16+

Озаграк эшләгез!

Пенсиягә чыгу яшен арттыру турындагы хәбәр халык арасында зур шау-шу уятты. Әлегә закон кабул ителмәде ителүен, ул Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән. Депутатларның күбесе моны пенсионерларның үзләре өчен кирәк дип саный. Пенсия яше артмаса, салым cтавкаларын күтәрергә мөмкиннәр.

Озаграк эшләгез!

Пенсиягә чыгу яшен арттыру турындагы хәбәр халык арасында зур шау-шу уятты. Әлегә закон кабул ителмәде ителүен, ул Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән. Депутатларның күбесе моны пенсионерларның үзләре өчен кирәк дип саный. Пенсия яше артмаса, салым cтавкаларын күтәрергә мөмкиннәр.

Кабул ителгән очракта, закон киләсе елдан гамәлгә керәчәк. 2019 елдан ир-атлар өчен картлык буенча пенсиягә чыгу яше – 65 яшьтән, хатын-кызларга 63 яшьтән башланачак. Хәзер ирләр – 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яшьтән лаеклы ялга чыга. Пенсия яшен арттыру этаплап барачак. Шулай ук хезмәт стажы зур булган, аерым төр категория кешеләрнең иртәрәк пенсиягә чыгу мөмкинлеге дә булачак.


Пенсия яшен арттыру турында сүзләр элек тә йөрде. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәзер моның өчен иң кулай чор дип саный. Сүз реформа турында түгел, пенсия системасын үзгәртү турында бара, ди ул. 


– Без икътисадны күтәрергә тиеш. Ә илдә демографик кризис күзәтелә. Ел саен 1 миллион эшкә сәләтле кеше эштән китә. Хәзер хезмәт хакы белән пенсия арту тигез дәрәҗәдә бармый. Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматлары буенча, пенсия акчасы хезмәт хакының 40 процентыннан да азрак булмаска тиеш. Гади итеп аңлатканда, кеше лаеклы ялга чыккач, аның пенсиясе эшләгән чактагы хезмәт хакының кимендә 40 процентын тәшкил итәргә тиеш. Әлеге күрсәткеч бөтен илдә кулланыла. Әгәр ул 40 проценттан азрак булса, эшләүче кешеләргә карата пенсионерларның көнкүреше начарланган дип исәпләнә. Димәк, пенсионерларның мөмкинлекләре дә чикләнә. Россия пенсия фонды әйтүенчә, бездә бу күрсәткеч 33 процентны тәшкил итә. Дөрес, Татарстанда ул коэффициент – 41 процент. Әмма пенсия системасында үзгәрешләр булмаса, бу күрсәткеч кимергә мөмкин. Төп максат – пенсионерларның яшәү сыйфатын арттыру, – ди Айрат Фәррахов. 


Пенсия яшен арттырмасаң, федераль бюджетны тулыландыру өчен, салым ставкаларын күтәрергә туры килмәгәе. Хәзер эшләүче кешегә 13 процент күләмендә налог каралган. Оешмалар өчен салымнарны күтәрсәң, икътисад бөтенләй үсеш алмаска мөмкин. Депутат фикеренчә, теләсә кайсы альтернатив ысул бюджетлар арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясаячак. Федераль бюджет, пенсияне арттыру өчен, керемнәрне федераль үзәк файдасына бүләчәк. Нәтиҗәдә, субъектларның керемнәре кимеячәк. «Бу Татарстан өчен дә, башка төбәкләргә дә отышлы түгел. Шуңа да иң яхшысы, пенсия тиешле дәрәҗәдә булсын өчен, пенсия белән хезмәт хакы артуны баланста тоту», – ди депутат. 


Бүген Татарстанда уртача гомер озынлыгы – 74 яшь. Гүзәл затларның ир-атларга караганда озаграк яшәвен исәпкә алып, хатын-кызларның пенсия яшен бишкә генә түгел, сигез елга арттырырга исәплиләр, күрәсең. Психологлар әйтүенчә, пенсиягә чыккан кешеләрнең яртысыннан күбрәге өстәмә керемгә өметләнсә дә, олы яшьтә эш табуы җиңел түгел. Үзебез дә сынап карадык. Игъланнар буенча бер оешмага эш эзләп шалтыраттык. Үзебезне 60 яшьтәге пенсионер дип таныштыргач, «вакансия юк!» – дип җавап бирделәр, ә менә 35 яшьлек белгеч дигәч, шул ук оешма әңгәмәгә чакырды. 


Психологиядә эйджизм дигән төшенчә бар. Бу кешеләрнең нәкъ менә яшенә бәйле рәвештә хокукларын чикләүне аңлата. Чит илләрдә эйджизм белән көрәш алып барыла. Чехиядә, мәсәлән, 50 яшьтән узган кешеләрне эшкә алганда җитәкчеләргә, социаль салымнар түләгәндә, ташламалар каралган. Бездә дә пенсия яше озайтылгач, өлкәннәрне эш белән тәэмин итүдә берәр чарасын күрерләр, мөгаен. Социаль сәясәт буенча Татарстан дәүләт Советы рәисе Светлана Захарова да: «Пенсия яшен арттырмыйча булмый. Кайбер чит илләрдә ул күптән кабул ителгән. Әмма өлкән яшьтәге кешеләр, эшкә урнашканда, авырлыклар тоймаска тиеш. Бу өлкәдә аерым программалар булдырырга кирәк», – дип саный. 


Россия хөкүмәте мәгълүматлары буенча, 2020 елда пенсиягә чыгу яше соңгы этапка кадәр арттырылып беткәч, пенсия дә ике тапкырга күтәреләчәк. 19 июль көнне әлеге закон проекты Дәүләт Думасының беренче укылышында каралачак. 
Законны кабул иткәндә, депутатлар халык фикерен исәпкә алырга вәгъдә итә.

Республикада пенсия алучы 1 миллион 138 меңнән артык кеше исәпләнә. Аларның 249932се – эшләүче пенсионерлар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading