16+

Өйрәтү

Мин үзем бик аралашучан кеше түгел инде. Кирәк чакта кирәк сүзне әйтәм дә – бетте. Ишетсәләр ишетәләр, ишетмәсәләр юк – мин барыбер үземнекен эшлим.

Өйрәтү

Мин үзем бик аралашучан кеше түгел инде. Кирәк чакта кирәк сүзне әйтәм дә – бетте. Ишетсәләр ишетәләр, ишетмәсәләр юк – мин барыбер үземнекен эшлим.

Кешеләр дә шулайдыр дип уйлыйм. Шуңа күрә, юк-барга кысылып, үз сүземне сүз итәргә тырышып йөрмим. Әйттем – җитте. Күп очракта әйтми дә калам. Синең фикереңне сорамыйлар икән – үзләре теләгән нәтиҗәгә юлыксыннар.

Ләкин малай белән нәрсәдер эшлибез икән – кысылмыйча булмый. Монда нәрсәдер өйрәтергә кирәк. Әйтик, машинада барабыз. Аныкында.
– Улым, бик ашыкма.
– Улым, монда чокыр–чакыр... әкренрәк кирәк.
– Тегеләйрәк ит.
– Болайрак эшлә.
Ул бөтенесенә дә бер сүз белән генә җавап бирә:
– Ярый, әти.
Йә баш кагып кына куя.
Барыбер ашыга. Әкренәйми. Тегеләйрәк итми. Болайрак итми.
Ләкин ул мөһим дә түгел. Аның ризалашуы мөһим. Һәм минем өйрәтүем.
Ә аларны өйрәтергә кирәк!
Хәтта шашлык пешергәндә дә:
– Алай итмә, болай ит, болай итсәң, яхшырак була, – дияргә кирәк.
Хәтта йомырка кыздырганда да өйрәтергә кирәк:
– Алай итмә, көя бит, болай ит, – дияргә кирәк.
Хәтта чәй кайнатканда да әйтергә кирәк:
– Болайрак ит, чәйнекне корымга батырасың бит.

Хәтта электр чәйнеге булса да: «Кнопкасына болайрак итеп басалар аның», – дияргә кирәк.
Шулай дип әйтмәсәң, күңел булмый. Без ул фәлән ел артык гомерне юкка яшәгәнмени?! Тәҗрибә зур, белем хәттин ашкан, аны балаларга тапшырып калырга кирәк. Тапшырмасаң – күңел булмый. Аларның:
– Ярый, – дип әйтүен ишетергә кирәк.

Бу – зур нәрсә. Бу – синең абруеңны хәтта үз балаң да таный дигән сүз. Үзенә күрә, җан азыгы. Буыннан буынга шулай килгән. Ата-бабадан калган нәрсәне югалтырга ярамый. Әнә хәтта туксанны куган минем инәй дә мине машина йөртергә өйрәтеп бара:
– Улым, бик ашыкма.
– Улым, монда чокыр-чакыр... әкренрәк кирәк.
– Тегеләйрәк ит.
– Болайрак эшлә.

Мин баш кагып кына куям. Кайчагында:
– Шушылайрак ярыймы? – дип сорыйм. Ул баш кага. Канәгать елмаеп куя. Югыйсә, мин ашыгудан туктамыйм инде, әкренәймим дә, тегеләйрәк тә итмим, болайрак та. Мин үземне аннан күпкә белдеклерәк дип саныйм. Ләкин ул өйрәтә. Мин өйрәнәм. Өлкәннәрдән өйрәнергә кирәк.

Шуңа, ахры, улымны да өйрәтеп калырга тырышам:
– Башыңа киеп йөр.
– Төз басып атла.
– Тегеләй ит.
– Болай ит.
– Анда басма.
– Монда бас.

Бер карасаң, әл дә без бар әле балаларны өйрәтергә. Бездән башка ниләр генә кыланып, кайларда гына буталып бетмәс иде алар. Бөтенләй харап булырлар иде бездән башка. И, барысын да өйрәтеп торган ата-анаң булу бәхет инде ул...

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading