап инде, кар эреп бетмәсә дә тамчылар тама башладымы виноградны ачарга кирәк. Үз урыннарына күтәреп бәйлим. Без аларга башта суган кабыгы әчетеп сибәбез. Помидорларга да шул ук сый. Ул фитофтора ише зәхмәттән әйбәт саклый. Безнең бер генә черек помидор да күргәнебез юк, башкалар әнә җәе буе үстергән уңышын чиләкләп чыгарып түгә. Шаккатам. Кышы буе суган кабыгын ташламыйбыз, җыябыз. Мунзилә апагыз тәмам остарды, җәй уртасы дими, һәр төп помидорга капчык кигезеп чыгам. Иртәнге чыклар начар бит, элеккеге сыман түгел. Көзге якта, көч бирер өчен, виноградларга да, яшелчәләргә дә мочевинаны сибәбез, – ди Мунзилә ханым.
Һәр яшелчәнең үз чире. Виноград та чирли икән.
– Бер елны ниндидер ап-ак он шикелле әйбер каплап алды. Ниләр генә сипмәдек. Яшьрәкләре күтәрелде, ә картлары үлде – йолкыдык та авылдан читкә алып китеп яктык. Тирескә генә ташласак, гөмбәчекләре үрчер дә, аннары мәңге дә бетереп булмас дип курыктык. Хәзер Аллага шөкер, – ди Хәлил абый.
Виноград уңышын алар чиләкләп җыя! Берәүләр сатар иде, ә Мунзилә апа белән Хәлил абыйны акча кереме әллә ни кызыксындырмый.
– Кемгә кирәк таратабыз, үзебез дә ашыйбыз, туганнарга да өләшәбез. “Шәраб ясагыз!” – дип әйтүчеләр дә бар. Авызга капмаслык әче булса шәрабка кызганмас идең дә... Авызда эреп торган җимешләрне хәрәмгә әйләндерергә кул бармый, – ди Хәлил абый.
Бакчаларында 30 төрдән артык чәчәк үстергән Мунзилә апа туйларга дип урама, чәкчәк, урама, бәлеш-гөбәдәияләр дә пешерә, казлар да бизәп бирә. Ни гаҗәп, аена кулына 100 мең сумнан артык табыш керә!
– Тормыш мең төрлегә “сикертә”. Авылда яшәсәк тә, акча эшләргә өйрәнеп киләбез, – дип елмя Мунзилә апа.
Эш арасында сөйләштек. Ул эшли, мин күзәтәм, сөйләндерәм, дигәндәй. Кул йөрешләре җитеш үзенең!.. Камырын юка итеп кенә җәя! Телемнәрне җәһәт кенә таягына урый да майга төшерә. Чыжлап күпереп кенә киләләр. Күз үлчәме бигрәк төгәл, һәр урамасы бер зурлыкта!..
– Үзем Сарман кызы мин. Яшьләр дигән авылдан. Нәрсә дип әйтим... Әтием комбайнчы иде. Әнине депутат итеп сайладылар, хөрмәтлеләр исәбендә йөрде. Икесе дә йөрәк чиреннән кинәт кенә үлеп киттеләр. Әтине – 49, әнине 56 яшендә җирләдек. Яп-яшь килеш... Гаиләдә 4 бала без, әтинең иң яраткан кызы идем, эшләп үсмәдем. Әти миңа: “Кызым, шифоньерны гына җыештыр да... Бүтән эш кушмыйм!” – ди торган иде. Шуннан ары бүтән эшне белмәдем. Балачактан киләдерме, кием шкафларын көнлек тәртипләп торам. Җырчы буласым килгән иде. Укырга да кердем. Әти җибәрмәде. “Минем кызым андый булырга тиеш түгел!” – диде. Элек бит җырчыларга хөрмәт юк иде... Урындыкка бастырып җырлатып үстерде үзе!.. Аннары мин шул елны кияүгә чыгып, Үзбәкстанга китеп бардым. 13 ел яшәдек, – ди Мунзилә апа.
Яшьләрне таныштыралар. Улын өйләндерергә дип Үзбәкстаннан кайткан каената буласы кеше башта Мунзилә ханымның апасына кызыга. Никах – Аллаһыдан насыйп бүләк, Хәлил белән бер күрешү җитә, чарт ябыша егет.
– “Өйләнәм, бик ошадың!” – дигән сүзенә алданыпмы, мин дә ризалаштым. Алып та киттеләр... – ди Мунзилә апа. – Яшьлек – юләрлек икән ул чынлап та. Беренче баламны тапкач кына: “Нишләдем мин?..” – дип аңыма килдем.
Әллә соң авыр тормыш почмакка кыстымы?.. Юк! Бар тормышта җир җәннәтендә яши лә ул. Тик сагына. Кеше бит ул туганнарсыз канатсыз кош кебек. Күңел белән көн дә авылга кайтып килүен яшерми Мунзилә апа. Техникум тәмамлап, хисапчы булып эшли, Хәлил абый гомергә тракторчы. Өч бала үстерәләр. Заманалар үзгәреп киткәч хафага төшәләр.
– Әфганстан чигендә тора идек. Кызларны урлап китә башладылар. Олысы – кыз, Миңсылуга 13 яшь тулды. Чибәрләнеп өлгереп килгән чагы. Саклап җиткерә алмасак? Марат белән Рамил өчен дә борчылдык. Сарманга кайтсак яшәргә йорт та бар иде – төплән генә! Бертуган апам: “Кичүчатка кайтып, өйләр эзләп карагыз әле. Анда эшчеләр дә кирәк...” – дип киңәш бирде. Тәвәкәлләдек. Сайланып торырлык түгел иде, сыер савучы булып урнаштым. Тегендәге йортыбызны кишер бәясенә генә сатып калдырдык, монда ул акчага балаларны гына киендерә алдык... Күмәк хуҗалык шушы нигезне бирде. Йортыбыз бүген бик матур да, теге чакны дүрт дивары гына бар иде. Без аны тырышып-тырмашып үзебез җиткердек, – ди Мунзилә апа.
Кайтып казык кагулары җиңел булмагандыр, билгеле... Сыер савучы эше дә бик авыр.
– Үзебез белән суган ала кайткан идек. Эштә: “Ярый әле суганыбыз бар!” – дим икән. Суган белән генә тамак туямы?.. Бүген көлешеп искә алабыз инде. Эшкә керешкәнче сыер сава алмам кебек иде. Алты ел эшләдем, Аллага шөкер! Кешедән калышмадым. Сыер савучылар белән юлда барганда мине автобуста гел җырлаталар иде. “Активлыгың зур, әрсезлегең җитәрлек!” – дип мине совхоз директоры клубка күчерде. 18 ел анда эшләдем әле. Хәзер лаеклы ялда инде, – ди Мунзилә апа.
Әле дә эшсез тормый әнә. Акчалы кәсепкә керешкән!..
– Туганнарга ашка бардым. Мең тәңкәгә урама пешерткән. Шаккаттым. “Халык тик ятмый икән”, – дип, мин дә урама пешерергә керештем. Атнасына ким дигәндә 20 мең сум акча эшлим хәзер. Иренмәскә генә кирәк!.. – ди ул.
Халык әйтеме хак — уңган акча эшләү әмәлен, ә ялкау һәрчак сәбәбен таба билгеле.
Мунзилә ападан урама пешерү сере
15 йомыркага икешәр аш кашыгы сөт белән сыек май, бер аш кашыгы ак аракы, бер бал кашыгы аш содасы, чама белән генә тоз, он салырга кирәк. Камырны йомшак кына басасы. Хәмер тамызсаң камырны бик йомшак итә, андый камыр нык уңа!..
Комментарийлар