16+

Пингвиннар кебек яшәгез! Гаилә һәм тугрылык көне белән!

Иң тугры җан ияләрен беләсезме? Без күнеккән аккошлар түгел, җәмәгать! Ә пингвиннар! Галимнәр 50 мең пингвинны тикшергән һәм аларның 16 ел бергә яшәүләре ачыкланган. Бу хайваннарның гомер озынлыгы уртача 20 ел дип исәпләнгәндә, начар күрсәткеч дип әйтеп булмый.

Пингвиннар кебек яшәгез! Гаилә һәм тугрылык көне белән!

Иң тугры җан ияләрен беләсезме? Без күнеккән аккошлар түгел, җәмәгать! Ә пингвиннар! Галимнәр 50 мең пингвинны тикшергән һәм аларның 16 ел бергә яшәүләре ачыкланган. Бу хайваннарның гомер озынлыгы уртача 20 ел дип исәпләнгәндә, начар күрсәткеч дип әйтеп булмый.

Баланы да алар чиратлашып утырып чыгара. Алай гына да түгел, берсе балык ашарга китеп, кире кайтканда үз парын тавышыннан таный. Йөзәрләгән пингвин арасында синең йөрәккә генә якын булган тавышны эзләп табып кара син!

Юкка гына тугрылык хакында сүз кузгатмадык. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Гаилә. Бу биш хәрефле сүзгә күпме сабырлык, түземлек, ярату, хөрмәт, мәхәббәт сыйган. Гаиләне төзү авыр түгел, ә саклап калу өчен... 

Гаилә – “семья”, ягъни җиде мин дигән сүз. Бу әби-бабай, әти-әни, һәм кимендә өч бала. Мондый гаилә формуласы моннан әле 30-35 ел элек кенә популяр булган. Ә хәзер гаиләдә өч “мин” булса да шатланырсың. Яшьләр, гаилә коргач та, бала алып кайтырга ашыкмый. Үзләре өчен яшәүне кулайрак күрә. Европадагыча. Европа кыйммәтләре инде гаиләдәге кеше санына гына түгел, ә гаилә коручыларның җенесләренә дә тәэсир итә башлады. Юкка гына Владимир Путин Конституциядә беренче номеры әти/әни һәм икенче номерлы әти/әни булмаячак, дип әйтмәгәндер.

Гаилә нәрсә ул? Иртән барың бергә утырып чәй эчү. Берең соңга калганда, икенчең: “Баланы мәктәпкә яисә бакчага бүген үзем илтермен, соңга калма инде эшеңә”, – дип кайгырту. Төшке аш вакытында бер-береңнең хәлен белешү яисә эштән качып китеп, төшке ашны бергә ашау. Эштән сөенә-сөенә өйгә кайту, кичке ашка өстәл артына бергә җыелып, көн дәвамында булган вакыйгалар хакында сөйләшү. Диванга утырып, бер-береңә сыенып, телевизор каршында барысы өчен дә кызыклы булган фильм карау...

Ә гаиләнең кирәклеге, ярдәме авырган вакытта кешегә аеруча да нык кирәк. Яраткан кешеңнең җылы сүзен ишетсәң яисә сабыеңның назлы, йомшак куллары битләреңне сыйпаса, борчу-кайгылар гына түгел, авырулар да эреп юкка чыга төсле. Гаилә ул – бер-береңнең йөзендә елмаю булсын өчен тырышу. Гаилә ул – бер-береңнең тормышын җиңеләйтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү. Гаилә ул – тормыш мәгънәсе һәм бәхет. Бу кыйммәтләрне без инде онытып бетергән идек. Бәхеткә, пандемия безгә моны кабат аңларга аңларга ярдәм итте.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән сезне, укучыларыбыз! Гаиләләрегез ныклы, мәхәббәтегез нык һәм гаиләләрегезгә тугры булыгыз! Нәкъ пингвиннар сыман!

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары:
– Бәхетле гаиләнең нигезе – ир белән хатынның бер-берсен аңлап яшәүләре. Тормыш бик катлаулы. Кирәк булган вакытта, ирлек горурлыгыңны һәм кирелегеңне җиңеп, юл бирә белү кирәк. Ике кеше дә бер үк вакытта хаклы булмый, тормыш иптәшеңнең дә тыела белүе сорала. Еллар узгач шул хакыйкатькә инандым. Әйтелгән сүзне дә кире кайтарып булмый, шуңа сүзеңне үлчәп сөйләшергә кирәк.
Иманга якынайган саен, гаиләнең тормышта зур роль уйнавына төшендем. Дөнья куабыз, дөнья кудыралар, төрле вакыйгалар булып тора. Әйтик, пандемия вакытында да бергә булуның нинди зур көч икәнен аңладык. Шактый гаиләләр таркалды, чөнки кешеләр бер түбә астында яшәргә өйрәнмәгән дә. Ә гаиләсе янында булучылар, киресенчә, үзара якынайды, ныгыды. Хәер, күп очракта киресенчә булганда да, гаиләләр таркала. Татарда юкка гына “рәхәтенә түзми” дигән гыйбарә яшәмидер.
Хатыным белән 27 ел бергә яшибез, ике кыз үстерәбез. Бу союзны саклап кала алуыбызга да, ныгый баруыбызга да шатланам.

Йолдыз Шәрапова, балалар шагыйрәсе:
– Бергә тора башлаганга быел 30 ел – энҗе туй була. Ул чакта бәйрәм ялларын туры китереп ноябрьның 6сы көнне өйләнештек. Сишәмбе көн булып чыкты, кайбер кеше ул көнне эш тә башламый, идән дә юмый. Тормышта сишәмбенең зыяны тимәде: биш бала әнисе булдым. Сәйдәш, Ядкәр, Айнур, Газиз һәм Әдиләне үстердек. Кызыбызга да 18 яшь тулды. Без Сирин белән күктә самолетта таныштык. Сарманга командировкага барган идем, самолетка билетлар булмады. Булачак ирем алдына утыртып алып кайтты. 
Икең – ике гаиләдә, икең – ике тәрбия аласың, ә язмыш очраштыра да куя. Гаиләне исән-сау яшәтү зур хезмәт һәм тырышлык сорый торган әйбер. Ирне тәрәзә төбендә үстереп булмый, ул гөл түгел. Соңгы вакытта ничек шулай бер-береңә тугры булып калынган, дөрес юлны сайлаганбыз икән дип уйлана башладым. Улым өйләнә, балалар да дөрес юлны сайласа иде, бергә башлаган гомерләрен парлы итеп, матур итеп яшәсәләр иде телим.
Ә гаилә бәйрәмен ешрак та үткәрергә, ешрак та бу хакта сөйләргә кирәк. Без аны гадәттә 8 Март, Әниләр көне алдыннан гына искә төшерәбез. Ана кадере, әти-әниле гаилә учагы турында күпме язсак та аз булыр.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading