16+

Песине кулга алып чүпрәкне сыккан шикелле “сыгалар”

Ике бүлмәдә барлыгы 60тан артык песи – һәрберсенең үз исеме, холкы, язмышы...

Песине кулга алып чүпрәкне сыккан шикелле “сыгалар”

Ике бүлмәдә барлыгы 60тан артык песи – һәрберсенең үз исеме, холкы, язмышы...

Без кулга ияләштергәннәр өчен үзебез җаваплы, дигән сүзләрне һәркемнең ишеткәне бардыр. Әмма бу кагыйдәне күпләр оныта йә ишетмәмешкә салышып яшәргә ярата. “Җаваплылыкка әзер булмасалар, йорт хайванын алырга да кирәкми”, - диде миңа приютта эшләүче Юлия. Моннан өч ел элек Казан урамында үле песи гәүдәсен күргәч, беренче тапкыр песиләр приютына барган идем. Шул көннән “Люськин дом” приютының социаль челтәрдәге сәхифәсен күзәтеп бардым. 60тан артык хуҗасыз песи янына тагын бер кунакка барырга булдым.

“Люськин дом” приютына төрле хәлдә, төрле тарихлы бәхетсез җаннар эләгә. Берсендә ашказаны, бөер авыруы, икенчесе – кешеләрдән курка, ә өченчеләренең, гомумән, арткы аяклары эшләми. Алар тәрәзә аркылы урам буйлап үткән кешеләрне өмет тулы күзләр белән озатып калалар. “Бәлки, мине күреп алырлар”, – дип мырлап та алалар.

Приютның бүлмәсенә килеп керү белән күзләр йөгерешә. “Монда ничә песи бар икән?”– дип уйлап куясың. Шаккатып песи чутлаган арада дүрт аяклы дуслар минем белән танышырга килеп җиткән иде инде. Кайберләре бик теләп аякларга ышкыла башлады. Ә башкалары кырын гына арттан күзәтә тордылар. Кулга йон җыя торган таракны алып, эшкә керештем. Монда экскурсиягә килеп булмый. Ә менә җыештырырга ярдәм итәргә теләүчеләрне бик шатланып каршы алачаклар. Чөнки бер кешегә мәчеләрне карауга якынча 9 сәгать кирәк. 

Язмыш приюттагы гаепсез җан ияләрен төрлечә сынаган. Бакс кушаматлы песи хуҗаларының җавапсызлыгы аркасында 6 нчы каттан егылып төшеп умыртка сөяген сындырган. Ачык калган тәрәзә төбендә песине кызыктыра торган әйберләр бихисап. Бакс та шулай кызыгып, тәрәзәдән егылып төшкән. Ә хуҗаларга авыру песи кирәк булмаган икән шул. Менә шулай ул урам мәчесенә әйләнгән дә инде. Бакс хәзер дә үзлегеннән бәдрәфкә йөри алмый. Арткы аяклары, гомумән, эшләми аның. Һәр иртә-кич приютта эшләүче ханымнар аны “сыгалар”. Чын әйтәм, андый хәлне күргән юк иде әле. Песине кулга алып чүпрәкне сыккан шикелле “сыгалар”. Бу аның гадәти тормышы. Ә приютта андый мәчеләр саны 20дән артып киткән. Һәрберсенең аерым диетасы, уколлары, дарулары бар. Приютта эшләүче кызлар бу эшне дә авырсынмый башкаралар. 

- Алар миңа дусларым кебек якын. Сәламәтлекләре начар булуда аларның гаебе юк бит. Кайбер кешеләр үзләре үз тормышын җимерәләр. Ә хайваннарның, кызганыч, сайлау мөмкинлеге юк, – ди Юлия. 

Ә бит приютта сау-сәламәт песиләр дә бихисап. Алар арасында чиста токымлы британкалар, мейн-кун, бенгаллар да бар. Затлы песиләрнең бәясен юри генә бушлай белдерүләр сайтыннан кереп карадым. Мейн-кун – 40 мең, бенгаллар – 18 мең, британ токымлысы – 15 мең. Приюттан кил дә ал бит инде, югыйсә. Тик күпләрнең кечкенә песи баласы белән уйныйсы килә. Ә приютта “пенсионерлар”.

- Күпләрнең олы яшьтәге песи аласы килми. Имеш, начар гадәтләре күп була диләр. Ә алар киресенчә тормыш күргән, акыллы, тыйнак булалар. 60 песи белән приютта яшәгәннән соң гаиләле булу аларга шундый шатлык бит. Без приюттан киткән песиләрнең хуҗалары белән гел элемтәдә торабыз. Бөтенесен дә урнаштырып булса иде, тик бу әкияткә тиң әле, – ди песиләрне караучы Юлия.

Күп кенә песиләр хуҗаларын таба алмыйча приютта үләләр. Шулай да урамда яшәү белән чагыштырганда приютта алар җәннәттә инде. Приютка эләккәнче Ульяна (песи) һәм аның дуслары корчаңгыдан интегеп, йорт подвалында качып яткан. Кызганыч, кешеләр аларга ярдәм кулы сузар урынга агулаганнар. Приют хезмәткәрләре исән калган барлык песиләрне алып чыгарга тырышкан. Тик шунысы кызганыч, хайваннарның күбесе кешеләргә ияләшә алмаган. 

– Соңгы вакытта Ульянага читлектә яшәргә туры килде. Ул бер ел хроник бөер җитешсезлеге диагнозы белән яшәде, 10 көн элек көчебездән килгәннең соңгысын эшләдек – клиникада эвтаназия (табиб рөхсәте белән гомерне өзү) уздырдык. Кешеләр ни өчендер җиңел юлны сайларга тырышалар. Песиләрне агуладылар да эш бетте. Җаваплылыктан курыккан ата-аналар балаларына нинди тәрбия бирер соң?” – диде приют җитәкчесе Евгения Кикило.

Игътибарсызлык, җавапсызлык аркасында гөнаһсыз җан ияләре аянычлы язмышка дучар була. Аларның тормышы кешеләр кулларында. Үзеңнән көчсезрәк җан ияләрен хөрмәт итәргә өйрәнеп, кешеләргә дә мәрхәмәтлерәк, түземлерәк булырга өйрәнәсең. “Люськин дом” кебек приютка үсеп килүче буынны, балаларны алып килү бер дә начар булмас иде. Бәлки, песи булып киенеп дүрт аякта сикереп йөрүчеләр, йортсыз хайваннардан уч алучылар да киләчәктә азрак булыр иде.




 

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading