Тамашачы «Ак Барс»тан моны ук көтмәгән иде: Дмитрий Квартальнов җитәкләгән команда яңа остаз кул астында икенче уенда ук зур исәп белән оттырды – Казахстан Президенты кубогының беренче матчы «Барыс»ның җиңүе белән төгәлләнде. Исәп – 6:1.
Скопировать ссылку
Тамашачы «Ак Барс»тан моны ук көтмәгән иде: Дмитрий Квартальнов җитәкләгән команда яңа остаз кул астында икенче уенда ук зур исәп белән оттырды – Казахстан Президенты кубогының беренче матчы «Барыс»ның җиңүе белән төгәлләнде. Исәп – 6:1.
Бер атна элек «Ак Барс» Әлмәттә узган хәйрия матчында югары лигада чыгыш ясаган «Нефтяник»ны буллит сериясендә генә ота алгач (2:1), спорт белгечләре моны составның сизелерлек яңаруы, тренерлар штабының үзгәрүе, ахыр чиктә команданың беренче матчы булу белән бәйләп аңлатты. Инде «Барыс»ка бернинди каршылык күрсәтә алмаган уенны күрдек. Шуңа да сагайта, чөнки сезонның беренче матчына айдан азрак вакыт калып бара. Команда даими чемпионат стартында да абынмасмы?
«Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов, әлеге нәтиҗә команданың әзерлек планнарын үзгәртми, дип белдерде.
– Нәтиҗә белән, әлбәттә, канәгать түгелбез. Көндәш җитезрәк тә иде, яхшы мизгелләрне дә күбрәк күрсәтте. Ә безгә уйланырга, эшләргә һәм рәткә килергә кирәк. Вакыт бар әле, – диде Квартальнов.
«Ак Барс» Казахстан Президенты кубогы турнирында әле беренче тапкыр гына катнаша. Баш тренер әлеге турнирда уенчыларны сынап карау өчен мөмкинлекләр булуын ассызыклый. Яхшы турнир, дип бәя бирә ул аңа. «Барыс»ка каршы, мәсәлән, Данис Зарипов, Михаил Глухов, Артем Михеев белән Артем Лукоянов уйнамады. Аның каравы 18-20 яшьлек уенчылар – Максим Марушев – Дмитрий Воронков – Илья Сафонов өчлеге бозга чыкты. «Алдагы уеннарда башкаларга мөмкинлек биреләчәк», – ди Квартальнов.
Казаннан Нурсолтан шәһәренә юл тоткан 32 хоккейчы арасында Эмиль Гариповның булуы да сөендерә. Узган сезон азагында имгәнү сәбәпле уенга чыга алмаган капкачы команда белән сезон алды җыеннарында да катнаша алмаган иде. Эмильнең Казахстан турнирында бозга чыгуы икеле, әлбәттә. «Барыс»ка каршы уенда, мәсәлән, Швеция капкачысы Адам Рейдеборнны, 5 алка керттергәч, 23 яшьлек Артур Мисбахов алмаштырды.
– Эмиль үз программасы буенча шөгыльләнә, турнирда бозга чыкмаячак, – дигән клубның генераль менеджеры Рафик Якубов. – Бәйгедә беренчел максат – сезонга әзерлек, составны ачыкларга, яңа уенчыларны һәм яшьләрне тикшерергә кирәк.
Капкачы Эмиль, «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә, имгәнеп алты ай спорттан читтә булу сәбәпле, үзенең әзерлегенең әлегә начар булуын җиткергән.
– Адам Рейдеборн һәм Тимур Билялов – дусларым, капканы кем саклаячагын боз күрсәтер. Көндәшлектән курыкмыйм, ул яхшырак булырга булыша. Сентябрьгә кадәр әзерләнеп бетәргә хыялланам, – дигән Эмиль.
...Тарихка күз салсак, «Ак Барс»ның сезон алды уеннарында зур исәп белән оттырганы булган инде. 2008 елның 16 августы искә төшә. Ул вакытта Одинцовода Казан хоккейчылары «Атлант» алдында тез чүкте – 2:7. Ә уенга лидерлар Алексей Морозов белән Сергей Зиновьев чыкмаган булган. Һәм ул сезонны «Ак Барс»ның ничек төгәлләвен барыбыз да хәтерли – Казан тәүге Гагарин Кубогын отты. Тарихны кабатларга ышандырса, хоккейчыларның «песиләр көрәше»ндәге әлеге җиңелүен инде бүген үк онытачакбыз.
Комментарийлар