Киров өлкәсенә барырга туры килсә, һичшиксез, туңдырма музеена керәчәкмен дип ниятләп куйган идем. Көннең кыскалыгын, юлның начарлыгын уйлагач, әлеге теләк, җылыга кергән туңдырма кебек, эреп юкка чыккандай булды.
Кыш уртасында, урау юллар узып, туңдырма эзләп йөр инде, имеш. Кайчакта үземнең теләгем үземә үк көлке кебек тоела. Шулай да иртәнге тугызга Киров шәһәренең туңдырма музее каршына килеп бастык.
Беренче экскурсиянең тугызда башлануын интернет аша белгән идек. Билет бәясе – бер кешегә 400 сум. Монда экскурсия, мастер-класс, дегустация (тәмләп карау) кергән. Беренче карашка билет кыйммәтрәк кебек тоелса да, музей белән таныша башлауга, фикер үзгәрә. Сөйли башлаганчы туңдырма белән сыйлауларын да исәпкә алсаң, бер дә кыйммәт түгел. Бер туңдырма турында шул тиклем экспонат җыеп була дип башыма да китермәгән идем. Меңнән артык экспонат бар, диделәр. Кайчан, кайсы илдә нинди туңдырма ашаганнар, ничек ясаганнар – боларның барысын да үз күзләрең белән күрергә, тотып карарга була. Оештыручылар, бөтен дөнья буйлап антиквариат кибетләрне, төрле шәһәрләрдәге музейларны гизеп, материал җыйганнар.
Музей үзенең мавыктыргыч булуы белән дә аерылып тора. Телисең икән, Япониядәге кебек, велосипедка «утырып» туңдырма сат яки үзебезнең XVIII гасырдагы ак алъяпкыч япкан абзыйны култыклап фотога төш. Сыер савып та карый аласың. Сөтлебикәнең чын-чынлап сөте дә бар! Соңгы этап – туңдырма ясау. Без дә, алъяпкыч ябып, перчатка киеп, эшкә тотындык. Балалары белән килгән гаиләләр туңдырманы, күп итеп ясап, өйләренә дә алып кайтып китә ала икән. Без исә үзебезгә шушында ашау өчен генә әзерләдек. Бик җайлы гына тоелса да, туңдырманы шарчыклар итеп салу өчен дә осталык кирәк икән. Махсус тәмләткечләргә, сиропларга килсәк, аларның ниндиләре генә юк. Барысын да салдык, болгаттык! Өлкәннәр өчен дә мавыктыргыч, балаларга аеруча кызыктыр монда. Музей туңдырма кафесы белән тоташып китә. Үзең ясаган туңдырма гына җитмәсә, сатып ала аласың. 120 төрдәге туңдырма ясыйлар икән. Монда җитештерелгән туңдырмалар башка бер җирдә дә сатылмый, бары тик шушында килеп кенә ашап була. Мисал өчен, васабилы яки кыздырылган суганлы туңдырманы берәр җирдә күргәнегез бармы? Гел яңадан-яңа төрлеләрен уйлап табып торалар икән. Безгә кара икмәкле һәм имбирлы, корицалы туңдырма ошады. Кем уйлаган кара икмәк белән туңдырма шулай тәмле булыр дип! Бактың исә туңдырманың мондый төре белән патшаларны гына сыйлый торган булганнар. Белгәннәр бит нәрсә ашарга!
Монда да кытайлар
Кайбер тарихи фактлар белән дә танышыйк. Туңдырманы иң беренче тапкыр уйлап табучылар кытайлар икән. Монда да алар өлгер. Бу ачыш түгел, уйлап табу дип тә әйткәннәр әле. Лимон,әфлисунны, гранат төшләрен боз белән болгатып бирүдән башлана туңдырма тарихы. Иң авыры булып бозны табу саналган, аны биек таулардан китертә торган булганнар. Шуңа күрә бик озак еллар бу затлы ризык белән патшалар, императорлар гына сыйлана алган. Сөт кушылып ясалган иң беренче туңдырманың рецепты бик үзенчәлекле. Буйвол, сыер, кәҗә сөтенә вакланган дөге, он һәм боз салып ясаганнар. Туңдырмага бәйле нинди генә кызыклы фактлар юк. Безнең гасырның 780нче елларында хәлиф Әл Махди Ливан тауларының сыртыннан алынган бозны, дөяләргә төяп, Мәккәгә алып кайтуы билгеле.
Ул 1500 чакрым юл үткән! Бозны ничек саклаган – бу әлегә хәтле сер.
Нигә нәкъ менә Киров шәһәрендә ачылган соң туңдырма музее? Үзләре әйтүенчә, мондый музей Россиядә бердәнбер. Бу бернинди дә тарихи фактка бәйле түгел. Акчалы бер абзыйның башына менә шушындый акыллы фикер килгән, бары тик шул гына. Киров өлкәсендә яшәүчеләрнең фикере буенча, бары тик аларда гына иң сыйфатлы сөт ризыклары җитештерелә һәм туңдырманың да иң сыйфатлысы биредә. Сөт ризыкларының сыйфаты турында алар шул тикле ышандырып әйтәләр ки, моны инкарь итәргә тырышып карау да мәгънәсез кебек. Әйтерсең лә бу ниндидер бер прибор белән исбатланган һәм мөһер сугылган. Аларның бу сыйфатларына кызыктым.
Безнеке дигән нәрсә көчле аларда. Киров трикотажы, Киров уенчыклары, Киров мехы, бары тик Кировта гына әзерләнә торган «Полет» торты.... Соңгысын, дүрт-биш кибеткә кереп, көчкә эзләп таптык. Нәрсәсе белән сыйфатлы икәнен генә аңламадым. Ә безгә горурлык җитеп бетми шул. Үзегез өчен генә булса да, Татарстанның йөзе булырдай әйберләрне санап карагыз әле...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар