Электән үк әби-бабайларыбыз: “Озак вакыт яңгыр яумаса, димәк җир өстендә җирләнмәгән мәет бар”, – дип әйткән.
Авыл халкы яңгырга сусаган чак. Өченче ай ялгыш та бер тамчы тамганы юк. Куереп-куерып кара болытлар килә дә, авылны әйләнеп уза. Ни галәмәттер!
Әйтерсең, авылы белән каргаганнар! Тау башына менеп, Ходайдан яңгыр сораучылар булды, төне буе йокламыйча дога укып чыкканнар да... Чәчелгән орлыклар тишелмәде, елгадагы сулар да, кырлар да тәмам кибеп бетте. Ахыр заман җиткән сыман тоелды.
...Закирның югалганына бер ел. Бер төнне ул гаиләсендә шактый ызгыш-талаш тудырып, җүләрләнгәнче эчеп, чыгып киткән булган. Кеше сөйләгәнчә, ул өч баланың берсе дә аныкы түгел икәнне 15 ел үткәч кенә белгән. Шул сәбәпле, Закир башын югалтырлык дәрәҗәдә эчкән дә, хатынына рәнҗеп, өйдән чыгып киткән. Монда кемне гаепләргә дә белмәссең. Шул вакыттан бирле аны таба алмыйлар. Тыкрыклар, урманнар, басулар, таулар, кырлар, иске йортлар, су аслары – гомумән, эзләмәгән җир калмады. Кич клубка чыккан егетләр дә авылны әйләнеп эзләп йөрде. Кая югалырга мөмкин соң бу адәм актыгы?!
Шулай бер төнне үсмер малайлар кич утырырга чыкты. Аларның урамда үзләренә гел кызык эзләп йөргән чаклары. “Кызык” сүзе урам телендә ул бакча басу, берәүнең кыярын, кишерен урлауны аңлата. Раил исемлесе дусты Фидаилне (кушаматы Федя) югары очтагы бакчага “ревизия” үткәрергә дәште.
– Туйдырды күрше түтәйнең яшелчәләре, алмалары да әче. Әнә Хәсән бабайның бакчасында кытай алмалары үсә, шунда меник әле, – диде.
– Хәсән бабай безгә күктән карап, ачуланмаса ярый инде, – дип җавап кайтарды Федя, авыз эченнән елмаеп.
Хәсән бабай үлгәненә өч ел. Аның агач ызбасы бүген ташландык булып калды. Аның бөтен тормышы бакча белән бәйле булганга, ул өен бөтенләй карамый иде. Әмма да ләкин бакчасы! Телеңне йотарлык алмалары, кызарып пешкән чияләре, карлыганнары, чәчәкләре... Үзе исән чагында, әлбәттә. Хәзер, кызганычка каршы, бакчаны каты куралар, чүп үләннәре басып алган. Югары очта урнашканга күрә, кеше дә сирәк йөри анда. “Караңгы урам” дип йөртәләр иде. Анда хәтта кеше йөргән сукмакка да чирәм үскән.
Раил белән Фидаил фонарьларын яктыртып, менеп тә җитте. Рәшәткә аша сикереп чыгып, кытай алмагачын эзләргә тотындылар. Аякларын тигәнәкләр сырып алды, бер туктаусыз черкиләре бәйләнә.
– Сүндер әле утыңны, юкса үзебезне ашап бетерәләр монда. Таланып кайтабыз бит! – дип куйды Раил, башына кара капюшонын киеп.
– Минем “куриная слепота” бит, брат, аермыйм мин кешеме бу агачмы, – дип шаярды тегесе. Аннары Раил артыннан атлады.
Аякларын кычыткан чагып бетерде. Бер уйласаң, кирәкме инде ул аларга шул алмалар? Ә яшьләргә кызык.
Раилнең аягына сырганак ябышты. Корыган бер агачка сөялеп, “зурларча” сүгенеп, куптарырга кереште. Федя фонарьны кабызды. Бер дустына, бер алмагачларга таба яктыртып уйный башлады.
– Кушкансың икән утны, тот инде туры гына! Дискәтүктә түгел, – дип әйтеп салды Раил.
Утны салмак кына яктырта башлады Федя. Акрын гына өскә, акрын гына аска... Күзен дә кысып уйната башлады ул. Әллә ялгыш күренә инде?
– Раил, – ди бу, – минем тавык сыман төнлә начар күрүем хәерлегә түгел бит, әнә агач башыннан Хәсән бабай безне күзәтә.
Ут яктысында корыган агачның бер ботагында кеше шәүләсе күренеп китте.
Алга таба ни булганың күзаллыйсыздыр. Малайлар алны-артны күрми, әчеттергән кычытканны да сизми, рәшәткә аша ничек сикереп чыкканнарын да аңламый, аскы урамга чаба-чаба төшеп китәләр.
Аларның анда ни күргәнен бөтен авыл белеп ала. Шул ук төнне олылар, яшьләр Хәсән бабай бакчасына юнәлә. Малайлар дөрес күргән, әмма бу җен дә, шәүлә дә, Хәсән бабай да түгел иде. Бу шул бер ел элек өеннән чыгып китеп, үз-үзенә кул салган Закирның мәете иде. Менә кайда булган ул...
Икенче көнне бөтен авыл ирләре белән җыелышып, мәетне зират кырыена җирләделәр. (Үз-үзенә кул салучыларны зират эченә җирләмиләр шул). Ә аннары озак итеп намаз укыдылар. Бөтенесе укыды. Аллаһка ышанмаган бәндәләрнең дә күңеле бу юлы шомлы иде.
Ә кичкә беләсезме нәрсә булды? Күкләрне дөбердәтеп, һаваларны уйнатып, чиләктән койган төсле, яңгыр яуды. Ниһаять, янгыр…
Тормышта мондый вакыйгалар булып торганда, ничек халык сүзләренә ышанмаска?! Тормыш ышандыра икән шул... Үз күзең белән күреп, дөреслеккә инанасың.
Ралинә Заһидуллина.
Комментарийлар
0
0
Дорес бит ул, безнен якларда да булды андый хэл
0
0