16+

Парашютчы имам: «Сугышта Аллаһка ышану тагын да арта»

Тимур хәзрәт Ибраһимовны мин Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имам хатибы буларак кына белә идем, бактың исә ул хәрби очучы, Әфган сугышы ветераны, 70 яшенә кадәр 4 000 метр биеклектән парашюттан сикерүче, балаларга батырлык дәресләре бирүче, умартачы һәм чалмачы да икән.

Парашютчы имам: «Сугышта Аллаһка ышану тагын да арта»

Тимур хәзрәт Ибраһимовны мин Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имам хатибы буларак кына белә идем, бактың исә ул хәрби очучы, Әфган сугышы ветераны, 70 яшенә кадәр 4 000 метр биеклектән парашюттан сикерүче, балаларга батырлык дәресләре бирүче, умартачы һәм чалмачы да икән.

Муллалар нәселеннән

Мин 1948 елда Кыргызстанда туганмын. Әни чыгышы белән Мөслим районыннан, ә әти Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылыннан. Ике як бабам да мулла булган, аларны, революциядән соң дин тоту тыелгач, сөргенгә җибәрәләр. Әниләрнең гаиләсе сөргенгә Туймазыга китә, бер елдан авылга кире кайталар. Тиздән әнинең әтисе дә, әнисе дә үлеп китә. Шуннан олы абыйларына 16 яшь тула. Аны да сөргенгә җибәрү куркынычы тугач, Кыргызстанга чыгып китә, соңрак аның янына өч кечкенә туганы да килеп яши башлый. Әтиебез дә мулла улы, ул мәдрәсәдә укыган, дин тыелгач, аны төрмәгә утырталар. Әти аннан качып, Бакуга юл тота. Бу 1916-1917 еллар була. Әти, жандармерия тапмасын өчен, Мамадриев фамилия­сен Ибраһимовка алыштыра. Бакуда да революция хәрәкәте башлана, әти коммунист булып китә. Урта Азия­дә партия өлкә комитетының беренче секретаре дә булып тора ул. Хатынының сәламәтлеге какшагач, аны карар өчен, сиделка яллый. Сиделка буларак аның өенә әни килә. Хатыны үлеп киткәч, алар бергә яши башлыйлар. Әти КПСС өлкә комитеты каршындагы дин эшләре буенча вәкаләтле вәкил була. Җомга намазын укырга күпме кеше килүен, чиркәүгә йөрүчеләрнең санын, күпме никах укылганын контрольдә тотып яза бара иде. Үзе кириллицада яза белмәгәч, аның өчен хисапны без тутырып бардык. Аңа ияреп, мәчеткә дә күп йөрдек. Әти, коммунист булса да, намазын укыган дип беләм, чөнки ишекне ябып, тәрәзә пәрдәләрен гел ябып куя иде ул. Мин хәзер генә, ул шулай яшеренеп намаз укыгандыр, дигән нәтиҗәгә килдем. Әти белән әни дә үзләренең мулла балалары булулары турында сөйләмәделәр. Боларны нәсел шәҗәрәсен төзегәндә белдем. Әтинең чын фамилиясе Мамадриев булуын да ачык­ладым. Бу вакытта инде ул вафат булган иде.

– Сезнең дин белән кызыксынуыгыз да шул елларга барып тоташамы?
– Урта Азиядә яшәгәч, кызыксыну бала чакта ук бар иде, аннары әтигә ияреп, мәчеткә дә күп йөрдем. Мин Ташкентта яшәдем, СССР таркалгач, анда Татар иҗтимагый үзәге ачылды. Анда Нурислам Ибраһимов белән таныштым. Ул Казаннан Ташкенттагы Бухари исемендәге институтка укырга килгән иде. Татар үзәгендә ислам дәресләрен бирә башлады. Аннары миңа Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ачылуын әйтеп, шунда барып укырга үгетләде. Мин ул вакытта пенсия­гә чыккан идем, дини белем алырга дип Казанга киттем. Шөкер, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, бөтен максатларыма ирешеп барам.

Әфган сугышы ветераны

– Бала чактан пенсиягә тиз генә сикереп үттегез, очучы булуыгыз турында да сөйләгез инде.
– Бала вакытта мамык кыры өс­тендә очкан очкычларны күзәтергә ярата идем. Шул вакытта ук очучы булу теләге туды. Ә Гагарин космос­ка очкан 1961 елны миңа 13 яшь иде. Шунда әти, аның фотосын күрсәтеп: «Менә сиңа кем булырга кирәк!» – диде. 1966 елда Оренбург хәрби авиация училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Гагарин хезмәт иткән Төньяк флотка җибәрүләрен сорадым. Алма-Атада Ан-12 транспорт очкычларында очтым. Әфганстанда сугыш башлангач, замполит, бөтенебезне җыеп: «Әфганстан республикасына кем туганнарча ярдәм итәргә тели – шул рапорт язсын», – диде. Үз теләгем белән Әфган сугышына киттем. Джелалабад шәһәрендә авиаполк­та хезмәт иттем, безнең полк радиоэлемтәләр булдырды. Үзегез беләсез, Әфганстанда таулар, тигез җир юк. Элемтә булдыру авыр, шуңа да очкычларга радиоаппаратуралар куеп, күккә күтәрелә идек. Команда пунктыннан сигнал килеп, ул безнең аша башкаларга җибәрелә. Бер елга без 120 сәгать очарга тиешбез, әмма бу норма берничә атнада үтәлә иде. 40 градус эсселектә очкычларда йокладык. Сугышта Аллаһка ышану тагын да арта – егетләр, сөйләп йөрмәсәләр дә, һәр очышка Аллаһка тапшырып чыгып китәләр иде, – дип искә ала Тимур хәзрәт Әфган сугышын.

Пенсиягә ул подполковник дә­рәҗәсендә китә. Хәрби очучы булудан туктаса да, күккә күтәрелү, очкан кошлар биеклегендә болытларны кичеп чыгу теләге бетми. Хәзер дә баш очымнан узган очкычларны күзәтеп торырга яратам, ди. Самолет штурвалы артына утыра алма­са да, очудан алган эйфорияне ул парашюттан ­сикерүдән ала. 70 яшенә кадәр 126 тапкыр парашюттан ­сикергән, иң югары биеклек 4 000 метр булган.
Тимур хәзрәтне мәктәп укучыларына батырлык дәресләре бирергә дә чакыралар. «Юный десантник» клубында бик еш була. Б.Кузнецов исемендәге интернат-мәктәп курсантларына парашюттан сикерергә өйрәтә. Сүз уңаеннан әйтеп китәргә кирәк: Тимур хәзрәтнең кечкенә улы Краснодар югары хәрби авиация училищесының III курсында укый. Һәр очышлары, парашюттан сикергән мизгелләре турында сөйләп, фотолар җибәреп тора, ди әтисе.

Мөгаллим-умартачы

Пенсиягә чыкканнан соң, әңгә­мәдәшем ислам дине нигезләренә өйрәнә. Дини белемгә сусап, Казанда яңарак кына ачылган Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә укырга кайта. Мәдрәсә җитәкчесе Исхак хәзрәт Лотфуллин аны мәдрәсәгә комендант итеп куя.
– 47 яшемдә яшь шәкертләрнең курсташлары да, аларның тәртибен карап торучы комендант та булдым. Аннары Россия ислам институтында укыдым. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә эшләгәндә, төрмәдә утыручылар янына барып, вәгазьләр сөйләдем. Беркөнне Исхак хәзрәт: «Югары Ослан районындагы Кызыл Байрак авылында мәчеткә имам кирәк, кайтасыңмы», – диде. Мин, бер дә уйлап тормыйча, кайтам, дидем. «Башкаларның Казанда каласылары килә, авылга имам булып китәселәре килми, син нишләп бик тиз ризалаштың әле», – дип сорады ул, аптырап. Сәбәбе – татар телен камил рәвештә белү теләге иде. Татарчаны аңлыйм, әмма күп сүзләрем, Үзбәкстанда яшәгәч, үзбәкчә килеп чыга. Шуңа да татарча чиста итеп сөйләшергә өйрәнәсем килде. Унбиш ел мин Кызыл Байрак авылында имам вазифаларын башкарам. Анда үз йортым юк, мәчеттә кунып калам. Хәзер машина белән йөрим, ә алдагы елларда автобуста йөрергә туры килде, – ди ул.

Әйтүемчә, Тимур хәзрәт умартачы да, дөресрәге, ул мәдрәсә шәкертләренә умартачылык дә­ресләре бирә. Ә бал кортлары белән дуслашу тарихы аның болай булган. Хәрби очучы булганда, аның уң як кулы авыр­та башлый, кайвакыт паралич­ланган кебек була. Табиблар тикшерә, әмма бернинди сәбәп тә табылмый, анализлар да, пульс та, кан басымы да әйбәт. Әфганстанда хезмәт итәсең килмидер әле, дип тә төрттереп куялар. Шунда аңа кемдер бал кортлары белән дәвалап карарга киңәш итә. Авырткан урынга кортларны куеп, алардан чактырганнан соң, авыртуы басылган кебек була. Әмма бөтенләйгә бетми, вакыт-вакыт шул кортлар «терапия­сен» алып тора. Казанга кайткач, мәдрәсәгә Югары Осланда яшәүче бер умартачы укыр­га килә. Аның белән якыннан танышып, ял көннәрендә умартасына барып, аңа булыша, берочтан кортлардан да чактырып кайта торган була. Киткән вакытта мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншинга, мине югалтмагыз, умартага киттем, дип кисәтә. Шуннан Ильяс хәзрәткә яхшы гына бер идея килә: шәкертләргә умартачы һөнәрен бирү. Югары Осланның күршесе Кама Тамагы районындагы Тенеш авылы профессиональ училищесының филиалын мәдрәсәдә ачалар. Бу алар өчен дә әйбәт була, чөнки ул вакытта умартачылар курсында берничә генә кеше укый, ә мәдрәсә шәкертләре белән шактый кеше җыела. Тимур хәзрәт үзе дә умартачы һөнәрен үзләштерә. Шәкертләр мәдрәсәдә тео­рияне өйрәнә, практик дәресләр өчен Кызыл Байрак авылына баралар. Анда мәдрәсәнең үз умарталыгы бар.


– Шәкертләр өчен бу бигрәк тә отышлы булды. Аларның кулында һөнәр бар дигән сүз. Авылга имам булып кайткан очракта, рәхәтләнеп умарта тотып, шуның белән гаи­ләләрен дә туендыра алалар, – ди хәзрәт.

Чалмачы

Чалма осталары Казанда бармак белән генә санарлык. Тимур хәзрәт – шуларның берсе. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең I курсын тәмамлагач, Исхак хәзрәт Лотфуллин аларга: «Киләсе елга, мәдрәсәне тәмамлап, мәхәлләләргә имам булып китәчәксез, бер җомга намазын үткәрсәгез, диплом эшегезне тапшырган булырсыз, әмма сезнең өстегездә чапан белән чалма булырга тиеш», – дигән. Каникулга әнисен күрергә дип Наманганга баргач, Тимур хәзрәт намаз укырга бер мәчеткә керә һәм имамнан чалманы ничек урарга икәнлеген күрсәтүне сорый.

– Ул ураган чалманы өйгә алып кайтып, сүтеп, янәдән чорнап карадым. Шул рәвешле кулымны күнектердем, – дип искә ала ул вакытларны хәзрәт.
Казанда исә иң оста чалма урау­чы Габделхак хәзрәт Саматов була. Тимур хәзрәт аны үзенең остазы дип саный, чөнки чалма урау серләрен аңа чынлап торып нәкъ менә Габделхак хәзрәт төшендерә. 2005 елда, «Кол Шәриф» мәчете ачылу уңаеннан, бөтен имамнарга да җитәрлек итеп 500 чалма әзерләү бурычы куела. Габделхак хәзрәтнең моның кадәр заказны үтәргә вакыты да, сәламәтлеге дә булмый һәм бу эшкә җаваплы итеп Тимур хәзрәтне куялар. Ярдәмчеләре булышлыгында әлеге эшне уңышлы гына башкаргач, Татарстан мөселманнарының IV съездына 150 чалма әзерләргә кушыла. Шул рәвеш­ле Тимур хәзрәт чалма ясауның зур остазына әверелә. «Көненә иң күбе 35 чалма урарга туры килде миңа, бу – минем шәхси рекордым», – дип елмая чалма остасы.

Чалма урар өчен 11 метр ­марля һәм фәс кирәк икән. Фәс, үзенең формасын югалтмасын өчен, эчке яктан картон белән әйләндереп алынган. Фәсне агач пүләненә утыртып куеп, марляны чорныйсың. Бу эшне өйдә башкарып булмый, чөнки анда бүлмәләр тар. Чалма урау өчен иркен урын – киңлеге унөч метр булган җир кирәк. Ярдәмчеләрең булса, эш тизрәк тә бара. Бер чалманы урау ике сәгать ярым вакытны ала, ди хәзрәт.
Элек ерак юлга чыгучылар өчен чалма мәҗбүри баш киеме саналган. Хаҗ кылырга чыгып киткән мө­селманнар өчен кәфенлек ролен дә үтәгән. Юлда нинди генә хәлләргә очрамаган алар, күбесе үлеп тә калган. Чалманы унбер метрлы марлядан ясауның хикмәте шунда да инде. Елгалар, чокыр-чакырлар, тау­чыклар аша үткәндә дә, коедан су алып эчкәндә, яраларны бәйләгәндә дә ярдәм иткән ул.

Бер хәдистә, мөселман кеше белемгә өйрәнеп, белгәнен дин кар­дәшенә өйрәтсә, шул сәдаканың иң яхшысы булыр, диелгән. Тимур хәзрәтнең дә үз укучылары-өйрәнчекләре бар, биргән белемнәре, күнекмәләре аның үзенә дә савап булып барып ирешсен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading