16+

Пенсиядәге Мөкәрәмә Садриева Үгез-Елганы сулы иткән

Газета укучыбыз Мөкәрәмә апа Садриева туган авылы Арча районы Үгез-Елга авылында үз акчасына чишмәне төзекләндергән.

Пенсиядәге Мөкәрәмә Садриева  Үгез-Елганы сулы иткән

Газета укучыбыз Мөкәрәмә апа Садриева туган авылы Арча районы Үгез-Елга авылында үз акчасына чишмәне төзекләндергән.

Авыл зур түгел: якынча 15 хуҗалык исәпләнә. Авылда мәктәп тә, мәчет тә күптән юк. Күбесе пенсионерлар яши. Өйләргә су кермәгән. Халык тау астындагы чишмәгә йөри. Кышкы бураннарда, пычрак көннәрдә юллар начарлана. Тау астына төшеп чишмәдән су ташуы өлкән кешеләргә болай да җиңел түгел.

Кыскасы, Мөкәрәмә апа уйлаган да, авылдашларына ярдәм итәргә булган. Җыеп барган акчасын чишмә төзелешенә биргән. Хәзер чишмә торбалар аша таудан авыл урамына кадәр килә. Суны кудырыр өчен махсус насос куйганнар. Чишмә бизәкләп куелган самавырдан агып тора.

«Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын инде. Авылда бу уңайдан бәйрәм дә оештырганнар иде. Табын корып, рәхәтләнеп чәйләр эчтек, авылдашлар белән күрештек. Бу эштә ярдәм иткән Арча районы Шушмабаш авылы җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтовка, киявем Дамирга, аның дусты Мингалигә, туганым Азатка,  клуб мөдире Динәгә, Корбан ашын пешергән Әнисәгә, бу эшне башлап йөргән һәр кешегә зур рәхмәт», – ди Мөкәрәмә апа. Үгез-Елга авылы кечкенә булса да, авылдан чыккан игелекле кешеләр туган якларын онытмыйлар. Әнә авылдашлары Нәҗип абыйның балалары – Наиләсе, Рамзасы, Кәшифе зиратны биек коймалар белән әйләндереп алган, тагын бер авылдашлары Нуретдин сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл төзеткән. Ул зират капкасыннан керүгә үк урнашкан. Каберләрне зиярәт кылырга килгән кешеләр шул һәйкәл төбенә утырып дога кыла.

«Авылның мәчетен дә торгызсыннар иде», – дип тели Мөкәрәмә апа. Манарасы киселгәннән соң, ул клуб вазифасын башкарган. Хәзер анысы да эшләми инде, бинаның тәрәзәләре кадакланган, ямьсез булып тора. Яшь барган саен, күңеле туган ягына тарта 84 яшьлек Мөкәрәмә апаның. 60 елдан артык бергә тигезлектә яшәгән ире Мөдәрис абый вафатыннан соң, ул ялгызы гына калган. Дөрес, балалары, оныклары һәрвакыт аның хәлен белеп тора. Мөкәрәмә апага тормышның әчесен дә, төчесен дә татыр­га туры килгән. Аңа яшь ярым чакта әтисе дөнья куя, әнисе сугыш вакытында гел окоп казуда була. «Сугыш елларындагы күргәннәрем бер китап язарлык, күп итеп бәрәңге утырта идек, апам умартачы иде, ачлыктан бәрәңге белән бал алып калгандыр инде безне»,– дип искә ала ул.

Укучыбыз 30 елдан артык «Тасма» предприятиесендә хезмәт иткән. Сүз уңаеннан, Мөкәрәмә апаның ире, мәрхүм Мөдәрис абый хәзер безнең редакция урнашкан «Идел-пресс» нәшрияты территориясендә эшләгән икән. Ул чакта монда 387нче заводның хуҗалыгы булган. Анда хәрби заводлар, фронт өчен товар җитештергәннәр. Мөдәрис абый шуннан ат белән Кремльгә товар ташыган. Авыр чаклар булса да, Мөкәрәмә апа яшьлек елларын сагынып искә ала. «Кияүгә киеп чыгарга күлмәк юк, акча җыеп коңгырт күлмәк сатып алдым. Ә ул мәктәп формасы булып чыкты. Форманы киеп карамагач, белмибез инде. Казанда 10 квадрат метрлы кечкенә генә бүлмәдә яши башладык. Каенана, иремнең энесе дә безнең белән яши. Бер-бер артлы өч балабыз да туды. Суны озак еллар урамнан ташыдык, мичкә яга идек», – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Тузган торак программасы гамәлгә кергәч, Садриевларга 100 квадрат метрлы зур фатир бирәләр. «Шөкер, картаймыш көнемдә, хәзер башкаларга да ярдәм итә алуыма сөенәм, Аллаһы Тәгалә кабул кылсын»,– ди Мөкәрәмә апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading