16+

Пенсиядән соң тормыш башлана гына

Җырлыйлар, бииләр, сәяхәт итәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, пешерәләр, чигәләр, бәйлиләр, төрле проектлар тәкъдим итәләр... Пенсиягә чыккач, кешенең талантлары тагын да ныграк ачыламы, әллә яраткан эшең белән шөгыльләнү өчен вакыт күбрәк каламы? Ничек кенә булмасын, пенсиядән соң яңа тормыш башлана.

Пенсиядән соң тормыш башлана гына

Җырлыйлар, бииләр, сәяхәт итәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, пешерәләр, чигәләр, бәйлиләр, төрле проектлар тәкъдим итәләр... Пенсиягә чыккач, кешенең талантлары тагын да ныграк ачыламы, әллә яраткан эшең белән шөгыльләнү өчен вакыт күбрәк каламы? Ничек кенә булмасын, пенсиядән соң яңа тормыш башлана.

Республикада һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә, дигән иде бер чыгышында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Сан ягыннан артсалар да, пенсионерлар яшәрә хәзер. Пенсиягә чыгу яшен озайтып, пенсионерларны яшәртү турында әйтмим, өлкән кешеләр чынлап та электәге белән чагыштырганда күпкә активрак, үзен- үзе карый, энергияләре ташып тора. Өлкән кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту максатында, республикабызда мөмкинлекләр тудырылган. Һәр районда диярлек спорт комплекслары, йөзү бассейннары бар, компьютерга өйрәтү курслары, төрле түгәрәкләр, иҗтимагый оешмалар эшли. Россия пенсионерлары союзының Татарстан бүлеге лаеклы ялга чыгучылар белән тыгыз элемтәдә.

Татарстан пенсионерлар союзының республикада барлыгы 52 җирле бүлеге эшли. Иң активларының берсе – Чүпрәледә. Районда сигез меңгә якын пенсионер исәпләнә. Пенсионерлар союзының район бүлеге җитәкчесе Дамир Алимов әйтүенчә, аларның тик торганнары юк. Нинди чара узасын алдан билгеләп, план төзеп куялар.

– Хәзерге 55-60 яшен тутырган пенсионерлар моннан 30-40 ел элек лаеклы ялга чыгучылардан шактый аерыла. Аларда энергия ташып тора, йөз-кыяфәтләренә сокланырлык. Бәлки, тормыш шартлары яхшыра барадыр, бәлки йорт мәшәкатьләренең беркадәр кимүе тәэсир итәдер. Күпләр сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирә, – ди Дамир әфәнде.

Чүпрәледә 30га якын актив пенсионер «Акчарлак» йөзү бассейнына йөри, пенсионер чаңгычылар ярышларында катнаша. Район күләмендә волейбол ярышлары уза. Шашка-шахматта да сынатмый пенсионерлар. «Балкыш» республика фестивальләрендә дә талантларын күрсәтәләр. Пенсионерлар союзы Чүпрәле бүлегенең тырышлыгын бәяләп, былтыргы нәтиҗәләр буенча аларны туристик юлламалар белән дә бүләкләгәннәр. Җәй көне бер төркем пенсионерлар Казанга сәяхәт кылганнар.

Соңгы арада өлкәннәр спортка да зур игътибар бирә. Һәр районда диярлек скандинавия йөреше белән шөгыльләнгән кешеләрне күрергә мөмкин. Бассейнда йөзүчеләр, фитнесны үз итүчеләр дә җитәрлек. Ә менә Әлмәттә, Чаллыда пенсионерлар велосипедка күчкәннәр. Яшьләрдән калышмыйлар. Велоузышларда актив катнашалар. Әлмәттә өлкәннәр өчен велосипедларны бушлай алып тору пунктлары да булдырылган.

Ел саен республиканың мәшгульлек үзәкләренә 1,5 меңгә якын пенсионер мөрәҗәгать итә. Эш эзләүчеләрнең 3 процентын нәкъ менә өлкән буын тәшкил итә. Ни хикмәт, республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, эш эзләүче пенсионерларның 40 проценты үзенә кирәкле шөгыльне таба. Күбесе каравылчы, тегүче, эретеп ябыштыручы булып хезмәт итә. Республикада пенсионерларга һөнәр алыштырырга мөмкинлек биргән программалар да гамәлдә.

Любовь Мишина, Россия пенсионерлар союзы иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе:
– Үзебезнең оешманы яшүсмер белән тиңләр идем. Безнең оешканга әле бары – 12 ел. Республика буенча союзда 27 202 кеше теркәлгән. Районнарда 44 җирле бүлек, шәһәрләрдә 8 бүлек эшли. Төп максатыбыз – пенсионерларның хокукларын яклау. Бездә бушлай юрист консультациясе эшли. Хокук ярдәме көннәре уздырабыз. Икенче төп юнәлешебез – белем алу. Өченче буын университетында 17 юнәлеш буенча белем алырга була. Университетның филиаллары һәр районда диярлек ачылды. Компьютер грамоталылыгына өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Моннан тыш чит телләрне өйрәнәбез. Татар телен өйрәнүгә дә ихтыяҗ бар. Өченче буын университетында 11 ел эчендә 54 меңнән артык кеше белем алды. Белем алу ул – аралашу, без пенсионерларны «студентлар» дип йөртәбез. Андагы мохит – үзе бер рәхәт. Уку – хәтерне чыныктыру да. Бу исә өченче юнәлеш – актив озак яшәүгә барып тоташа. Дәүләт тарафыннан төзелгән паркларга, спорт объектларына нык сөенәбез. Пенсионерларга анда шөгыльләнү мөмкинлекләре тудырылган. Өлкәннәр арасында Спартакиадалар да уздырыла. Пенсионерлар ГТО нормалары тапшыралар, милли кросста йөгерәләр. Тагын бер юнәлешебез – туризм, мәдәни чаралар оештыру. Районнарда туган як тарихын өйрәнүгә басым ясала. Республиканың истәлекле урыннары буйлап сәяхәтләр оештырыла. Безнең белән һәрчак элемтәдә булган партнерларыбыз: Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, Пенсия фондының Татарстан бүлегенә зур рәхмәт.

Табиблар озак яшәүнең өч серен ачтылар: шәп кәеф, баш миен эшләтеп тору һәм хәрәкәт. 65тә әле кеше яшь була. Пенсиягә чыккач та, теге җирем авырта, бу җирем чәнчи, дип зарланып утырганчы, сырхауханә юлын таптаганчы, үзеңә шөгыль табып, тормышыңны актив уздырсаң, күпкә яхшырак дип уйлыйм. Без – пенсионерлар, яшьләргә үрнәк булырга тиеш. Өлкән яшьтә шулай да яшәп була икән дип сокланырлык булсын. Пенсиядән соң тормыш әле башлана гына.

Хәзерге заманда интернет, компьютерсыз булмый. Социаль челтәрләрдә аралашу, интернеттан мәгълүмат карау өчен генә түгел, компьютерны белү коммуналь хезмәтләрне, табибка язылу кебек кирәкле хезмәтләрне дәүләт порталы аша тиз, өйдән чыкмыйча гына эшләргә мөмкинлек бирә. Татарстанда пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтә торган курслар эшли. «Интернет – озак яшәү», «Онлайн-әби», «Өченче буын университеты» проектлары әнә шундыйлардан. 12 ел дәвамында алар нигезендә 84 меңнән артык кеше махсус курслар узган.

Сүз уңаеннан, күрше Башкортстан республикасында да шундыйрак проект гамәлдә. Пенсионерлар уку йортын «Халык университеты» дип йөртәләр. Биредә пенсионерлар 22 юнәлеш буенча белем ала: психология, медицина, бакчачылык, философия һәм башкалар. Моннан тыш чит телләрне: инглизчәне, французчаны, немецчаны өйрәнәләр. Ә иң яраткан дәресләре – гарәп теле. Дүрт ел дәвамында гарәпчәне өйрәнеп, хәзер Коръән укучылар да бар.

– Башкортстан Республикасы Президенты проекты белән 2011 елда барлыкка килгән университетта 83 меңгә якын кеше белем алырга өлгерде. Пенсионерлар бик актив. Быел йөгерү буенча халыкара марафонда катнашып, бер пенсионерыбыз рекорд куйды. Ул 3 километрны 21 минутта йөгерде. Казан авиация җитештерү берләшмәсе пенсионерлары белән элемтәдә торабыз. Экскурсияләргә еш йөрибез. Зөя утраучыгына баргач, 104 баскычны бер сулышта менгәнебез дә бар. Бездә «Халык университеты» «студентлары» өчен кинотеатрларга, театрларга керү бушлай. Бик популяр спектакльләргә дә иң күбе 100 сум түләп керәбез. Чират буенча, чил илгә барабыз. Җиде ел эчендә 60-70 пенсионер ял итеп кайтты. Күбесе Төркияне сайлый. Шулай ук Кырым, Сочи шәһәрләре дә популяр. Юл өчен чыгымнарның күп өлешен республика хөкүмәте үз өстенә ала. Бушлай ял итәбез, – ди Өченче буын «Халык университеты» җитәкчесе Рафик Хәйдаров.

 

Ә сездә пенсионерлар ничек яши?

Нина Новикова, Пенсионерлар союзының Тәтеш районы бүлеге җитәкчесе:
– Безнең оешмада 900гә якын пенсионер исәпләнә. Актив пенсионерларның тормышына күпләр кызыга. Шуңа да, лаеклы ялга чыккач та гариза язып, союзга керәләр. Моның өчен бернинди кертемнәр түләргә кирәкми. Бездә гаҗәеп эрмитаж урнашкан. 2014 елда откан грант акчаларына анда төрле күргәзмәләр оештырабыз. Тагын бер үзенчәлегебез – Тәтештә эшлекле хатын-кызлар клубы эшләп килә. Җитәкче урынында эшләп пенсиягә чыккан хатын-кызлар берләшеп иҗат итәләр. Төрле бәйгеләрдә катнашып, туристик юлламалар да оттык. Казанга, Чистайга, Зөягә сәяхәт иттек. Пенсионерлар психология дәресләренә яратып йөриләр. Психолог Вера Евграфова сәламәтлекне ныгыту буенча төрле психологик күнегүләр үткәрә. Пенсионерларның берләшүе беренче чиратта үзара аралашу өчен дә кирәк.

Ләлә Хаҗипова, Яшел Үзән районы Норлат авылында «Яшь йөрәкләр» берләшмәсе җитәкчесе:
– Авылда элек социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшли иде. Анда өлкән буын өчен төрле чаралар уза, җыелып, сөйләшеп утыру мөмкинлеге бар иде, хәзер бу үзәк юк. Ә әбиләр аралашуга мохтаҗ. Шуңа да, «Яшь йөрәкләр» берләшмәсен оештырырга булдык. Быел безгә – өч ел. Шул вакыт эчендә республиканың истәлекле урыннарына, Болгар, Биләр шәһәрләренә сәяхәт иттек, туганлашып беттек. Өлкәннәр белән җыелышып, спорт комплексына фитнеска йөрибез. Күрше Чувашия республикасына бассейнга барабыз. Әбиләр: «физик күнегүләр ясый башлагач, буын сызлаулары бетте», – дип сөенә. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнә башлагач, йокысызлыкның ни икәнен онытканнар. Кышын чаңгыда, чанада шуабыз. Балачакка әйләнеп кайткандай булабыз. Берләшмәдә 70кә якын кеше исәпләнә. Активлары 30-40 тирәсе. Иң өлкәненә – 90 яшь. Гомумән, бергә җыелышкач, яшь турында онытабыз. 80 яшьлек Фәрдәнә апа шпагатка да төшә хәтта. Авыл күләмендә уздырылган чараларда актив катнашабыз. Безнең пенсионерлар бииләр дә, җырлыйлар да, нәфис сүз дә сөйлиләр. Кул эшләренә оста өлкәннәребез дә җитәрлек. Кыскасы, әбиләр: «Моңа кадәр, Ләлә, син кайда булдың икән? Мондый тормыш бар икәнен белми яшәгәнбез», – диләр. Әле «Игелек иле» дигән тагын бер проект башладык. Авылдагы мохтаҗлар өчен ярминкә оештырабыз. Анда кешеләр кирәкмәгән кием-салымнарын тәкъдим итә. Казаннан да алып кайтабыз. Кеше шуннан үзенә кирәген сайлап ала. Пенсионерлар союзының Яшел Үзән районы бүлеге белән берлектә, авылда пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү курслары да оештырырга исәп бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading