16+

«Өйләнсәң, 2 миллион сум бирәм»

Элеккеге СССР дәверендә тәрбияләнеп үскән кешеләргә дөреслек, намус, ярдәмчеллек һәм ышанучанлык сыйфатлары хас.

Элеккеге СССР дәверендә тәрбияләнеп үскән кешеләргә дөреслек, намус, ярдәмчеллек һәм ышанучанлык сыйфатлары хас.

Һәр кешегә инде күптән социалистик җәмгыятьтә яшәмәвебезне, базар мөнәсәбәтләренә корылган капитализмга күчкәнлегебезне төшенергә вакыт.
- Безнең халык сүзгә ышанучан, мошенниклар шушы хәлдән мәкерле рәвештә файдалана, - дип, борчылып, искәртте матбугат конференциясендә Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары-дәүләт тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Изаак.

Россия Пенсия фонды “хезмәткәре” дип таныштырган алдакчылар Чистайда 23 пенсионерның, ә Яшел Үзән шәһәрендә 28 пенсионерның акчасын алып чыгып киткәннәр. Пенсия фондыннан яки социаль яклау органыннан, дип, килгән кешеләрне фатирыгызга (өйгә) кертмәгез, акча түләмәгез. Газ хезмәтләре вәкилләре фатирдан-фатирга приборлар сату белән шөгыльләнми, моны да онытмагыз.

Кече финанс кредитлары учреждениеләре белән дә эш йөртмәскә тырышыгыз. Владимир Изаак сөйләгәнчә, финанс пирамидасы рәвешендә эшчәнлек алып барганлыклары ачыкланган “Наследие”, “Кредитный центр”, “Сберфинанс”, “Центральная сберкасса” учреждениеләре республикада 16 мең кешене алдаган.

- Кеше үз теләгендә күчергән взносларны кире кайтарып алу мөмкин түгел, - дип кисәтте юстиция генерал-майоры Владимир Изаак. - Кәрәзле телефоннардан “Туганыгыз авариягә эләкте”, дигән хәбәргә акча күчермәгез. “Банк картагыз бикләнде”, дигән хәбәргә банк картагызның “код” санын һичбер кешегә әйтмәгез.
Мошенниклар турында мисаллар китерүне дәүләт тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Фролова дәвам итте. Чаллыдагы 22 кешелек төркем Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Актаныш районы территорияләрендә махсус рәвештә “юл-транспорт авариясе” чыгару белән шөгыльләнгән.

- Алар 2015 елдан 2018 елның февраленә кадәрге вакыт эчендә 6 миллион 600 мең сум автоиминият акчасы үзләштергәннәр. Бәрелергә тиешле машинаны әле бер, әле икенче кеше исеменә теркәгәннәр. Бер иминият компаниясе элеге “мөгезле” җиңел машинаның бик еш авариягә эләгүенә шикләнеп, җентекле тикшерү үткәргән, нәтиҗәдә җинаятьчел схема фаш ителгән, - диде Марина Фролова.

Пенсиягезнең тупланма өлешен Россия Пенсия фондыннан алып, дәүләтнек булмаган фондларга күчерергә ашыкмагыз. Республикада шундый “агентлар” сүзенә ышанып, кайбер кешеләр Россия Пенсия фондыннан гомум исәптә 20 миллион сум тупланма өлешен алып, дәүләтнеке булмаган фондка күчерергә рөхсәт биргән.

- Бу финанс операциясе башка пенсионерларның (кешеләрнең) пенсия тупланма өлешенә зыян ясамый, - дип ышандырды Марина Фролова.

Мәхәббәтнең күзе сукыр, дип юктан гына әйтмәгәннәр инде ул. Ирегеннән мәхрүм ителгән 32 яшьлек Казан кешесе “яратам, сиңа өйләнәм” дип өч хатын-кызны алдаган.
 
- Өйләнмичә ташлап калдыру турында түгел әле монда сүз. Төрмәдәге теге ир: ”Фәлән эшкә акча кирәк иде”, дип, алдаган хатын-кызларны. Казан хатын-кызларының берсе - 400 мең сумнан артык акча күчергән. Икенчесе, инде ире булган килеш, чит кешегә 182 мең сум җибәргән. Казанда югары уку йортында укытучы булып эшләүче-юрист хатын мошенник “кияү егетенә” 2 миллион 800 мең сум акча күчергән, - дип сөйләде Марина Фролова.

Дәүләт тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары-тикшерү часте җитәкчесе Тимур Хәйруллин сөйләгәнчә, Чиләбе өлкәсендәге эшкуар хатын-кыз Татарстанның азык-төлек җитештерә торган мәгълүм бер предприятисен “төп башына” утырткан.

- Чиләбе эшкуары бездәге предприятие белән товар китертүгә килешү төзегән. Товар өчен бурычлары туплангач, теге эшкуар хатын-кыз: ”Товарны вакытында китермиләр, акчаларымны кайтарсыннар”, дип, ялган документлар туплап, арбитраж судка биргән. Суд аның таләбен канәгатьләндергән, республикабыздагы предприятие “банкрот” дип игълан ителүдән шүрләп, 270 миллион сум акчасын түләргә мәҗбүр булган. Шушы сәер хәлгә мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара, - диде Тимур Хәйруллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading