16+

"Парашюттан беренче сикерүне хәтерләмим, икенчесен дә хәтерләмим...". Бәйрәм белән, егетләр!

"Голубые береты" җыр төркеменең "Расплескалась синева, расплескалась" дигән җырын һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итмәгәннәр дә яттан белә торгандыр. Әле 2 август көнен дә халык бик әйбәт белә - ул көнне десантчылар бәйрәме. Аек халәттә булмаган килеш фонтанда су керүчеләр дигән стереотип фикерләр юкка чыгып барган заманда Актаныш десантчылары үрнәк күрсәтә - үзләренең һәйкәлләре янында бергәләп җыела алар.

"Парашюттан беренче сикерүне хәтерләмим, икенчесен дә хәтерләмим...". Бәйрәм белән, егетләр!

"Голубые береты" җыр төркеменең "Расплескалась синева, расплескалась" дигән җырын һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итмәгәннәр дә яттан белә торгандыр. Әле 2 август көнен дә халык бик әйбәт белә - ул көнне десантчылар бәйрәме. Аек халәттә булмаган килеш фонтанда су керүчеләр дигән стереотип фикерләр юкка чыгып барган заманда Актаныш десантчылары үрнәк күрсәтә - үзләренең һәйкәлләре янында бергәләп җыела алар.

Россиядә һава-десант гаскәрләренең 90 еллыгы уңаеннан Актаныш десантчылары былтыр һәйкәл ясатты. Һәйкәл Актанышның үзәгендә - Җиңү паркында тора. Менә инде икенче ел алар һәйкәл янында бергәләп, хезмәт иткән елларын искә алалар. Төрлесе төрле елны, төрле төбәктә, төрле шәһәрдә хезмәт итсәләр дә, аларны зәңгәр беретлар берләштерә. 

Актанышта бәйрәм итәргә дип, Минзәлә десантчылары да килгән иде. Минзәләлеләр исеменнән сержант Арте Панчинко Актаныш десантчыларына сәлам һәм рәхмәтләрне җиткерде. Менә кайсы якта хәрбиләр шулай  берләшеп, матур бәйрәм ясый тагын? Әле Актанышта десантчылар гына түгел, чик буенда хезмәт итүчеләр дә шулай җыела. Әфган, Чечня бәрелешләрендә катнашкан актанышлыларның да Җиңү паркында үз истәлек һәйкәлләре урнашкан.
"Сикергән саен куркынычрак"

Һава-десант гаскәрләре Россия армиясендә элита гаскәрләр булып санала. ВДВга эләккән егетләрне шунда ук данлый башлыйлар. Чөнки анда теләгән һәр кешене дә алмыйлар. Десант булыр өчен сәламәтлек тә, психологик як та ныклы булырга тиеш. Актанышта десантчыларны туплап йөрүче, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп, аннары тормыш юлын да хәрби өлкә белән бәйләгән капитан Радик Гараев та: "ВДВ бөтен җирдә дә домининант!" - дип, юкка гына кистереп әйтмәде. 

Армия хезмәте ике ел булган чорга эләккә Илназ Магданов исә тагын бер кат барып кайтыр идем ди. 
- Ике елга ун тапкыр парашюттан сикердем. Тагын бер тапкыр сикерергә тиеш идек, ансында мин каравылда калдым. Беренче сикерүне хәтерләмим, әле икенчесен дә хәтерләмим. Сикергән саен сикерүе куркынычрак. 

Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү дисциплинага өйрәтте, бар яклап та характерны ныгытты. Мин ВДВны гына әйтмим. Армиядә хезмәт итү, гомумән, ир-атны тәртипкә өйрәтә, тормышка карата карашны, патриотлыкны тәрбияли. Хезмәт итүне һәрбер егет кешегә кирәк дип саныйм. Мөмкинлек булса, армиягә тагын бер кат барып кайтыр идем, - ди күзләре ут кебек янып торган десантчы егет.

Бәйрәм белән!
2 август көнне Актаныш фонтаннары түгел, Актаныш урамнары гөрләде. ВДВ әләмнәре  күтәреп, дистәләгән машина урам урады. Машиналар колоннасын бүлүче дә булмады. Кул болгап, кычкыртып калдылар - десантчыларны бәйрәм белән шулай котлады халык. 

Десантчылар үзләрен һәм бер-берсен генә түгел, мәрхүм булган десантчыларны да искә алды. Урам урагач, колонналары белән берничә зиратка юл тотты алар. Бер минутлык тынлык белән искә алып, чәчәкләр салдылар. Зәңгәр берет кигән ир-атларны "десантчы" дигән горур исем берләштерә бит. Алар һәммәсе дә бергә бары бер теләкне теләде: "Киләчәктә дә бергәләп, матур итеп җыелып, шушы көнне һәрвакыт шушы һәйкәл каршында искә алсак иде"

Энҗе Габдуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading