16+

Пенсия турында 4 сорауга ҖАВАП

Ничә яшьтән пенсиягә чыга алам?

Ничә яшьтән пенсиягә чыга алам?

Хезмәт биржасында исәптә торам. 1965 елда туганмын. Минем кебек исәптә торучылар 55 яшьтән пенсиягә чыга ала икән, дип ишеттем. Бу дөресме? Әгәр дөрес булмаса, мин ничә яшьтән пенсиягә чыга алам? Әлфинә Акмалова, Апас.

Киров районы пенсия бүлеге белгече Зәлинә Миңгазова җавап бирә:

– «Россиядә халыкның мәшгульлеге» турындагы 1032-1нче канунның 32нче маддәсе 2нче пункты буенча (1991 елның 19 апреленнән гамәлдә) мәшгульлек үзәкләре биргән белешмә нигезендә картлык буенча иминият пенсиясе чынлап та иртәрәк билгеләнә ала. Әмма, монда төп шартларның берсе – картлык буенча пенсиягә чыгарга кимендә ике ел вакыт калган булырга тиеш. Шулай ук кешегә эш таба алмавын расларга, эшнең төренә карап, кимендә 20-25 ел стаж булуы шарт. Оешма ликвидацияләнгән очракта, йә эшеннән азат ителгән хезмәткәрләр, шулай ук канун нигезендә пенсиягә иртәрәк чыга ала.

Үзмәшгульләргә нишләргә?

Үзмәшгульләр үзләренең пенсияләрен туплый ала, дип ишеттем. Бу ничек башкарыла соң? Артур Нәҗипов, Казан.

 Вахитов районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, үзмәшгульләр куллана торган профессиональ керемнәргә салым пенсия фондына бары иминият кертемнәреннән генә тотылып калына. Үзмәшгуль кеше бу мәсьәләдә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе программасына кушыла ала. Моның өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт, салым органнарыннан алынган, салым түләүче икәнеңне раслый торган белешмә, гариза кирәк булачак.

Шунысын да истә тоту мөһим: пенсия фондына иминият кертемен теләсә нинди суммада кертергә мөмкин. Ләкин ул елына 256185 сумнан артмаска тиеш. Иминият кертемнәрен һәр елның 31 декабренә кадәр түләргә кирәк. Иминият стажына бары иминият кертемнәре түләнгән еллар гына керә.

Шоферлар пенсиягә кайчан чыга?

Җәмәгать транспортында эшлим, пенсиягә чыгу эше озынайтылу безгә дә кагыламы? Альберт Кашапов, Казан

Җәмәгать транспортында, шәһәрдәге пассажир маршрутларында эшләүче шоферларга аерым ташламалар каралган. Әлеге категориягә автобус, троллейбус, трамвайда кимендә 20 ел эшләгән, гомуми эш стажлары кимендә 25 ел булган 55 яшькә җиткән ир-атлар керә. Шулай ук шәһәр җәмәгать транспортында кимендә 15 ел эшләгән, гомуми эш стажы кимендә 20 ел булган 50 яшькә җиткән хатын-кыз шоферлар керә. Ташламалы пенсиягә чыгу өчен кешегә кимендә 8 кешелек авторанспортта эшләүне раслаган белешмә алып килергә кирәк. Шунысын да мөһим, заказ буенча пассажирларны йөртүче автобус шоферлары бу категориягә керми. Вахитов районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, пенсия яшен арттыру турындагы закон әлеге категория кешеләргә кагылмый. Гомумән, Россиядә пенсиягә чыгу яше кагылмаган 15 төргә якын һөнәр исәпләнә.

Практика узган еллар нигә стажга кермәгән?

2011-12 елларда университетта практика уздым. Тик ни өчендер ул еллар иминият стажына кермәгән. Гөлгенә Сафиуллина, Казан.

Киров районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Олеся Дьяченко:

– “Иминият пенсияләре турындагы” 400нче федераль канунның (2013 елның 28 декабреннән гамәлдә) 3нче маддәсе нигезендә иминият стажы ул – иминият кертемнәре түләнеп барган эш периодларын үз эченә ала. Сезнең практика узган елларыгыз шәхси лицевой счетта теркәлмәгән. Шуңа да ул еллар иминият стажына да кермәгән.

Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында теркәлгәннән соң, кайбер эш периодлары иминият стажына керми калган очракта, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң иминият кертемнәре булмаганда, эш бирүчегә аңлатма сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шәхси индивидуаль счетның нинди хәлдә икәнен (СНИЛС) дәүләт порталы аша, шулай ук күп функцияле үзәкләр аша, теркәлү урыны буенча пенсия бүлекләреннән белергә була. Үзең белән паспорт кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading