16+

Озак яшәгәч, күп күренә - Винера Ганиева тавыш бирде

Казандагы 366 нчы сайлау участогы яңа гына ачылган дәваханә диярсең: бар тарафта чисталык, комиссия әгъзалары медицина хезмәткәрләрен хәтерләтә. Яраткан җырчыбыз Винера Ганеева да шушы участокта тавыш бирә икән.

- Санитар таләпләрне катгый үтибез. Ишек төбендә үк кешенең температурасы үлчәнә, соңыннан аңа битлек, аерым авторучка бирелә. Тавыш биргән вакытта дистанция саклана. Хезмәткәрләр дә битлектән һәм халаттан. Халык актив килә, барысы да тәртиптә, - дип таныштырды 366 нчы сайлау комиссиясе рәисе Сиринә Подогова.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева да шушы участокта тавыш бирә икән. Һәр кешегә сәлам биреп килеп керде ул.
- Минем участок бу, һәрвакыт бирегә киләм, - диде ул, керү белән.

Үз тавышын биргәннән соң аңардан уй-фикерләре белән уртаклашуын сорадык.
- Республикабыз җитәкчеләре нык эшли Татарстан өчен. Республикабыз чәчәк ата, безгә шушы юнәлештә алага барырга кирәк. Чит төбәкләрдән күченеп кайталар, аларга да тормыш һәм хезмәт шартлары тудырыла. Казаныбыз искиткеч матур шәһәргә әверелде. Мин озак кына яшим бит инде, күреп торам барысын да - үсеш күз алдыбызда, - диде Винера Ганеева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading